Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Файдалы киңәшләр

Йомшак та булсын, уңайлы да

Диван-карават сайлыйк әле...

Бөтен диван-карават та бертөрле түгел.

Бик кыйммәтле диван да бик уңайсыз булырга, ә иң гади арзанлысы иң уңайлысы булырга да мөмкин. Шуңа күрә, йомшак җиһаз алганда, аның уңайлысын, йомшагын, шул ук вакытта сыйфатлысын сайларга тырышасың.

Йомшак җиһаз алганда, аның уңайлылыгына һәм озак вакыт хезмәт итүенә ирешү өчен, берничә мөһим кагыйдәне истә тотып сайларга кирәк. Диваннарның күбесен кич йоклаганда олайтырга, иртән җыеп куярга мөмкин. Әлеге җәелү һәм җыелу трансформация механизмы ярдәмендә эшләнә һәм ул төрле була. Көн саен йоклау өчен китап, пантограф, еврокитап яки аккардеон диваннарны сайлыйлар.

Диван-китап. Әлеге төр диваннар китап кебек җәелгәндә диванның аркасы артка ташлана. Нәтиҗәдә, уртада ике блок тоташкан йокы урыны барлыкка килә. Китап-диван ышанычлы, сирәк сына, даими йокы өчен яхшы.

Еврокитап. Мондый төрдәге диванны җәйгәндә, аның утыру өлеше алга чыга. Нәтиҗәдә диванның мендәрләрен салу өчен куыш барлыкка килә. Еврокитап-диваннар көн саен йоклау өчен яхшы санала. Механизмы ышанычлы, сынмый диярлек. Диван эчендәге буш урында әйбер-кара да сакларга мөмкин.

Пантограф-диваннар. Еврокитап-диваннарның бер төре дияргә була. Бу очракта тәгәрмәчләр юк. Алар урынына диванга терәк-аяклар урнаштырылган. Диван җәелгәндә, әлеге аяклар ачыла һәм блок астына баса. Шуңа күрә бу очракта идәнгә җәелгән палас та, идән өслеге дә бозылмаячак. 

Фото – ясалма фәһем ярдәмендә эшләнде 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев