Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бака яфрагының файдасы

Хәтерлисезме, бала вакытта сәпидтән егылсак, агач башыннан төшкәндә аякны сыдырсак, кан саркыган ярага төкерекләп бака яфрагы ябыштырып куя идек

Чынлап та, кан агуы да бик тиз туктый, ярасы да тиз төзәлә торган иде, үлекләп, шешеп тә интектермәде.

 Бака яфрагының шундый бер үзлеге бар, бу инде лабораторияләрдә расланган – ул тән тиресе күзәнәкләрен бик тиз үстерә, яраларны тиз бөтәйтә һәм канны туктата. Борынгылар бигрәк белемле булганнар икән, дим, бу хакта бернинди тикшеренүләрсез дә белгәннәр.

 Бака яфрагы – иң көчле табигый антибиотикларның берсе. Ул организмдагы төрле ялкынсынуларны дәвалый. Ялкынсыну кайда булса да – ашказанындамы, эчәклектәме, үпкәләрдәме, тын юллары, тамак төбендәме – барысын да баса.

 Халык медицинасында бака яфрагын суда төнәтеп, ютәлне дәвалаганда эчәләр.

 Тән тиресендәге авыруларны дәвалаганда кулланыла. Дәвага бирешми торган псориаздан шифасы бар. Кычытынуны бетерә.

 Ангинаны да бака яфрагы төнәтмәсе белән дәваларга мөмкин.

 Борынгы халык имчеләре аның белән туберкулезны һәм үпкә яман шешен дәвалаган.

 Бака яфрагы дымлы урыннарда гына үсә. Чишмә буйларында, уртасына су җыелып тора торган юл кырыйларында. Русча «подорожник» дип аталуы да шуннан. Чыланса, бака яфрагының орлыклары ябышкакка әйләнә һәм кешеләрнең аяк киемнәренә ияреп, юл буйлап тарала. Ә татарлар аны су буенда үскәнгә күрә бака яфрагы дип атый.

Бака яфрагын чәчәк ата башлаганнан алып, яфраклары корыганчыга кадәр җыярга була.

Бака яфрагының судагы төнәтмәсе болай әзерләнә: 2 аш кашыгы кипкән һәм вакланган бака яфрагына 200 мл кайнап суынган су коеп, сулы савыт эчендә 30 минут акрын гына төнәтәләр. Аннары 10 минут суытып, сөзәләр. Көненә өч тапкыр ашарга 15 минут кала 1-2 аш кашыгы эчәләр. Бака яфрагын озак эчәргә була, ул агулы үлән түгел.

Игътибар!!! Бака яфрагын әчелеге югары гастрит вакытында кулланырга ярамый. Ул эчелекне тагын да арттыра. Әчелек югары булганда ашказаны кыздыра, әче китерә. Башта тикшеренегез, үзегезгә зыян китерә күрмәгез.

Лилия Гәрәева

Чыганак: Бакча. Йорт. Рецептлар

Наилә Нәбиева фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев