Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Файдалы киңәшләр

Ярмалар патшасы

Туклыклы, тәмле итеп пешерелгән карабодайдан беркем дә баш тартмый

Карабодайны “ярмалар патшасы” дип йөртәләр. Ул тимер, бакыр, фосфор, кальций, магний, цинк, марганецка бай. Карабодай ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, гемоглобинны күтәрә, иммунитетны ныгыта. Канда шикәр дәрәҗәсен нормага салырга булыша, организмны шлаклардан чистарта.

Карабодай безнең илдә иң күп кулланыла торган ярма булып санала. Кибетләрдә карабодайның өч төрен күрергә була: кабыгы салдырылган бөтен ярма, вакланган ярма (сечка) һәм яшел карабодай. 

Парда эшкәртелгән карабодай көрән төскә керә. Ул ботка пешерү өчен яхшы. Әмма термик эшкәрткәндә, файдалы үзлекләре кими. Шуңа, әлеге ярманы сатып алганда, ярманың аксылрак төстәгесен сайларга кирәк. 

Куе көрән төстәге карабодай ярмасы көчле термик эшкәртү узган, аның файдалы үзлекләре аз. Парда эшкәртелмичә әзерләнгән карабодай аксыл, саргылт яки яшькелт төстә була. Ул озаграк пешә, тәме бар кешегә дә ошамас-ка мөмкин. Яшел карабодайны озак саклап булмый. Вакланган ярма исә тиз пешә. 

“Экстра”, “Югары сыйфатлы” дигән тамгалар – маркетинг ысулы гына, аларның карабодай файдасына бернинди тәэсире юк. Иң файдалысы ярма – беренче сортлы ярма, ул аксылрак төстә була. Карабодайдан күгәрек исе килмәскә тиеш, азрак чүпләр булу норма санала. 

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев