Файдалы киңәшләр
Файдалы киңәшләр

Файдалы киңәшләр

Тормышта кулланырдай гади һәм уңайлы киңәшләр

  • Күзлек пыяласы парланмасын өчен нишләргә кирәк?
  • Иртән глицерин һәм сыек сабын (сабынланган чүпрәк тә ярый) чылатылган чүпрәк белән сөртегез, аннары фланель белән ялтыратып алыгыз.
  •  Термосны, пыяла колбасына зыян китермичә, ничек юарга?
  • Термоска ике кашык дөге, аннары җылы су салыгыз, яхшылап ябып, әйбәтләп селкетегез. Шуннан соң термосны кайнар су белән юыгыз. Ул чистарып калачак.
  •  Идәндәге линолеум тоныкланып, ялтыравыгы беткәндә нишләтергә
  • Линолеум җәелгән идәнне берничә тапкыр скипидар чылатылган чүпрәк белән сөртегез, ә аннары коры чүпрәк белән ялтыраганчы ышкыгыз.

Наилә Сәлахова фотосы

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев