Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Киемнәрне дөрес саклыйбыз

Көя күбәләге кышкы киемнәргә зарар салмасын өчен өске киемнәрне саклау ысулларын тәкъдим итәбез.

“Лайфхак” сүзе инглиз теленнән кергән. “Hack” (хак) туры тәрҗемәдә “кисү, чабу” дигәнне аңлата. Элек өлкәннәр дә турыдан йөрергә яратучылар турында “почмак кисәргә ярата”, дип сөйләгән. Бу очракта да “hack” шундыйрак мәгънәдә алынган. Янына “тормыш” мәгънәсендәге “life” (лайф) сүзен дә өстәгәч, “тормыш хәйләсе" килеп чыга. 

Көя күбәләге бәлагә әйләнә. Кечкенә соры күбәләкнең йомыркаларыннан чыккан кортлар бер-бер артлы барлык әйберләрне, бигрәк тә йон киемнәрне, шулай ук азык-төлекне боза. Көя күбәләген юк итү өчен бик күп химик чаралар бар, ләкин алар кешедә аллергия тудырырга мөмкин. Иң кулай вариант – халык ысулларын куллану.

Өлкәннәрнең сүзләре буенча, күбәләк пычрак киемгә ияләшә. Шуңа күрә, юып булган киемнәрне юарга, юып булмаганнарын һавага алып чыгып җилләтергә кирәк. Йон оекбаш, шарф, башлык, бияләйләрне мендәр тышында саклавы уңайлы. Моның өчен кирәк булмаган мендәр тышын кайнар суга салып, кер сабыны белән юарга, сыгарга һәм киптерергә кирәк. Кипкәннән соң, кышкы киемнәрне тутырып, шкафка куярга була. Бу очракта көя киемнәргә куна алмаячак. 

Элгечтә сакланучы киемнәр өчен дә шактый лайфхаклар бар. Кайбер хуҗабикәләр киемнәр торган киштәләргә кер сабыны куя. Сабынны кечкенә кисәкләргә бүлгәләп, кышкы киемнәрнең кесәләренә салырга, шкафның арткы диварына, келәмнең аскы ягына сөртергә кирәк. Кер сабынының исе көя күбәләген куарга ярдәм итә.

Элгечтәге киемнәр арасына, эченә, кесәсенә кипкән лаванда үләнен, канәфер орлыкларын, апельсин, мандарин кабыгын, әнис орлыкларын куярга була. Көя күбәләгеннән саклану чарасы итеп яран гөлен дә кулланырга мөмкин. Аның яфрагын киемнәр, бигрәк тә мамык шәлләр арасына кую нәтиҗәле булыр.

Көя күбәләге барлыкка килмәсен өчен махсус сашелар да бар. Аларны үзегез дә ясый аласыз. Җитен тукымага яки марляга кипкән цитрус кабыкларын, лаванда, ромашка, мята, розмарин яфракларын бергә кушып төрегез. Әлеге сашеларны шкаф эченә куегыз. 

Көя күбәләге белән көрәшүнең тагын бер җайлы ысулы – шкафның арткы диварына эфир майлары тамызырга, уксуслы су сөртергә мөмкин. Көянең йомыркаларыннан да уксуслы су ярдәмендә котылырга була.

Рәмилә Сәләмова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев