Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Колбаса сайлыйбыз

Ит эшләнмәләрен сайлаганда, нәрсәгә игътибар итәргә?

Иң элек колбасаның составын өйрәнергә, тышчасындагы язуны укырга кирәк. Колбаса составында күбрәк булган ингредиентлар – беренче булып, иң аз күләмдәгесе соңыннан күрсәтелә. Азык өстәмәләре турында мәгълүмат бирелергә тиеш.

Пешерелгән (вареная) колбасаның киселгән урынында бушлыклар булмавына игътибар итәргә кирәк. Бушлыклар технологик кимчелекләр аркасында гына түгел, ә саклану шартларын бозу сәбәпле дә булырга мөмкин.

Югары сортлы пешерелгән колбаса төрле формадагы һәм үлчәмдәге табигый тышлыкта, шулай ук аксымлы һәм газ-пар үткәрүче ясалма (барьер) тышлыкларда (мондый тышлыклар сату срогын арттыру мөмкинлеген бирә) сыер һәм дуңгыз итеннән әзерләнә.

Колбаса сайлаганда, аның төсенә игътибар итәргә кирәк. Ул никадәр җетерәк булса, анда натрий нитриты да шуның кадәр күбрәк, дигән сүз. Натрий нитритын, шулай ук аскорбин кислотасын өстәгәндә, колбасаның төсе җетеләнә, матурлана. Шул ук вакытта натрий нитриты консервант ролен дә үти.

Соя яки ярма, кузаклылар өстәлсә, колбаса итле-үсемлекле дип атала. Бу очракта колбаса составына үсемлек клетчаткасы һәм кайбер биологик актив матдәләр (соя) өстәлә. Мондый колбаса техник шартларга (ТУ) туры килә. Дәүләт тарафыннан кабул ителгән стандартлардан (ГОСТ) аермалы буларак, техник шартларны җитештерүче  үзе эшләргә мөмкин.

Чи килеш ысланган колбаса кыйммәтле, затлы ризык санала. Ул пешерелми, 20-25 градуста салкын ысул белән ыслана. Шул ук вакытта ит ферментацияләнә һәм сусызландырыла. Нәтиҗәдә мондый колбаса пешерелгәненә караганда озаграк саклана.

Чи килеш ысланган колбасада күгәрек бозылу билгесе түгел, киресенчә, ризыкны черүдән саклаучы микробка каршы матдәләр чыганагы булып тора. Мондый колбасаны кулланыр алдыннан юарга ярамый, үсемлек мае белән майлау җитә.

Чи килеш ысланган колбасада тышкы катламның калын булуы да рөхсәт ителә, әмма ул 3 миллиметрдан артмаска тиеш.

Колбасаны саклау шартлары һәм вакыты азык-төлек өстәмәсе составына һәм тышча төренә бәйле. Бу мәгълүмат колбаса этикеткасында күрсәтелергә тиеш.

Пешерелгән колбаса, сосиска һәм сарделька тиз бозыла, шуңа аларны суыткычта 2-6 градуста уртача ике-биш тәүлек сакларга була. Гәрчә кайбер җитештерүчеләр саклану вакытын 30 тәүлеккә кадәр (колбасаны кисмичә суыткычта саклау шарты белән) дип күрсәтсә дә. Колбасаның сорты, сыйфаты никадәр түбәнрәк булса, аны саклау срогы шуның кадәр кимрәк.

Ярымысланган колбаса (вакуумлы полимер пленкага төрелмәгән) суыткычта – күп дигәндә 12 тәүлек, киселгән очракта 10 тәүлек саклана. Чи килеш ысланган һәм чи килеш киптерелгән колбасалар 4 айга кадәр саклана ала.

Колбаса никадәр корырак (кипкән) булса, шуның кадәр озаграк саклана. Колбаса сайлаганда, аңа бармак белән басып карагыз: каты, баскан эзләр калмый икән, димәк колбаса әйбәтләп киптерелгән.

Сосиска, сарделька сайлаганда, маркировкасын игътибар белән укыгыз (ул аңлаешлы булырга тиеш). А яисә Б категорияле товарга өстенлек бирегез, бу хакта мәгълүмат товар этикеткасында күрсәтелә.

Күпчелек очракта ГОСТ билгеле сосискалар сыйфатлы була. Җитештерүче, товарын шулай тамгалап, аның сыйфатлы иттән һәм табигый ингредиентлардан эшләнүен раслый. Мондый сосискада крахмал да, соя, консервантлар да юк.

Ит продуктларын очраклы кешеләрдән алмаска киңәш ителә. . Колбасаны таныш, сыналган сатучылардан гына алырга кирәк.

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев