Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Файдалы киңәшләр

Мандаринны ничек сайларга?

Мандариндагы А провитамины күзләрнең арыганлыгын бетерергә ярдәм итә. В витамины исә матдәләр алмашын яхшырта, йокыны көйли. К витамины һәм глюкозоидлар кан тамырлары стенасын ныгыта, йөрәккә яхшы йогынты ясый. Фитонцидлар авыру тудыручы бактерияләрне үтерә, иммунитетны ныгыта.

Кибетләрдә мандаринның төрле сортларын тәкъдим итәләр. Безгә мандаринны гадәттә Испания, Марокко, Төркия һәм Абхазиядән кайтаралар. 

Абхазия мандарины әчкелтем-баллы була, сатуга декабрь уртасында чыга. Абхазия мандарины дип, кайчак клементинны (мандарин һәм әфлисун кушылмасы) да тәкъдим итәләр. Абхазия мандаринының төп өстенлеге – якыннан кайтарылуында. Шуңа аны химикатлар белән әллә ни эшкәртмиләр. Төшләре дә юк диярлек.

Испания мандарины куе кызгылт-сары төстә, уртача зурлыкта була. Кабыгы көпшәк, җиңел чистартыла. Ул сусыл һәм баллы, төшсез сортлары да бар. Испания мандаринының яфраклысын алырга тырышыгыз, андый сортлар озаграк саклана.

Төркия мандаринының төшләре күп. Кабыгы саргылт төстә, авыр чистартыла. Баллы санала, әмма әче сортлары да очрый. Төркия мандаринының кызгылт-сары кабыклысын сайлагыз.

Марокко мандарины вак, юка кабыклы булуы белән аерылып тора. Алда саналганнардан баллырак. Кабыгы җиңел чистартыла, орлыгы юк диярлек. Уртасы чокырланып торган мандарин баллырак була.

Мандарин С витаминына бай, әмма аллергия куркынычы бар, шуңа аны көнгә 6-7 данәдән күп ашамагыз.

Белгечләр фикеренчә, мандаринның кабыгында күгәрек, йомшак, янчелгән урыннар булганда, алмаска киңәш ителә. Бу җиләк-җимешнең чери башлаганлыгын күрсәтә.

Әчкелтем мандарин файдалырак була. Мандаринның татлы булуын төсенә карап белергә мөмкин. Әчкелтем мандарин төсе лимонныкына охшаш – сарырак төстә һәм татлысыннан эрерәк була. 

Мандаринның кабыгы тиз әрчелсә, димәк ул өлгереп җиткән. Авыр әрчелсә – өлгермәгән дигән сүз. Мандарин кабыгының кул тиюгә кубып төшәргә торуы җимешнең бозыла башлавын аңлата. 

Мандарин алганда аның кабыгының текстурасына да игътибар итегез: ул шома булырга тиеш. Мандаринның җыерчыклы яки тупас кабыклы булуы аның “авыру” икәнлеген яки “кондициядә булмавын” күрсәтә.

Мандарин өлгерүнең төп билгесе – исе: ул көчле булырга тиеш. Мандаринның исе булмаса, ул өлгермәгән яки бозылган, дигән сүз.

Мандарина сатып алганда, җитештерүче төргәкләмәгән җимешкә өстенлек бирегез. Бу очракта өлгергән, ләкин бозылмаган җимешләрне сайлый аласыз. 

Бер черегән мандарин калганнарын да бозмасын өчен, һәрберсен җентекләп тикшереп алыгыз. 

Мандаринны тикшереп алу мөмкинлеге булса, аны үзегез чистартырга: кабыгыннан ничек аерылуын, анда күпме дым булуын бәяләргә рөхсәт итүләрен сорагыз. 

 Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев