Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эшмәкәрлек

Татарстанда 264 яшь һәм социаль эшмәкәр грант алуга гариза тапшырган

73 гариза социаль предприятиеләрдән, 191 яшь эшмәкәрләрдән (25 яшькә кадәр) килгән.

Татарстанда яшь һәм социаль эшкуарлар өчен грантларга 264 гариза кабул ителде.

73 гариза социаль предприятиеләрдән, 191 яшь эшмәкәрләрдән (25 яшькә кадәр) килгән.

Грант нәтиҗәләре агымдагы елның ноябрендә игълан ителәчәк.

Грантлар суммасы 100 000 сумнан 500 000 сумга кадәр тәшкил итә, финанслау шарты Бер шарт бар: эшмәкәр проект хакының кимендә 25 процентын финанслашырга тиеш. Грант акчасын бизнес-проектларны гамәлгә ашырганда бина арендалау яки ремонтлау, җиһазлар яки транспорт чарасы сатып алу һәм башка шундый максатларга юнәлтергә ярый.

Гаризалар 24 августтан 22 сентябрьгә кадәр "Минем бизнес" үзәгендә кабул ителде. Грантка дәгъва итү өчен «Минем бизнес» үзәгенең белем бирү программаларында катнашу да шарт булып тора.

Социаль һәм яшь эшкуарларны үстерү буенча укыту өч ай дәвамында үткәрелде.119 эшмәкәр 47 миллион сумлык дәүләт грантлары алды.

Грантларга гаризаларны +7(843)524-90-90 телефоны буенча яки "Минем бизнес" үзәгенең "Кайнар линиясе" аша җибәрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев