Балык тотабыз: июльдә яхшы чиртә торган балыклар
Июль ахыры – җәйнең иң кызыклы чорларының берсе, балык тоту өчен аеруча уңышлы вакыт
Сулыклар җылынып бетә, балык активлаша, ләкин шул ук вакытта җимне сайлап кына каба.
Бу чорда балыкларның үзенчәлекләрен белү, дөрес җиһазлар һәм җим сайлау өчен киңәшләр «Краснокамские зори» сайтында чыкты.
Июль ахырында нинди балык чиртә?
Чуртан (щука) – иртән һәм кич актив рәвештә ауга чыга. Камышлыкта, агач корылмалары тирәсендә, күләгә төшкән урыннарда очрый.
Алабуга (окунь) – көн дәвамында яхшы чиртә. Су төбе тигез булмаган урыннарда, куаклар һәм камышлар янында булырга ярата.
Корбан балыгы (лещ) – кич һәм төнлә активлаша. Аны тирәнлектә, чокырларда, су баскан агачлар янында эзләгез.
Кәрәкә (карась) – ул гел чиртә, ләкин сабырлык һәм җим кирәк. Тыныч, камыш баскан, төбе ләмле булган сулыкларда яши.
Чабак (плотва) – көн дәвамында актив. Аны агымлы, суүсемле урыннарда очратырга була.
Карабалык (линь) – җылы яратучы балык, июль ахыры – аны тоту өчен иң яхшы вакыт. Камыш арасында, агач ботаклары янында, ләмле урыннарда яши.
Җәен (сом) – төнге ерткыч. Кич һәм төнге сәгатьләрдә төптә тота торган җайланмалар белән аулыйлар.
Июль ахырында нәрсә белән тотарга?
Чуртан – воблерлар, калкавычлы блесналар, вертушкалар, шулай ук тере җим кулланыла.
Алабуга – воблерлар, вертушкалар, силиконнан эшләнгән җимнәр, тере җим белән тоталар.
Корбан балыгы – төптә тота торган җайланма (донка) белән, җимнәр ярдәмендә тоталар. Җим: озынборын личинкасы (мотыль), суалчан, опарыш, кукуруз, борчак.
Кәрәкә – калкавычлы яки төптә тота торган җайланма белән, җим кирәк. Җимнәр: суалчан, озынборын личинкасы, опарыш, манный ярмасы, камыр.
Чабак – калкавычлы кармак белән, җим кулланып. Җим: озынборын личинкасы, суалчан, камыр, манный, солы ярмасы.
Карабалык – төптә тота торган җайланма яки калкавычлы кармак белән. Җимнәр: озыборын личинкасы, опарыш, суалчан, манный, солы ярмалары.
Җәен – төптә тота торган җайланма белән, тере җим – бака, суалчан, балык кисәге кулланыла.
Фото – «Интертат» сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев