Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Файдалы киңәшләр

Кайсының зыяны азрак?

Белгечләр фикеренчә, савыт-саба юу катнашмаларындагы матдәләр сәламәтлек өчен зыянлы. Су белән яхшылап чайкатмаганда бигрәк тә. Савыт-сабада калган химикатларның ризык аша кеше организмына эләгү ихтималы зур

Сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен, савыт-саба юу катнашмаларын алганда, аның составын өйрәнергә кирәк. Компонентлар арасында ясалма ис бирүче матдәләр, күбек хасил итә торган этилендиаминтетрауксус кислотасы булырга тиеш түгел. Белгечләр савыт-саба юу катнашмасына су кушарга, губканы яхшылап юарга, савыт-сабаны су астында 20 секундтан да ким чайкамаска киңәш итә.

Россия сыйфат системасы экспертлары савыт-саба юу катнашмаларының кайсылары куркынычсыз булуын ачыклаган. Аларның органик булмаганында төп компонент булып өслекле-актив матдәләр (ПАВ) тора. Аның концентрациясе 5 проценттан артмаганын алырга тырышыгыз, иң яхшысы – 2 процентлысы. Составында хлор, хлорорганик кушылмалар, фосфат һәм фосфонатлар булганын сайламагыз. 

Органик савыт-саба юу катнашмаларында суда тулысынча эреп бетә торган цитруслылар экстракты, эфир майлары, сода һәм лимон кислотасы була. Аларда ПАВ та, фосфат та, ясалма ис һәм төс бирүче матдәләр дә юк. Органик сыекчалар, әлбәттә кыйммәтрәк тора. 

Савыт-саба юу катнашмаларында махсус билгеләр булу шарт: әйтик, Ecogarantie (экогарантия), Eco Label (эко лэйбел) яки QAI (куэйай). Ул яхшы итеп ябылырга һәм күбекләнергә тиеш. Артык ябышкак булса, анда химия күп дигән сүз, күбек аз булса, начар юачак. 

Кибетләрдән алынган савыт-саба юу катнашмаларын кулланмаучылар аны үзләре ясый ала. Моның өчен 1:3 исәбеннән чәй содасына коры горчица кушарга кирәк. Әлеге катнашма майлы савытларны бик тиз ялтырата. Кул тиресенә дә зарары юк, савыт-сабаны артык озак чайкау да таләп ителми. 

Савыт-саба юганда, губкага да игътибар итегез. Озак кулланылган губкаларда 360 төрдән артык зарарлы бактерияләр җыелырга мөмкин, ди белгечләр. Тикшерелгән губкаларның 77 процентында – көчле эчәк инфекцияләрен китереп чыгара алырдай колиформа бактерияләре, ә 18 процентында стафилококклы бактерияләр булуы ачыкланган. Губкаларның 86 процентында күгәрек булган. Шуңа савыт-саба юа торган губканы бер атнадан да артык кулланырга ярамый, аларны атна саен алыштырып торырга кирәк. 

Губка алганда, аның төсенә игътибар итегез. 

Яшел төс губканың каты җепселле булуын күрсәтә. Ул кипкән пычракларны, көйгән ризыкны чистарту өчен тәкъдим ителә. Яшел губка тефлон өслекле табаны да бозарга мөмкин. 

Кызыл губка уртача катылыкта дип санала. Аның белән эчкә үтеп кергән пычракларны бетереп була, йомшак өслекләрне бозмый.

Сары губка йомшак була. Аның белән савыт-саба юмау хәерле. Мондый губка пыяла өслекләрне чистарту өчен яхшы. 

Камилла Тухбагалиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев