Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Йокысызлыктан интеккәндә

Йоклый алмыйча интеккән вакытта кулланырдай киңәшләр.

  •  1 кашык песи үләнен 1 стакан кайнар суда пешерергә, 15 минут сүрән утта кайнатырга һәм 45 минут төнәтеп, сөзәргә кирәк. Көнгә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы, балаларга 1 әр бал кашыгы эчәргә.
  •  Спиртта ясалган песи үләне төнәтмәсен (аптекада әзерләнә) көнгә 2-3 тапкыр 15-20 шәр тамчы эчәргә. Балаларга, яшьләренә ка­рап, яшь санынча тамчы тамызырга.
  •  Кич белән йоклар алдыннан 1 сәгать кала 1 стакан кайнар сөт яки суга 1 кашык бал туглап эчкәндә тиз йоклап китәсең.
  •  2 кашык киндер орлыгын төеп вакларга, иләргә һәм 1 стакан кайнар суда пешерергә. Төреп куеп 30-40 минут төнәтергә. Йокларга 2 сәгать кала ярты стакан һәм 1 сәгатьтән соң калганын эчеп бетерергә (җылы килеш, төбе белән). 2 атна шулай дәваланырга кирәк.
  •  2 бал кашыгы колмакны (күркәләрен), бер стакан кайнар суга салып, 4 сәгать төреп төнәтергә, сөзәргә һәм төнгә каршы эчәргә.
  •  Вакланган колмак күркәләрен аракы яки 50 градуслы спирт белән 2 атна буе караңгы урында төнәтеп сөзәргә һәм сыгарга. Шул төнәтмәләрне кайнаган бүлмә температурасындагы 1 кашык суга 5 тамчы тамызып, көнгә 2 тапкыр (көндез аш алдыннан һәм кичен йоклар алдыннан) эчәргә.
  •  Чигәләргә ала миләүшә (анютины глазки) мае сөртергә һәм йоклар алдыннан шикәргә ала миләүшә мае тамызып (3-5 тамчы) суырырга.
  •  100 грамм дүләнәне (боярышник) 300 мл суга салып, утта 30 минут кайнатырга, суытырга һәм, сыгып алгач, көнгә 3 тапкыр аш артыннан 50-100 мл эчәргә.
  • Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев