Киемне дөрес саклагыз!
Пальто-костюм кебек өс киемнәрен карап-саклап тоту буенча белешмә
Сез РФнең барлык дәүләт стандартларына туры килә торган кием алдыгыз. Тегелгән киемнәрнең тышкы кыяфәтен яхшы итеп саклап тоту өчен түбәндәге күрсәтмәләрне үтәргә кирэк:
- Киемне тузаннан һәм пычранудан сакларга. Ә инде пычранган яки тапланган очракта, аны шунда ук чистартырга кирәк , болай эшләгәндә, тапны бетерү җиңелрәк. Моның өчен әйберне коры химик ысул белән чистартырга кирәк, болай эшләгәндә, тапны бетерү җинелрәк. Моның өчен әйберне коры химик ысул белән чистартырга яки махсус тап бетергечтән файдаланырга киңәш ителә.
- Киемне юешләнүдән (яңгырдан, җепшек кардан) сакларга. Кар яки яңгырда юешләнгән мех якалы, җиң очына мех куелган киемнэрне селкергэ һәм элгеч-иңсәгә элеп, җылыткычлардан ераграк урында бүлмә температурасында киптерергә кирәк.
- Кирәк булганда, киемнең өске ягын һәм эчлеген киҗе-мамык тукыма аша үтүкләргә мөмкин.
Үтүкнең температурасы:
- йон киемнәр өчен- 170 0 С;
- ярымйон тукымалар өчен – 130-140 0 С;
- табигый күн, замша өчен – 80 0 С.
Металл фурнитура тутыкмасын өчен, киемне коры бинада сакларга кирәк.
Тегелгән киемнәрне, элгечкә элеп һәм көягә каршы дарулар белән эшкәртеп, шкафта, махсус тышлык эчендэ саклау яхшы.
Безнең тәкдимнәрне үтәсәгез, киемегезне озаграк киярсез һәм тышкы кыяфәтен яхшы хәлдә сакларсыз.
Гарантия вакыты дәвамында касса чегын, киемнең ярлыгын һәм контроль тасманы саклау зарури.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев