Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Җәйнең яме – җиләктә

Җир җиләге җыюның да үз хикмәте бар

Җәй җитсә, җиләк-җимеш өлгерүен көтеп алабыз. Җир җиләген кибеттән табармын, димә. Фермерлар аны үстерергә өйрәнмәде әле. Хәер, кирәк тә микән. Табигатькә чыгып, ашъяулык кадәрле җирдән дә кып-кызыл җиләкне, Тукайча әйтсәк, “күз ачып йомганчы җыярсың бер чиләк”.

Авылда яшәп, җир тулып яткан сыйны ничек җыймый түзәсең? Хатын-кызларның гына түгел, байтак ир-атның да яраткан шөгыле ул – җиләк җыю. Элек кызларның уңганлыгы, өлгерлеге җыйган җиләгенең күплегеннән бигрәк, эре, пешкән булуына һәм чиста итеп җыелуына карап бәяләнгән. Шикәр байлык булып саналган вакытта әбиләребез җиләкне җыеп сүрән мичтә киптергән.

Тумышы белән Минзәлә якларыннан булып, бүген Симәк авылында гомер итүче Фәйрүзә Насирова яшь чагында җиләк җыйган вакытларын сагынып сөйли.

– Дөньяны онытып, рәхәт итеп җыя идек җиләкне. Аны җыйганда, күзгә бары тик җиләк кенә күренә. Йокларга ятып күзләрне йомгач та җиләк күреп ятасың. Без 15 километр җәяүләп Түреш урманына йөрдек. Хәзер дә исем китә: каян көч-дәрт алганбыздыр?! Иртән малларны көтүгә озатып, фермага чыгып китеш иде бит. Анда эш беткәч, өйгә дә кайтып тормыйча, берничә телем ипи белән ике кыяр ала идек тә җиләккә китә идек. Чиләкне тутырмыйча кайту юк. Кич буена аны чистартасың (мин менә шул “чөмләнгәнен” яратам). Аннан төне буена аны кайнатасың. Авыр булса да зарланмадык, сөенечле мәшәкать бит! Безнең якларда әрәмәләрдә кара бөрлегән, карлыган күп булды. Шикәр булмаганда, әниләр аннан как коя, киптереп, Коръән ашларына җимеш суы әзерли иде, – ди ул.

Фәйрүзә апаның кайнатма ясау ысулы гади.

– Җиләкнең баллы булу-булмавына карап, 1 килограмм җиләккә 1-1,3 килограмм шикәр комы кушып ясый идем. Башта шикәрне аз гына су салып үтә күренмәле булганчы эретәм, әз-әзләп шуңа җиләк салам, кайнап чыккач, тагын 1-1,5 сәгать кайнатам да банкаларга тутырып куям. Хәзер инде ерак барасы юк, җиләк бакча артында ук үсә. Күңел булганчы җыеп алып кайтам, киленем кайната, – диде Фәйрүзә апа.

Җиләктән как та бик тәмле була. Элек какны әни-әбиләребез кояшта киптерәләр, без бала-чагага аны кошлар килеп пычратудан, сибәләп киткән яңгыр чылатудан сакларга кушалар иде. Җаваплылык та тәрбияләнгән инде шуның белән. Күз дә алмый идек шул каклы куна тактасыннан. Шул эш арасында уенга да вакыт кала иде. Какны гына онытма. Әле ул бер генә көндә кибәмени?! Калынрак ягылган булса, ике, өч көн дә кирәк була. Хәзер инде кояшта киптереп интегәсе юк. Газ плитәсендәге су парына куелган табада бик яхшы кибә, катып китми. Җилләтү системасы булган махсус җимеш киптергеч аппаратлар да эшне җиңеләйтә. Туңдыргычта урыны җитәрлек булганнар кайнатма, как ясап та тормый, шул килеш катыра. Кемдер иттарткычтан чыгарып, кемдер блендер белән ваклап, кемдер төеп шикәр комы белән болгата. Аз гына җылытып, вак тишекле иләк аша сөзгәннән соң калган җимеш төбен дә туңдыргычта катырып яисә киптереп чәйгә салу өчен әзерләп куйган хуҗабикәләргә ничек сокланмыйсың?! Җәйнең күпме витамины кышка әзер була! Халык арасында җир җиләген куертылган сөт яисә бал белән бутап куеп та кышка әзерләү ысулы популярлашты. Кемгә ничек ошый, шулай ясый. Кайнатма әзерләгәндә, желе ясалуда катнашучы, кайнатманы куерак итүче пектин матдәсе күп булган күбекне бетерү ысулын да уйлап таптылар. Элек әниләребез аны җыеп җәфа чиксәләр, хәзер кечкенә генә кисәк атланмай салып күбектән котылып була. Кайнатма куерак та була. Әмма өйдә әзерләгән сөт өсте ярамый, кибетнеке яхшырак икән.

Быел җиләк күп, яңгырлар мулдан булды. Пешмәгән килеш тә өлгергәне күп. Кояшлы көннәр “кинәнеп” кып-кызыл җиләкләр җыярга мөмкинлек бирә. Иренмә генә. Җир җиләгенең тәме үзгә, башка җиләкләргә охшамаган. Болын-урманнарда үскән җир җиләге файдалы да. Анда В төркеме витаминнары, тимер күп. Ул көч кертә, иммунитетны ныгыта. Шул ук вакытта җир җиләге кайбер кешеләргә аллергия дә бирергә мөмкин. Табиблар авырлы хатын-кызларга да аны чамасын белеп кенә кулланырга киңәш итә.

Кояш энергиясен үзенә туплаган яфрагын халык элек-электән чәйгә кушарга ярата. Аны июнь, июль айларында кисеп җыялар. Караңгы һәм яхшы җилләтелә торган урында киптерәләр. Бары тик яшел яфраклар гына файдалы.

Айгөл Әбүбәкерова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев