Эсседән саклану ысуллары
Җәй - йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләр өчен сынау чоры.
Җәй – кайберәүләр, бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләр өчен сынау чоры.
Җәй – бик күпләрнең яраткан фасылы. Җылы көннәргә бай, яшеллеккә төренгән җәйнең ямен бернәрсә дә боза алмас кебек. Шулай да югары һава температурасы, бөркү һава кайбер кешеләргә уңайсызлыклар, борчу тудыра. Тик бик тырышканда кызу көннәрне дә җиңел үткәрергә мөмкин.
“Башым авыртмасын, хәлем китмәсен”, дисәгез, урамга чыкканда баш киеме кию зарур. Күләгәле урыннардан йөрегез.
Салкын душ керү яки өскә салкын су сибү – эсселек белән көрәшүнең иң яхшы ысулы.
Тагын бер шәп лайфхак: ак шарфны юешләп, муеныгызга урагыз. Ул кипкәч, яңадан юешләтеп, кабат урарга мөмкин. Бу алымның нәтиҗәсен бик тиз тоячаксыз.
Еш кына эссе көннәрдә ашыйсы килми. Шуңа күрә җәен җиңел ризыклар белән тукланырга киңәш ителә. Майлы, тозлы, кыздырылган ризыкларның күләмен чикләсәгез яхшырак булыр.
Кыяр, карбыз, кавын, грейпфрут кебек хәл кертә һәм сусауны баса торган ризыкларга өстенлек бирергә кирәк. Күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашагыз.
Иттән вакытлыча баш тартып торсагыз да зыян булмас. Хезмәтегез физик эш белән бәйле булса, ит ашауны кысарга кирәкми.
Эссе көннәрдә салкын газлы эчемлекләр кулланмагыз. Салкын эчемлек ангинага китерергә мөмкин, газлы су сусауны арттыра гына. Иң яхшысы – бүлмә температурасындагы гадәти су эчү. Аңа лимон салырга була.
Җәен кием җиңел һәм табигый тукымадан булса яхшы. Урамга чыкканда киемнең ачык төстәгесен кисәгез, көн эсселегеннән артык интекмәссез.
Аяк киеме дә җиңел, ачык һәм уңайлы булсын. Эссе көннәрдә кроссовкиларны читкә алып куйсагыз яхшы булыр.
Кояш күзлекләре турында да онытмагыз.
Эссе көннәрдә косметиканы азрак кулланырга кирәк. Бизәнү тән тиресенең сулавын акрынайта.
Кояшта күп йөрергә туры килсә, махсус крем сөртергә тырышыгыз.
Бүгенге көндә өйдә яисә офиста кондиционер урнаштыру проблема түгел. Әлеге җиһаз бүлмәдәге һаваны кирәкле температурага кадәр суытырга һәм дымлылык дәрәҗәсен дә бер дәрәҗәдә сакларга сәләтле. Ләкин кондиционер кулланганда эссе һавадан кинәт салкын бүлмәгә керергә ярамый. Температура аермасы 6 градустан да күбрәк булырга тиеш түгел.
Кондиционер булмаса, тәрәзәләргә жалюзи куегыз. Урамга чыгар алдыннан аларны ябыгыз.
Ачык төстәге пәрдәләр, тәрәзә пыяласына ябыштырылган яктылык кайтаручы пленкалар да кояш нурларыннан саклый.
Өйгә кайтуга бүлмәне җилләтегез. Дымлылыкны арттыру өчен өстәл, тәрәзә төпләрен юеш чүпрәк белән сөртеп алыгыз.
Салкынча душ керү яки битне, терсәккә кадәр кулларны, аякларны юу эш көненнән соң арыганлыкны бетерергә ярдәм итәр.
Эсселек, бөркүлек тулысынча ял итәргә һәм рәхәт йокларга мөмкинлек бирми. Шуңа күрә йоклар алдыннан бүлмәне җилләтегез, тәрәзәләрне төнгелеккә ачык калдырыгыз. Төнге йокыны ким дигәндә ярты сәгатькә озынайтырга тырышыгыз.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев