Чәй эчәбез бал белән
Татар халкында бал элек-электән зиннәтле чәй ризыгы саналган. Аны бик кадерле кунаклар килгәндә генә табынга чыгарганнар.
Бүген ярминкәләрдә дә, умарта тотучыларда да бал ел дәвамында сатыла. Аның нинди генә төрләрен сатмыйлар! Сыйфатлы бал сайлап алу – үзе бер сәнгать. Балның өлгергәне, төрле кушылмаларсыз булганы гына сыйфатлы.
Балның химик составы бик катлаулы, ди белгечләр. Анда Менделеев таблицасындагы барлык элементлар да диярлек бар: алюминий, хлор, кремний, цинк, осмий, бром һәм башкалар. Бал составында витаминнар һәм аминокислоталар да җитәрлек: А, В (В1, В2, В6), С, Е, РР, К витамины группалары, пантотен кислотасы һәм башкалар.
Иң популяры – юкә балы. Ул иң файдалы бал булып санала, чөнки көчле антибактериаль үзлеккә ия, тын юлларын һәм ашкайнату системасын дәвалау өчен юкә балы уңышлы кулланыла.
Караңгы төстәге карабодай балының үзенә генә хас төсе һәм исе бар. Ул витаминнарга һәм микроэлементларга бик бай. Бактерицид үзлекләре дә билгеле. Аны ашказаны-эчәк тракты авыруларын дәвалауда да киң кулланалар.
Көнбагыш балында бик күп элементлар һәм аминокислоталар бар. Ул тамак, үпкә авыруларын дәвалау өчен файдалы, диләр.
Кандала үләне (донник) балында кумарин бар. Ул канны сыегайта һәм инфаркт белән инсультны кисәтә, ди белгечләр. Шуңа йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләргә табиблар әлеге балны даими кулланырга киңәш итә.
Бал сатып алганда, аның берничә сыйфатына игътибар бирергә кирәк. Иң мөһиме – ис. Балдан берни белән чагыштырып булмый торган һәм башка җирдә дә очрамый торган үзенчәлекле ис килә. Ә эссенцияне жәлләмичә өстәгән балдан химик ис килә. Ул шикәр сиробы кебек иссез булырга да мөмкин.
Балның куелыгы да игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Бал җыю вакытында һәм яңа аертылганда, ул сыек була. Сыйфатлы бал кашыктан нечкә җеп кебек агып төшәргә тиеш. Өлгергән балга карата “бал гүли” дигән төшенчә куллана умартачылар, ягъни аны агызганда үзенчәлекле тавыш ишетелә: бал тау кебек өелә, савыт өстенә агып китми.
Ясалма продукт кашыктан шактый тиз агып төшә һәм чәчри. Тикшереп карау өчен бер ысулы бар. Балны 3 литрлы банкага салгач, кисәк кенә астын-өскә борырга кирәк: капкач белән продукт арасында шар формасында һава куыгы барлыкка килергә һәм өскә күтәрелергә тиеш. Шулай булмаса яки куык урынына нечкә генә кыл барлыкка килсә, балга сироп яки башка продукт кушылган булырга мөмкин.
Бал алганда, аның төсенә дә күз салыгыз. Балның табигый төсмерләре – ачык сарыдан кара-көрәнгә кадәр. Ярминкәләрдә сатылучы ак төс һәм балның каймакка охшаш булуы шикләндерергә тиеш. Аңа коры сөт һәм башка химик компонентлар кушылган булуы мөмкин.
Югарыда билгеләп үткәнчә, балның өлгергәне генә әйбәт була, чөнки кортлар аңа бозылырга ирек бирми торган матдәләр өсти. Өлгермәгән балда су күп була. Моннан тыш ул начар саклана.
1 литр әйбәт балның авырлыгы 1,4 килограммнан ким була алмый. Корырак елларда хәтта 1,5 кило да булгалый. Балның күләменнән авырлыгы никадәр зуррак булса, шуның кадәр яхшырак. Артык очсыз бәядәге балга кызыкмагыз! Балны үзегез белгән, таныш умартачылардан гына алыгыз.
Бал бары тик салкынча, караңгы урында гына яхшы саклана. Кояш нурлары төшеп торган урында бал тәмен һәм файдалы үзлекләрен югалта.
Балның утыруыннан куркырга кирәкми, ди умартачылар. Сыйфатлы бал гына утыра. Шунысы да бар: бал җиргә никадәр якынрак урнашса, шуның кадәр тизрәк утыра һәм, сихәтле матдәләрен җуймыйча, яхшырак саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев