Кайсын сайларга: порошокмы, гельме?
Кер юу порошогы белән гельнең аермасы бар
Элек әбиләр керне көл яисә селте суы белән юган. Соңрак кер сабыны кулланылышка килеп кергән. Ә беренче кер юу порошогы 1953 елда пәйда булган. Ул “Новость” дип аталган. Әниләр керне порошок һәм паста белән юа, кайната торган иде.
Кайбер кер порошокларындагы каты кисәкчекләр начар эри, шул сәбәпле кер юу машинасы тартмачыгында “таучык” ясала һәм порошокны эчкә үткәрми. Порошок белән юганнан соң киемдә ак эзләр яки порошок тузаны калырга мөмкин. Порошок кисәкчекләрен саклап калган тукыма купшылыгын, йомшаклыгын җуя.
Порошоклар составына өске актив матдәләр – ПАВ (керне асылда шул матдәләр чистарта), хуш ис өстәүче, агартучы матдәләр, фосфатлар һәм поликарбоксилатлар (юшкын булдырмаучы матдәләр) керә. Порошоктагы төп “эш аты” – ПАВ, калганнары – ярдәмчеләр. Алар никадәр азрак булса, шуның кадәр яхшырак. Мисал өчен, фосфатлар көчле аллергия китереп чыгарырга мөмкин.
Порошок белән юганда, кер чиста булсын өчен, кайнар су таләп ителә. Тик кайнар су кер юу машинасының су җылыткычында юшкын барлыкка китерә. Юшкын техниканы сафтан чыгаручы төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Порошокның тагын бер кимчелеге – чамасын белми салганда, машина детальләренә порошок тузаны утыра. Кер юу өчен гельләр суда тиз һәм яхшы эри, шуңа беркайчан да киемдә эз калдырмый. “Ярдәмчеләре” дә азрак күләмдә. Гель тукымадан да, кер машинасы детальләреннән дә тиз юыла. Еш юыла торган кием-салым өчен иң кулае – гель. Беренчедән, ул куллану өчен тулысынча әзер. Эрү өчен өстәмә вакыт кирәкми, димәк, кернең чайкалып бетмәвеннән курыкмыйча, кыска вакытлы юу режимын сайларга мөмкин. Икенчедән, гель керне тел-теш тидермәслек итеп юсын өчен, су температурасының 30-40 градус булуы да җитә.
Фото – ясалма фәһем ярдәмендә ясалды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев