Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Эшмәкәрлек

26 майда Россия эшмәкәрләре көне билгеләп үтелә

Эшмәкәрләр табыннарыбызның муллыгын, әйләнә-тирәбезенең төзеклеген тәэмин итүгә, яңа эш урыннарын булдыруга зур өлеш кертәләр

Район эшмәкәрләренең эшчәнлеге хакында Башкарма комитетның территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Ләйсән Кәримова белән сөйләштек.

– Ләйсән Марселевна, бүгенге көндә районда күпме эшмәкәр теркәлгән? Алар нинди юнәлешләрдә эшли?

– Эшмәкәрлек җәмгыятьнең социаль тотрыклылыгына, бюджетны тәшкил итүче салым керемнәрен арттыруга, яңа эш урыннары булдыру юлы белән халыкның мәшгульлеген тәэмин итүгә ярдәм итә. Эшмәкәрләр хезмәт күрсәтмәгән бер генә тармак та юк. Районыбызда 506 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән, шуларның 404е – шәхси эшмәкәрләр, 102се – юридик затлар, алар җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять буларак эшли. Эшмәкәрләрнең күпчелеге сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш, күпләп һәм ваклап сату юнәлешләрендә үз эшләрен алып бара.

– Эшмәкәр булып теркәлү, үз эшеңне башлау өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә, нәрсә эшләргә кирәк?

– Үз эшеңне башлау өчен тиешле законнарны өйрәнергә, эшчәнлек юнәлешен билгеләргә һәм кирәкле документлар әзерләргә кирәк. Аннан әзер документларны теркәү палатасына тапшырып, салым инспекциясендә исәпкә басу, мөһер әзерләү, банкта исәп-хисап счеты ачу һәм предприятиене теркәү турында даими таныклык алу шарт.

Бүгенге көндә үз эшеңне онлайн рәвештә федераль салым хезмәте сайтында, күпфункцияле үзәк аша теркәргә мөмкин.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 23 май саныннан укыгыз.

Фото – Мөслим районы муниципаль порталыннан 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев