Мөслим гимназиясенең «Экодоблесть» отряды «Эковесна-2026» республика бәйгесендә икенче урын яулады
Коллектив диплом һәм чатыр-тент алуга сертификат белән бүләкләнде
«Эковесна-2026» республика экологик конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Ел саен үткәрелә торган бәйге кысаларында Татарстанның иң яхшы муниципаль берәмлекләре, экологик берләшмәләре, белем бирү оешмалары, гаиләләре һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга өлеш кертүче активистлары билгеләнде.
Конкурста Мөслим районы вәкилләре дә лаеклы чыгыш ясады. «Экоберләшмә» номинациясендә Мөслим гимназиясенең «Экокалейдоскоп» берләшмәсе каршында эшләүче «Экодоблесть» экологик отряды (остазлары – Ләйсән Бариева) икенче урынга лаек булды.



Бәйге нәтиҗәләре буенча коллектив диплом һәм чатыр-тент алуга сертификат белән бүләкләнде. Бу уңыш – укучыларның табигатьне саклау юнәлешендәге актив эшчәнлегенә, экологик акцияләрдә катнашуына һәм тирә-як мохиткә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыруына бирелгән югары бәя.




«Эковесна» республика конкурсы ел саен Татарстанның төрле почмакларыннан экологик хәрәкәттә катнашучыларны берләштерә. Бәйгенең төп максаты – экологик инициативаларга ярдәм итү, җәмгыятьтә экологик мәдәниятне үстерү һәм табигатькә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру.
Фотолар - "Экодоблесть" отрядының ВКдагы махсус сәхифәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев