Авылныкымы, кибетнекеме – кайсын сайларга?
Сөт ризыклары ассортименты зур. Заводта эшкәртелү үткән сөт ризыклары белән бергә фермерлар продукциясе дә тәкъдим ителә
Татар халкы гомер-гомергә каты итеп ясалган чәйгә сөт салып тәмләп эчәргә ярата. Яңа сауган җылы сөт тәнгә шифа, көч бирә дип исәпләнгән. Бүген сәүдә нокталарында сөтнең ниндие генә юк. Кайберләре ярты ел буе әчемичә сакланырга, кайсылары ике-өч көндә үк яраксызга әйләнергә мөмкин.
Сөтнең пастеризацияләнгәне, ультрапастеризацияләнгәне һәм стерильләштерелгәне була. Кайсы яхшырак? Сөт алганда, аның тышлыгындагы “ГОСТ 31450” дигән язу булуына игътибар итегез. Ул – продуктның сыйфатлы булуын күрсәтүче билге. “ГОСТ” билгесе белән тәкъдим ителгән сөттә аксым югары дәрәҗәдә була һәм ул кимендә 3 процент тәшкил итә, “ТУ” яисә “СТО” билгесе белән сатылганында әлеге күрсәткеч азрак, нибары 2,8 процент булырга мөмкин.
Пастеризацияләнгән сөт – 70 градус чамасы җылылыкка җиткерелеп эшкәртү үткән продукт. Мондый температурада ул файдалы үзлекләрен югалтмый, зарарлы бактерияләр юкка чыга. Болай эшкәртелгән сөттә барлык уңай сыйфатлар да саклана, әмма аны суыткычта тотарга кирәк. Кагыйдә буларак, аның әчемичә саклану вакыты 10 тәүлеккә кадәр бара.
Ультрапастеризацияләнгән сөт – бик югары температурада, әмма 137 градустан да ким булмаган эсселектә берничә секунд кына җылытылган продукт. Шушы кыска вакыт эчендә һәм югары температурада сөттә булган барлык бактерияләр дә диярлек юкка чыга. Мондый сөт стериль дип исәпләнә һәм 25 градустан да югары булмаган температурада 6 айга кадәр сакланырга мөмкин.
Стерильләштерелгән сөт – сәнәгать эшкәртүе белән бәйле стериль продукт, анда бернинди бактерияләр дә юк. Ул да югарыда телгә алынган шартларда ярты елга кадәр сакланырга сәләтле.
Сөт фаянс, пыяла яисә эмаль савытта караңгы урында яхшы саклана.
Сөт, каймак, кефирны суыткычның өске шүрлегендә, парга әйләндергечкә якынрак урында тотарга кирәк.
Бүген авылларда яшәүчеләрнең дә күбесе сөтне сатып ала. Кибеттән түгел, сыеры булган авылдашларыннан яки туганыннан. Шәхси куллардан сөт яисә сөт ризыклары алганда, аларның санитар таләпләргә туры китереп эшкәртелүе мөһим. Шуңа сөтне бары тик үзегез яхшы белгән һәм сыналган сатучылардан гына алырга тырышыгыз.
Бүгенге көндә сыер сөтеннән баш тартып, кокос, миндаль сөтен генә кулланучылар, ягъни дөрес туклануга өстенлек бирүчеләр бар. Кокос, миндаль, соя сөтләре арасында иң файдалысы – кокос сөте, ди белгечләр. Ул витаминнарга, микроэлементларга бай, май тарката торган үзлеккә ия. Канда холестерин һәм шикәр күләмен киметә, гормональ фонны тәртипкә сала. Фигураны яхшырту өчен дә кокос сөте эчәргә кирәк, диләр диетологлар.
Бары тик кәҗә сөтен генә кулланучылар да бар. Кәҗә сөте онкологик чирләрдән интегүчеләр өчен файдалы. Химия терапиясе алганда һәм аннан соң 10-15 көн буе кәҗә сөте эчәргә киңәш итә табиблар. Сөяк сынганда, кәҗә сөте сөяк тукымаларының тизрәк ялгануына булыша. Кәҗә сөтендә тимер, сыер сөтенә караганда, 1,5 тапкыр күбрәк. Шул ук вакытта кәҗә сөте өч тапкыр җиңелрәк үзләштерелә. Аллергия белән интегүчеләр дә күп вакыт кәҗә сөтен куллануга күчә, чөнки анда аллергия китереп чыгаручы альфа-1s-казеин матдәсе юк.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 23 май саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев