Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Фикерләү сәләтен үстерү өчен

Предметның төрле билгеләрен күрә белү сәләте – фикерләүнең мөһим үзәге

  1. Фикер йөртми генә белем туплап булмый, ләкин белемсез фикер йөртү дә мөмкин түгел. Бөтен ачышлар “кайчан?”, “ничек?” сорауларыннан башланган. Сорауны дөрес куя белергә һәм җавап табарга өйрән.
  1. Фикерләүне үстерү өчен, һәр предметны төрле яклап күрә белергә һәм гадәти әйберләрдә яңалык табарга өйрәнергә кирәк.
  1. Предметның төрле билгеләрен күрә белү сәләте – фикерләүнең мөһим үзлеге. Бу билгеләрне күбрәк күргән саен , кешенең фикерләве дә үсә. Ул сәләтне логик мәсьәләләр, башваткычлар, зирәклекне үстерүгә юнәлтелгән уеннар ярдәмендә тагын да арттырырга була.
  1. Фикерләү белән сөйләм бер-берсеннән аерылгысыз. Фикерләүне үстерү өчен, укыган материалларны сөйләп бирү белү, фикер алышуларда (дискуссияләрдә) катнашу, үзең дә аңлап бетермәгәнне башкаларга сөйләп карау мөһим шарт булып тора. 

Сканворд “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 5 июль санында басылып чыкты. 

 Фото – Мөслим-информ архивыннан 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев