Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Яшәрәсең килсә, кайнар су эч!

Тибет табиблары иртән торгач ач карынга бер стакан кайнар су эчү организмны 10 яшькә яшәртә дигән нәтиҗәгә килгән

Кытайда балаларны ашар алдыннан бер стакан кайнар су эчәргә өйрәтәләр. Чөнки ул ашказанындагы микробларны үтерә икән. Хәтта кафе, рестораннарда да ашар алдыннан бер чынаяк кайнар су бирү гадәте бар аларда.

Йокыдан уянганнан соң эчкән җылы су баш авыртуын баса, анемия, симерүдән дәвалый, артриттан интегүчеләргә ярдәм итә.

Кайнар су эчүнең фәнни аңлатмасы да бар. Салкын су эчкәннән соң организмда аны “җылытырга” кирәк дигән сигналлар кабына.

Ә җылы су эчкәндә, матдәләр алмашы яхшыра, кан чистара дип аңлата табиблар. Ашкайнату системасы да акрынлап уяна, үт бүленү яхшыра.

Нәтиҗәдә тә тирегез чистарыр, бетчәләрдән арынырсыз, авырлыгыгыз кими башлар, кан басымыгыз нормага килер.

Найлә Нәбиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев