Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Истә тотыгыз

Орлык чәчәсе туфрак йомшак һәм һава үткәрүчән булырга тиеш. Моның өчен грунтка шуның кадәр үк күләмдә перлит кушыгыз.

 Әлеге ак төстәге гранулалар туфракны кислород белән баета, дымны тотарга булыша, артык дымны үзенә сеңдерә һәм акрынлап аны туфракка бирә.Үсенте өчен гадәти универсаль грунт сайлагыз. Бүлмә гөлләре өчен булганы да ярый. 
Орлыкларны үз вакытында чәчегез. Иртә булса, ул сузылып үсеп китә, егыла башлый. Соң булса, уңышны да соңрак аласыз. Шуны истә тотыгыз: орлык тышлыкларына җитештерүчеләр аларны утырту вакытын язып куя. 
Орлыкны артык тирән күммәгез. Аларның күбесенә тишелеп чыгу өчен яктылык кирәк, шуңа өсләренә туфракны бөтенләй сибәсе түгел. Бигрәк тә петуния, глоксиния, бегония, лобелия, примула кебек чәчәкләр яктылыкка мохтаҗ. Орлыклары да бик кечкенә булганлыктан, грунтка батырсак, тишелеп чыкмаячаклар. Аларны бары тик туфракка сибәргә кирәк яки ком белән бергә кушып сибегез. Контейнер өстен үтә күренмәле пленка яки пыяла белән каплагыз. Тәрәзә төбенә кояш җитәрлек төшмәсә, өстәмә ут белән яктыртыгыз. Әмма кояш нурларыннан да сакларга тырышыгыз. Тәрәзәгездә юка ак пәрдә булсын яки пергамент куегыз. 
Орлыкларны бик еш чәчмәгез. Алар бер-берсенә үсәргә комачаулый. 
Туфрак артык дымлы булса, үсентеләрнең тамыры чери, авыру барлыкка килә. Туфрак коры булса, үсенте сузылып үсә, дым җитмәгәнгә, туфрактан туклану алмый. 
Үсентеләр өчен уңайлы температура – +18, +20 градус. 
Яктылык җитсен һәм тигез булсын өчен, тәрәзә төбендәге контейнерларны көн дә әйләндереп торырга кирәк. 
Бакчада химик ашламалар урынына көл, тавык тизәге, йомырка кабыгы, чыршы энәләре һәм башкаларны файдаланырга була. Үсенте утыртыласы чокыр төбенә вакланган йомырка кабыгын салу файдалы. Көз көне чыршы астында калын катлам булып яткан энәләрене дә файдаланырга була. Буа ярларындагы җирне (сапропель) кулланырга ярый, ул бигрәк тә уңдырышлы.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев