Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Җәйге аллергия

Аллергия вакытында хәлне җиңеләйтү өчен киңәшләр.

Җәйнең иң матур чагы! Әмма кайберәүләр әлеге чорны куркып көтә. Сәбәбе – аллергия. Аллергиядән интегүчеләр өчен авыр чор башлана. Үсемлекләр чәчәк аткан чорда күпләр күздән яшь агудан, төчкерүдән, томау төшүдән зарлана.

Аллергиядән интегүчеләргә яз башында каен, имән, өрәңге, зирек, чикләвек, талның серкәсе бәлагә әйләнә. Бу май ахырына кадәр дәвам итә. Аннары үлән сезоны башлана. Болын, газон үләннәре июльгә кадәр чәчәк ата. Июль ахырында аларны чүп үләннәре – әрем, алабута алыштыра. Кайберәүләрдә бер сезонда өч тапкыр аллергия күзәтелергә мөмкин. Каен серкәсенә дә аллергия була.

Сезонлы аллергиядән интегүчеләргә аллергия чыгаручы үсемлекләр янында йөрүне киметергә, туклануны үзгәртергә кирәк. Бу вакытта җиләк-җимеш, чикләвек, бал ашарга ярамый. Даими рәвештә душ керергә киңәш ителә. Табиб кушкан дару препаратлары белән дәваланырга, спрейлар, тамчылар кулланырга онытмагыз.

Җилле көнне чәчәк серкәләре тизрәк тарала, яңгырлы көндә аларның көче кими. Шуңа күрә аллергиядән интегүчеләргә урамга кичке якта, җил тынгач һәм яңгырдан соң чыгу отышлырак булыр.

Чәчәк серкәсенә аллергия булса, урамнан кергәч, душта коенып чыгарга киңәш ителә.

Борынга кия торган махсус фильтрлар да кулланырга мөмкин.

Аллергия булганда үләннәр белән дәвалануны кичектереп торырга кирәк. Ромашка, бал, каен бөресе һәм башка үләннәр салып ясалган төнәтмәләр хәлне тагын да катлауландырачак.

Агачлар, үсемлекләр чәчәк аткан чорда аллергия башланган кешеләргә бүлмәләрне җилләтергә киңәш ителми. Һавадагы тузанны су ярдәмендә җыючы махсус җайланмалар бар. Бүлмәне җилләтеп булмаганда, шуларднан файдаланырга була.

Йорт тузанына аллергиясе булган кешеләргә, киресенчә, бүлмәләрне даими рәвештә җилләтеп, дымлы чүпрәк белән тузанны сөртеп торырга киңәш ителә.

Урамнан кергәч борынны кайнатып суытылган җылымса су белән көненә 3-4 мәртәбә юдыру да файдалы булачак.

Даруларны фәкать табиб белән киңәшләшкәч кенә эчәргә мөмкин.

Фото – Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев