Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Файдалы киңәшләр

Гади, очсыз һәм нәтиҗәле

Гадәти сода, горчица, лимон һәм башкалар химик препаратларны алыштырырга сәләтле

Сода һәм горчица яхшырак. Өлкән буын хатын-кызлар өчен әлеге мисал яңалык булмас, әлбәттә. Элек майлы савыт-сабаны юу өчен дә, газ плитәсенең өстен яки эчен чистарту өчен дә содадан файдаланганнар. Сода исләрне дә яхшы бетерә. Өстәвенә арзан да! Тик бер нәрсәне онытмагыз: бүгенге тефлон савыт-сабага ул туры килми – өслекне тырнарга мөмкин. Горчица да содага охшаган: майны яхшы сеңдерә. Ит яки балык кыздырганнан соң табаларны горчица белән юа аласыз. Лимон кислотасы унитазны чистарта.

Лимон кислотасы унитазны көнкүрештә кулланылучы теләсә кайсы химиядән яхшырак чистарта. Берничә пакет лимон кислотасын унитазга сибегез һәм 2-3 сәгатькә калдырыгыз. Аннан “ершик” белән чистартып, су белән юдыртыгыз. Унитазга утырган юшкын күптәнге булса, уксус салыгыз, өстенә сода сибегез һәм төнгә калдырыгыз. Иртән “ершик” белән чистартып, су белән юдыртып төшерегез.

Лимон кислотасы электр чәйнеген дә чистарта. Айга бер булса да чәйнеккә утырган юышкынны юарга кирәк, чөнки шуның аркасында бөерләрдә проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Чәйнектәге суга ике чәй кашыгы лимон кислотасы салып кайнатыгыз. Суны түгеп, чәйнекне яхшылап чайкагыз һәм чиста су салып кайнатыгыз. Бу суны да түгегез! Шуннан соң гына чәйнекне элеккечә кулланырга ярый.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев