Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Файдалы киңәшләр

Матурлыкны күрә белик

Матурлыкны күрү өчен, аны эчке халәтебез белән тоемлый белү кирәк. Аның үз алымнары бар

Матурлыкны күрә белик

Матурлыкны күрү өчен, аны эчке халәтебез белән тоемлый белү кирәк. Аның үз алымнары бар.

Күпвакыт булганына шөкер итәргә онытып, зарланырга, юктан да лаф орырга яратабыз. Һәрвакыт каядыр ашыгабыз, бер-беребез белән сүзгә киләбез, юкка үпкәлибез, әрләшәбез... Әмма, бөтен борчуларыбызны, канәгатьсезлекне читкә куеп, бүгенге тормышыбызга күз салсак – ул шундый матур бит!

Көлү гадәте. Безгә йогынты ясаучы тышкы сәбәпләр тормышыбызны катлауландыра. Моннан тыш “эчке дошманнар” да була. Беренчесе – һәрдаим канәгатьсезлек белдерүдән һәм начарлык кына күрүдән туктарга кирәк. Теләсә нинди вакыйгада кеше начарлык күрә, үзен һәм башкаларны сүгә, шул хакта гына сөйли. Бу – фикерләүнең һәм игътибарның иң начар гадәте, аны үзгәртергә кирәк. Һәр вакыйгадан кечкенә булса да яхшылык күрергә өйрәник: үзең сәламәт, гаиләң һәм балаларың исән-сау, тирә-ягыңда барысы да тәртиптә икән, яхшы түгелмени? Негатив комачаулый, көчне суыра, яшәү дәртен киметә. Күтәренке кәефле кешеләрнең озын гомерле булуы исбатланган.

Мактау. Кеше һәрвакыт кәефсез, ризасызлык белдерә һәм бөтен дөньяны тәнкыйтьли икән, димәк аны уңышсызлык чоңгылы үзенә суыра башлаган. Бу халәттән ничек котылырга? Иң элек үзегезне һәр башкарган эшегез өчен мактарга өйрәнегез. “Мин моны булдырам бит!” – дип үз-үзегезне ешрак мактагыз. Теш чистарткан арада биегәнсез, кибеттә чиратта торганда, ашыккан сатып алучыны үткәреп җибәргәнсез, кемдер ташлап калдырган чүпне чүп савытына илтеп салгансыз, ачуланганга елмаю белән җавап биргәнсез икән, сезгә “Афәрин!” диясе генә кала! Андый вакытта сез тормыштан канәгать була башлыйсыз һәм уңышны үзегез үк тартып китерәчәксез. Көчегез һәм сәламәтлегегез арта барып, иммунитетыгыз ныгыячак. Үзегезне үстерүнең борынгы техникасы да шуннан гыйбарәт: бер көн эчендә үзеңә 10 рәхмәт әйтү. Нәтиҗәсе озак көттермәс, ике атна үтүгә сез үзегездә активлык артуын сизәрсез.

Хәрәкәтләнү. Күбебез утырып эшли торган вазыйфалар башкара. Гиподинамия – безнең чорның бәласе, аның аркасында без агрессивка әйләнәбез, чөнки гәүдәнең мондый торышында бәхет гармоннары бүленми икән. Бәхет гормоннары өчен физик активлык кирәк. 45 минут саф һавада йөрүнең тынычланырга, үзеңне яхшырак хис итәргә булышуы исбатланган. Тик телефонсыз, музыкасыз йөрергә кирәк. Үз-үзеңне тыңлау яки реаль әңгәмәдәш белән сөйләшү мөһим. Көн дәвамында җыелган агрессиядән җыр һәм бию дә коткара ала. Юкка гына элек әби-бабайлар авыр хезмәттән соң кичләрен җырлашып утырмаган! Шул рәвешле алар стресстан арынган, көн дәвамында җыелган ачуын “эшкәрткән”. Һәркайсыбыз балачагында рәхәтләнеп җырлаганын һәм биегәнен хәтерлидер. Бу – стресстан котылуның бердәнбер ысулы. Әниләр бишек җырларын да юкка гына җырламаган. Бу сабый өчен бердәнбер тынычлану ритмы һәм иң яхшы тынычлану техникасы булып торган.

Дус булу гадәте. Безнең тормышның мөһим өлеше – тирә-юньдәге, янәшәдәге кешеләр. Дустыңның кем икәнлеген әйт һәм мин синең кемлегеңне әйтермен, диләр. Кеше – социаль җан иясе. Аңа үзе кебекләр белән аралашырга кирәк. Позитив кешеләр белән аралашу аны баета, үз-үзен ачарга, бәхет өчен бик аз кирәк булуын аңларга ярдәм итә. Моның өчен янәшәдә бер якын кешең булу да җитә. Ул синең шатлыгыңгы уртаклаша, бәла килгәндә яныңда була. Ә менә тискәре эмоцияле кешеләр белән аралашу агрессиягә һәм ачу чоңгылына тарта.

Нидер эшләү. Стрессларга каршы тору өчен тормышка матур аксыл  төсләр өстәү дә яхшы тәэсир итә. Моның өчен күңелегезгә хуш килгән шөгыль табыгыз: хобби, иҗат һ.б. Иң мөһиме – ул сезгә шатлык, канәгатьлек китерсен, шәхес буларак сезне ачарга ярдәм итсен. Хуҗабикәләр юкка гына өйдә җиһазларны күчерми. Алар шулай гадәти тормышларына үзгәреш кертәләр.

Әйләнә-тирәбездәге матурлыкны, үзебезнең лаеклы шәхес булуыбызны күрергә һәм аңларга өйрәник!

Фото – нейрочелтәр

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев