Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне эшкәртү

Витаминнарның күп өлеше кулинар эшкәрткәндә югала.

 

Кешеләрдә күзәтелә торган гиповитаминоз гел бертөрле тукланудан, шулай ук җиләк-җимеш, яшелчә ризыкларын дөрес әзерләмәүдән hәм дөрес кулланмаудан барлыкка килергә мөмкин.

Витаминнарның күп өлеше кулинар эшкәрткәндә югала. Әмма кайбер гади генә кагыйдәләр үтәлгәндә, бу югалтуларны киметергә мөмкин.

1 нче кагыйдә. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр бөтен килеш, ягъни үз тышчасында сакланырга тиеш, чөнки, тураганда, һава яки су тәэсиреннән витаминнар юкка чыга.

2 нче кагыйдә. Термик ысул белән эшкәрткәндә (пешерәсезме, кыздырасызмы, томалап пешерәсезме - анысы мөһим тугел), савытның капкачын каплагыз. Пешергәндә, яшелчәләрне кайнап торган суга салырга кирәк. Суның күләме күп булырга тиеш түгел.

3 нче кагыйдэ. Җиләк-җимеш яки яшелчәне турарга кирәк булганда, аларны кайнар суга салыр алдыннан гына турагыз. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ит, балык hәм ярмадан әзерләнгән ризыкларга яхшы өстәмә булып тора. Алар ризыкның тулысынча үзләштерелүенә булышлык итә.

Тагын бер мөһим әйберне истән чыгармагыз: җиләк-җимеш десерт ризык түгел. Шуңа күрә башка ризыкларга кадәр иң элек аларны ашарга кирәк. Бу үзләштерелү үзенчәлекләре белән бәйле. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ашказанында аз гына вакыт булып, эчәклектә узләштерелә. Әгәр җиләк-җимешкә кадәр башка ризыклар ашагансыз икән, җиләк-җимеш, үзенә чират җиткәнне көтеп hәм ашказаныгызны тутырып, шунда ятачак. Бу вакыт аралыгында җиләк-җимешнең файдасын киметә торган таркалу процессы бара.

Җиләк-җимешне дөрес эшкәртеп куллансагыз, фигурагыз да матур булыр, үзегез дә канәгатьләнү алырсыз. Организмың турында кайгыр-ту - тышкы кыяфәтеңне да кайгырту дигән сүз ул. Билгеле, моның нәтиҗасе тиз генә күренмәс, ә файдасы башка чараларга караганда күбрәк булыр.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев