Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Файдалы киңәшләр

Кояшлы җимеш – хөрмә

Хөрмә Шәрыктан кергән җимеш, үзе тәмле, үзе файдалы.

Бүген кибетләрдә җиләк-җимешнең нинди генә төрләре һәм сортлары юк. Кибеткә кергәч, бермәл нинди җиләк-җимеш сайларга белмичә югалып каласың. Көннәр суыта башлау белән кибет киштәләрендә барлыкка килүче хөрмә җимешен дә күпләр яратып ашый. Сары, кызгылт-сары төсләре белән ул, күзне кызыктырып, базар, кибет киштәләреннән кыш буена өзелми. 

Фәнни яктан караганда, хөрмә җиләк төренә керә. Сортына бәйле рәвештә (алар ике меңнән артык) төсе ачык-кызылдан алып кара-көрән төскә кадәр үзгәрергә мөмкин, формасы шарсыманнан башлап,  яссы яки сузылган формага кадәр була ала. 

Составындагы йод күләменә караганда, үсемлекләр арасында ул чемпион булырга хаклы. Уртача зурлыктагы бары тик бер генә хөрмә җимеше дә кешенең йодка булган тәүлеклек ихтыяҗын тәэмин итә ала. 

Белгечләр фикеренчә, ул яман шеш күзәнәкләрен үтерә торган антиоксидантларга бай. Кан басымын төшерә, чөнки сидек кудыру үзлегенә ия. Хөрмәдә клетчатка күп булганлыктан, ашкайнату процессын яхшырта. Составында бета-каротин күп, ә ул нерв тышчасын ирекле радикаллар һөҗүменнән саклый. Шулай ук бу җиләк А, Е, В2 витаминнарына, магнийга, тимергә бай.

Хөрмә – Шәрыктан кергән җимеш. Ашаганда авызны бөрештергәнгә, кайбер кешеләр аны бик яратып та бетерми. Моңа танин дип аталучы матдә гаепле. Өлгереп җиткән хөрмәдә танин әзрәк була, димәк, рәхәтләнеп ашарга мөмкин.  

Хөрмә җиләген бары тик махсуслаштырылган сәүдә урыннарыннан: базарлар, кибетләр һәм павильоннардан сатып алырга кирәк. Чөнки әлеге сәүдә урыннарында сатыла торган продукциянең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы тикшерелеп тора. 

Продукцияне сатып алганда, сәүдә ноктасының санитар-техник һәм гигиена торышына, персоналга шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү өчен булдырылган шартларга, шулай ук сатучының кагыйдәләрне дөрес башкарып сатуына игътибар итәргә дә онытмагыз. 

Хөрмәне рөхсәт ителмәгән урынардан, юл буйларыннан алмагыз. Мондый продукцияне куллану сәламәтлеккә куркыныч тудырырга, йогышлы авырулар барлыкка килүгә һәм таралуга сәбәпче булырга мөмкин. 

Хөрмә сатып алуны иң элек җиләкне капшап караудан башлагыз: җимеш никадәр йомшаграк булса, шулкадәр өлгергәнрәк була. Ул ярылган булырга тиеш түгел. Җиләкнең тышында көрән төстәге сызыклар булу – хөрмәнең инде җитлеккәнлек чиген үтеп, өлгереп килүе хакында сөйли. Ә менә кара нокталарның булуы начар билге – димәк, бу хөрмәләр вакытыннан алда өзелгән. Шулай ук хөрмәнең кабыгы ялтыравык һәм юка, үтә күренмәле диярлек, тыгыз булырга тиеш. 

Өлгергән хөрмә йомшак була. Кисеп карагач, уртасында төше булганы тәмлерәк. Сатып алганда катырак булса, танинны таркату өчен, җиләкне туңдыргычка куеп торырга кирәк. Өшегәч ул йомшара, авызны бөрештерми. Кызгылтрагы татлырак була дип уйлау дөрес түгел. Сортына карап, хөрмәнең төсе ачыграк та, караңгырак та булырга мөмкин.

Бүген кибетләрдә хөрмәнең “Мандариновая”, “Королек”, “Шарон”, “Китайская” дигән төрләре аеруча популяр. Шуңа да кибеттә йөргәндә киштәләрдән җимешнең әлеге төрләрен сайларга тырышыгыз. 

Фото – Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев