Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эшмәкәрлек

“Агромастер” тәҗрибә бүлеште (Фоторепортаж)

Республиканың авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче эшмәкәрләре семинарга җыелды.

Районда крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе Советының күчмә утырышы узды. Республиканың төрле районнарыннан килгән кунакларны район башлыгы Альберт Хуҗин һәм “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов каршы алды.
Кунаклар политехника техникумында очрашты. Техникум җитәкчелеге уку йортының эшчәнлеге белән таныштырды. “Агромастер” җитештерү компаниясендә кунакларны биредә җитештерелүче авыл хуҗалыгы техникасы белән таныштырдылар. Эретеп-ябыштыру, агрегатларны җыю, лазер белән эшләү цехларын, традицион, классик, катнаш чәчкечләр һәм культиваторларны җитештерү процессын күрсәттеләр. Кунаклар 360 ат көчле “Т-360” тракторы һәм яңа җыела башлаган 500 ат көчле тракторны да карады.
– “Агромастер”да бик күп запас частьләр ясыйлар икән. Безгә кирәкле запас частьләр дә бар. Ерак ара түгел, заказ ясарга ниятләп торабыз, – ди Сарман районыннан килгән фермер Фәнзәт Хәбибуллин.
“Агромастер” компаниясендә импортны алыштыру буенча зур эш башкарыла. Кайчандыр Германиядә җитештерелгән чәчкечләргә запас частьләр ясый башлаганнар. Бу район өчен дә бик файдалы. “Агромастер” компаниясе бик күп эш урыннары бирә, салым базасын тулыландыра. Илгиз Исламов социаль программаларда да ярдәм итә. 
– Крестьян-фермер хуҗалыклары өчен бу семинар бик файдалы! Үзебездә җитештерелгән агрегатлар чит илнекенә караганда яхшырак та, очсызрак та. Хәзерге вакытта бездә импортны алыштыру, ягъни чит илләрдән кертелгән товарларны үзебездә җитештерү буенча эш бара. Очрашу һәркем өчен файдалы булыр һәм бу тәҗрибәне киләчәктә киңрәк таратырбыз, дип уйлыйм, – ди “Агромастер” компаниясенең Татарстандагы вәкиле Наил Мәкъсутов.
Семинарның пленар өлеше район мәдәният йортында узды. Утырышны Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров ачты һәм семинарны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. Район башлыгы Альберт Хуҗин авыл хуҗалыгында эш барышы турында сөйләде. 
– 2022 ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы өлкәсендә район республикада алтынчы урынны били, кошчылык буенча – беренче урында. Семинарның “Агромастер” базасында оештырылуы юкка гына түгел. Илгиз Исламов – яңалыкка омтылып эшләүче җитәкче. Районда беренчеләрдән булып ноу-тилл технологиясен ул куллана башлады. Тәҗрибәсе зур, эшне киңәшләшеп башкарабыз. Фермерлар ассоциациясе семинарын без беренче тапкыр үткәрәбез, чөнки башкаларга күрсәтерлек яңалыкларыбыз бар, – диде район башлыгы.
Семинарның темасы “Агромастер” компаниясенең импортны алыштыру программасы кысаларында җитештерелүче туфрак эшкәртү техникасы һәм чәчү комплексларының яңа линиясе белән танышу” дип күрсәтелгән иде. “Агромастер” компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. 
– Без икмәк үстерүдә очсызрак булган технологияләргә өстенлек бирәбез. Шактый еллар җирне сөрмибез, тырмаламыйбыз, культиваторлар гына кулланабыз. Пар җире калдырып, аны 7-8 тапкыр эшкәртәбез. Ашлама кертүне чәчү алдыннан гына башкарабыз. 10 мең гектар җиребез бар, аны тулысынча үзебездә җитештерелгән чәчү комплекслары белән эшкәртәбез, – диде Илгиз Исламов. – 250 төр техника җитештерәбез. Сарманда, Яр Чаллыда филиалларыбыз эшли. Көненә 5-6 агрегат ясыйбыз, бу – елга 1300-1500 агрегат җитештерелә, дигән сүз. Без “Татарстанныкын сатып ал” девизы белән яшибез. 
ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Хоменко мәгълүмат җиткерде, органик авыл хуҗалыгына һәм экологик чиста продукция җитештерүгә күчүнең төп юнәлешләре турында сөйләде. 
– Мөслим районында шундый зур компания эшләвенә гаҗәпләндем. Элек без техниканы Белоруссиядән һәм башка төбәкләрдән кайтарта идек. Баксаң, Мөслимнән дә алырга була икән бит! Бу семинар миңа бик ошады, – ди Балтач районынында ит эшкәртү белән шөгыльләнүче “Балкыш” кооперативы рәисе Азат Дәүләтшин.

Наилә Сәлахова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев