Яшелчә сайлаганда ялгышмагыз
Сәламәтлек өчен зарарлы булмаган яшелчә һәм җиләк-җимешне ничек сайларга?
Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр макро һәм микроэлементларга, организм өчен кирәкле витаминнарга бик бай. Кибетләрдә җәйге чорда да, кыш көне дә яшелчә һәм җиләк-җимеш сайлау мөмкинлеге зур. Сайлый белергә генә кирәк.
Азык-төлек продуктларын куллануның рациональ нормалары буенча рекомендацияләр нигезендә, кеше елына 120-140 килограмм яшелчә, җиләк-җимеш куллана ала. 95- 100 килограмм бәрәңге, 90-100 килограмм җиләк-җимеш куллану норма дип санала.
Яшелчә һәм җиләк-җимешне очраклы сатучылардан алырга кирәкми. Товарның тышкы кыяфәте шик тудырса, сатучыдан продукциянең сыйфатын раслаучы документларны таләп итәргә кирәк.
Җиләк-җимеш продукциясен өлешләп һәм кисеп сату тыела, чөнки бу эчәк авырулары таралуга китерергә мөмкин.
Кибет киштәләрендәге яшелчәләр бик чиста булмый, шуңа җиләк-җимешне дә, яшелчәләрне дә (башка ризыкларны да) перчатка яки пакет киеп сайларга кирәк. Кибеттән кайткач, кулларыгызны дезинфекцияләгез яки яхшылап юыгыз.
Помидор – җәйге чорда иң күп кулланылучы яшелчәләрнең берсе. Помидор алганда, аның тышкы кыяфәтенә, төсенә һәм исенә игътибар итегез. Тышында каралган, янчелгән урыннар булса, аны алудан баш тартыгыз. Артык йомшак помидорлар да бик тиз бозылачак.
Болгар борычы А, С һәм В группасы витаминнарына бай. Җәйге чорда борыч бигрәк тә баллы һәм сусыл була. Болгар борычын алганда, аның шома һәм ялтырап торган тышлысын, формасына караганда авыррак булганын сайлагыз. Борычның ачык төсе (кызыл, сары, яшел) аның өлгергәнлеген һәм антиоксидантларның югары микъдарда булуын сөйли.
Яңа өлгергән кыяр салатлар һәм төрле кабымлыкларның алыштыргысыз ингредиенты булып тора. Сыйфатлы кыяр тыгыз, куе яисә аз гына ачыграк яшел төстә булырга тиеш. Кечкенә генә кабарып торган нокталар әлеге яшелчәнең табигый булуы хакында сөйли. Әгәр кыяр йомшак, җыерчыклы һәм саргая башлаган икән, бу аның озак саклануын дәлилли.
Ташкабак һәм цукини клетчаткага бай һәм җиңел үзләштерелә торган яшелчәләр булып исәпләнә. Аларның яшен һәм вак төшлесен алырга кирәк. Ташкабак һәм цукини алганда, кабыгына игътибар итегез: ул шома, ялтыравык һәм каты булырга тиеш.
Яшелчәләр алганда, сезонлыларын сайларга кирәк: үзебезнең төбәктә табигый юл белән үсеп өлгергән кыяр, помидор, ташкабак, баклажан, борыч, бәрәңге, чөгендер, кишер, фасоль, борчак, кукуруз һ.б. иң тәмлесе һәм туклыклысы булачак.
Яшелчә һәм җиләк-җимеш сайлаганда, җирле җитештерүчеләргә өстенлек бирегез. Мондый яшелчә, җиләкҗимешләр кибет киштәсенә кадәр азрак юл үтә, аларны өлгереп җиткәч кенә җыялар. Мондый яшелчәләр саклау өчен химия белән әзрәк эшкәртелә.
Фото – Ясалма фәһем ярдәмендә ясалды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев