Чебиләрнең була төрлесе
Көннәр җылыту белән күпләр тавык-чебеш ала башлады. Чеби алганда, игътибарлы булыгыз.
Без бәләкәй чакта әти-әниләр йөзләгән чеби сатып ала иде. Тавыклар астына йомырка салып та чебеш чыгару гадәте бар иде. Бүген тавык-чебине каян алырга микән дип баш ватасы юк, теләгең булса, өеңә үк китереп бирәләр. Районда тавык-чебеш үстереп сату белән шөгыльләнүче фермерлар да байтак.
Йомырка тавыгы алырга уйлыйсыз икән, иң яхшысы – өч-дүрт айлыкларны алу. Яхшылап тәрбияләсәң, алар бер-ике айдан йомырка белән куандыра башлаячак. Биш айлык чебешнең авырлыгы 1,5 килограмм тирәсе булырга тиеш. Авырлыгы кирәгеннән артык яки ким булган чебеш тиз генә йомырка салмаячак. Беренче елда бу тавыклар 230-260 данә йомырка салалар. Ике ел дәвамында яхшы гына йомырка салсалар, картая башлагач, алар “саранлана”.
Тавык сатып алганда, иң элек аларның тышкы кыяфәтенә игътибар итегез. Тавыкның каурыйлары чиста, шома булырга, тиресе пеләшләнмәскә тиеш. Андыйлар йонны да тиз генә коймый, йомырканы да күбрәк сала. Пычрак каурый шик тудыра: анда эчәк инфекциясе булырга мөмкин. Мәсәлән, тавык кокцидиоз белән зарарланган булса, авырлыгы да кечкенә була, йомырканы да аз сала.
Тавык-чебешнең тиресенә дә игътибар бирегез. Сау-сәламәт кошларның тиресе ачык алсу төстә була, салынып тормый. Саргылт тире тавыкның бавыры авыру икәнлеген күрсәтә.
Кикригенә дә күз салыгыз. Яшь тавыкның кикриге бераз гына үскән һәм кызыл төстә була. Тонык булганын алмагыз. Колак йомшагы матур һәм “алка”лары кызыл булганына өстенлек бирергә кирәк. Сарырак икән, андыйлар начар була. Зур кикриклесе карт тавык булуын аңлата, диләр кошчылар.
Кабарынкы, янып торган күзләр – яхшы тавыкка ишарә. Ә менә эчкә баткан, тонык күзләр – авыру билгеләре. Төчкерү, йөткерү тын юлы авырулары турында сөйли. Сау-сәламәт кошларның эч тирәсе йомшак, күкрәк читлеге киң булырга тиеш икән. Күкрәк сөяге чыгып торса, рахит авыруы булуы бар. Яхшы тавыкның аркасы тигез, аяклары нык һәм туры була.
Машина читлекләрендә кайбер чебешләр чыгам дип тыпырчына. Чебиләрнең активлыгы аларның сәламәт булуын күрсәтә.
Иң мөһиме: тавык-чебиләр сатып алганда, прививка хакында сорарга онытмагыз, мөмкин булса, ветеринар белешмәсен дә карагыз.
Сальмонелла авыруына прививка ясалганмы, беренче чиратта шуны белешегез. Юк икән, мал табибына мөрәҗәгать итегез. Шулай эшләгәндә, гаиләгезне йогышлы авырулардан саклап калырсыз.
Йомырка салу өчен кызыл тавыклар яхшы. Алар ноябрь-декабрьгә кадәр йомырка сала, кышкы чорда ял итәләр. Кызыл тавыкның ите дә, ашы да тәмле була.
Тавыкларны берничә ел асрарга уйлыйсыз икән, Доминант токымлысын сайлагыз. Тиешенчә тәрбия булганда, мондый тавыклар кыш көне дә йомырка салачак. Ун көн чамасы гына туктап торырга мөмкиннәр. Доминант токымлы тавыклар кара төстә була, бераз ак таплары бар.
Ак тавыклар да йомырканы яхшы сала. Ләкин алар суыкны авыр кичерә.
Тавык-чебешләр өчен яшәү шартларын алыштыру – стресс. Гадәттә сату өчен үстерелгән чебешләрне азык өстәмәләре белән тукландыралар. Шуңа алар, йорт шартларында асрый башлагач, бераз хәлсезләнәләр, урам һавасын авыр кичерәләр. Яңа кетәклеккә ияләшү бер айга сузылырга мөмкин. Бу чорда чебешләрнең ризыкларына аскорбин яки янтарь кислотасы кушарга кирәк. Бер ризыктан икенчесенә күчү дә акрынлап барырга тиеш. Шуңа беренче вакытта алар гадәтләнгән коры ризык бирергә тырышыгыз. Берәр атнадан соң, чиратлаштырып, йорт ризыгын да бирә башларга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев