Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Аяк киеме дә тәрбия сорый

Аяк киемен саклау буенча лайфхаклар

Җәй көне аксыл төскә өстенлек бирәбез. Мондый аяк киеменең бер кимчелеге бар – тиз пычрана. Аяк киемен саклау буенча лайфхаклар.

Аяк киеме эчендәге табанча нык пычранмаган булса, мицелляр су булыша. Мамык кисәген мицелляр су белән чылатып табанчаны ышкырга кирәк. Ул магнит кебек пычракны үзенә җыя. Шул рәвешле аяк киемендәге тир исен дә бетерергә мөмкин.

Тагын да үтемлерәк чара да бар – димексид. Ул даруханәдә сатыла. Аяк киемен аның белән дә чистартырга була. Аксыл табанчадагы бармак эзләрен, каралган урыннарны ул бик яхшы чистарта. Шуны истә тотыгыз: димексидны паркетка, ламинатка, буялы өслекләргә тамыза күрмәгез, димексид аларны эретә.

Кайчак аяк киеме кыра башлый. Аякны кырмасын өчен юка астар (прокладка) кулланырга мөмкин. Аны бөтен килеш үкчәгә каплап, җайлап кына аяк киемен кисәгез (астар аяк киеменә ябыштырыла), проблемадан котылырсыз. Лейкопластырь да кулланып була, ләкин бу ысул отышлырак.

Яңа алган аяк киеме кырса, аякның шул урынына гигиеник помада сөртеп карагыз. Аны сумкада йөртергә дә җайлы. Помада урынына коры дезодорант та сөртә аласыз, ул да ярдәм итә.

Туфли аякны кырып, тиресе суелса, җылы суга берничә тамчы марганцовка тамызып, аякларыгызны шуңа тыгып утырыгыз. Марганцовка суелган урыннардагы микробларны юк итә, җәрәхәт чиләнми һәм бик тиз төзәлә.

Аяк киеменең сыйфатын һәм формасын саклау өчен кигәндә махсус калак кулланыгыз. Бу ысул үкчә җөе аерылып китмәсен өчен яхшы, аяк киеменең формасын да саклый.

Аяк киемен саклап тоту өчен төрле кремнар, сиптергечләр дә бар. Аларны аяк киеменең материалына карап кулланыгыз.

Ис килмәсен, аяклар тирләмәсен өчен аяк киемен дөрес сайларга кирәк. Шуны истә тотыгыз: табигый материаллардан ясалган аяк киемендә аяклар “сулый”, димәк, исләнми.

Ис барлыкка килмәсен өчен:

  •   аяк киемен яланаяк кимәгез, киҗе-мамык тукымадан тегелгән оеклар әйбәт;
  •   аяк киеме табанчасы (стелька) һәм эчке өлеше табигый материалдан булырга тиеш;
  •   һәр сезонга ике пар аяк киеме алыгыз, аларны алмаш-тилмәш киеп, һәрберсен җилләтеп, киптереп торыгыз;
  •   аяк киеме эчендәге исне бетерү өчен аларны дөрес итеп чистартырга кирәк. Тир исле түгел, ул аяк киемендә бактерияләр үрчү аркасында исләнә;
  •   аяк киеме табанчасын аена бер тапкыр булса да алмыштырыгыз;
  •   ике атнага бер тапкыр антисептик белән эшкәртегез, аяк киеме эченә махсус дезодорант сибегез;
  •   коры көннәрдә аяк киемен балконга яки һавага чыгарып киптерегез, ләкин кояш нурлары астына куймагыз;
  •   аяк киемен табанчасын алып, эченә әйбер тутырмыйча, тукыма капчыкка яки картон тартмага салып саклагыз;
  •   гөмбәчекләр булмасын өчен аяклар өчен дезодорант кулланыгыз. Аяк тиресен үлгән күзәнәкләрдән чистартып торыгыз, моның өчен махсус пемза яки башка җайланма кулланырга мөмкин. Мөмкин булганда, аякны көненә 2-3 тапкыр юарга кинәш ителә.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев