Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Эшчәнлеккә йомгак ясалды

«Чиста булачак» Республика яшьләр экологик хәрәкәте җиңүчеләрне бүләкләде.

-  Казанның А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә "Чиста булачак" Республика яшьләр экологик хәрәкәте эшчәнлегенә йомгак ясау буенча  Республика фестивале узды. Мөслим гимназиясенең  "Экодоблесть" һәм Әмикәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең  "Табигатьне саклаучылар"  экологик отряды әгъзалары экологик хәрәкәт үсешенә шәхси өлеш керткәннәре һәм табигатьне саклау чараларында актив катнашканнары өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Отрядлар җитәкчеләре Ләйсән Бариева  һәм Динара Мөбарәкова, Мөслим гимназиясе отряды активисты Адилә Ханнанова   яшьләр экологик хәрәкәтенең Рәхмәт хатларын һәм бүләгеналдылар.
Шулай ук фестивальдә "Яшел команда" экологик берләшмәләренең республика конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде.  Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең  "Табигатьне саклаучылар" экологик отряды 3 нче урынны алып, экология һәм табигый ресурслар министрлыгының дипломы һәм яшьләр экология хәрәкәтенең бүләкләренә лаек булдылар, - дип язалар мәгариф идарәсеннән.

Фото  - мәгариф идарәсеннән


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев