Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Файдалы киңәшләр

Һәркем маляр булыр иде!..

Буяу сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

Агач өслекне ничек буярга? Беренчедән, агач өслекләр дә идеаль булмый. Әйтик, күгәргән яки черегән, йомшарган яки караңгыланган, структурасы бозылган булырга мөмкин. Юешләнгән өслектән кала башкаларын антисептик белән “дәвалап” була. Антисептик – агач структурасын җимерүче гөмбәчекләргә, микроорганизм һәм бөҗәкләргә каршы тора алучы, аларны агулаучы матдә. Аның юеш өслекләр өчен яраклысы да бар, әмма антисептик белән эшкәртү өчен дә өслек чиста һәм тигез булырга тиеш (иске буяуны кырып төшерү зарур).

Агач өслекләрне буяуның ике юлы бар. Беренче очракта алкидлы буяу сайлыйлар, ул агач структурасын тулысынча буйый. Икенче ысулда пропитка кулланыла, ул – агач структурасын саклаучы үтә күренмәле матдә. Алкидлы буяу белән агач өслекне – ике, ә пропитка белән өч кат буярга кирәк. Агач тактаны беренче генә тапкыр буйыйсыз икән, икенче ысулны куллану яхшырак. Моның өчен лессирлаучы буяу да бара. Әмма буяуларның бер-берсенә туры килмәвен дә истә тотарга кирәк. Әйтик, майлы буяу өстенә латекслы буяу яки нитроэмаль сыларга ярамый: барысы да кубачак. Агач такталарны буяганда башта, киптерә-киптерә, ике кат саклый торган состав сыларга кирәк. Зур ярыкларны, кадак яки шөреп эзләрен бетерү өчен, пластик мастика кулланыла. Имән һәм тик кебек каты токымлы агачларны аеруча саклык белән эшкәртергә кирәк. Гомумән, агач өслекне буяганчы, аның кечкенә генә өлешен буяп, сынап карагыз.

Өй базларын буяганда, сыек пыяладан ясалган силикат буяу ярдәмгә килә. Аның составында кирәк кадәр акбур, вак итеп тартылган ком, тальк, цинклы акшар, пигмент, калийлы (натрийлы түгел) сыек пыяла бар. Завод җитештергән буяу ике таралы капта чыгарыла. Коры буяуны сыек пыялага буяр алдыннан гына кушарга ярый. Әзер составны 12 сәгать дәвамында кулланырга ярый, өслекне ике кат буярга кирәк. Моннан тыш андый өслекләрне цемент, полимер, су яки уайт-спириттан торган кушылма белән дә эшкәртергә мөмкин.

Ванна бүлмәсенең диварларын һәм түшәмен буяганда, аларга су чәчрәячәген истә тотарга кирәк. Бу очракта суга каршы торучан буяу таләп ителә. Күгәрү куркынычы булганда, составында фунгицид һәм альгицидлар булган буяу кирәк булачак.

Буяуның озак сакланачагына пумала да үз өлешен кертә. Әйбәт пумала конус яки чөйсыман формада һәм озын төкле булырга тиеш. Дивар һәм түбәләр өчен – 100-130 миллиметрлы, кечерәк мәйдан өчен 20-50 миллиметрлы пумалалар бар. Чат, дивар өсте, түбә кырые, плинтуслар буяганда 50-70 миллиметрлы пумала кулланырга киңәш ителә. Тәрәзәләр өчен махсус пумала бар.

Фото – «Татар-информ» архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев