Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Быел Казанда ләм кырларын эшкәртү һәм биологик чистарту корылмасын төзекләндерү төгәлләнә

2024 елда «Экология» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда өч зур төбәк проекты буенча билгеләнгән эшләр төгәлләнәчәк.

Шулай итеп, Казанда биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү, башкаланың биологик чистарту корылмаларын төзекләндерү һәм Саба районы Шәмәрдән авылында нефть калдыклары белән пычранган җирләрнең икенче участогын рекультивацияләү тәмамланачак.

Ләм кырларын рекультивацияләү «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында үткәрелә. ТР Экология һәм табигать байлыклары министрлыгында искәртүләренчә, агым суларны биологик чистарту барышында 100 гектар мәйданны биләп торган ләм кырлары полигонында 50 ел эчендә 4 миллион куб метрга якын калдыклар җыелган. Рекультвация башланганда әлеге объект үзенең проект йөкләнешен күптән инде сарыф итеп бетергән, кайбер участокларда тирәнлеге 8,5 метрга җиткән була. Якында гына Куйбышев сусаклагычы урнашуын исәпкә алганда, бу хәл эчә торган су чыганагы булган елга өчен һәм, гомумән, әйләнә-тирә мохит өчен зур куркыныч тудыра.

Рекультивация эшләре 2021 елда башлана. Бөтен эшләрнең гомуми бәясе 8 млрд 115 млн сумны тәшкил итә. Бүгенге көндә планлаштырылган күләмнең 66 проценты башкарылган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев