Җылы оя (унынчы бүлек)
Мулланур белән Дамирәнең башлы- күзле булулары исенә төшсә, бар курыкканы урыс кешесенә туры килмәгәйләре, үзебезнең татар кызы, татар егете очраса иде дип теләде.Мәскәүдә ничек татар очратырлар, урыс арасында?
Роза Хәбибуллина.
Җылы оя
Повесть
ЛӘЙЛЕБӘДӘР МӘСКӘҮГӘ БАРА
Мулланур белән Дамирәнең башлы- күзле булулары исенә төшсә, бар курыкканы урыс кешесенә туры килмәгәйләре, үзебезнең татар кызы, татар егете очраса иде дип теләде.Мәскәүдә ничек татар очратырлар, урыс арасында?
Ләйлебәдәрнең бу теләкләре дә фәрештәнең”Амин!”дигән чагына туры килде.Мулланур Фирүзә исемле башкорт ягыннан килгән татар кызына өйләнде.Дамирәгә Гаяр исемле мишәр егете гашыйк булды!
Ләйлебәдәр бу яңалыкларны хат аша гына белеп торды. Кызының да , улының да әнкәләренә тормышларын , гаиләләрен, балаларын күрсәтәсе, хөрмәтләп кунак итәселәре килде.
***
- Әнкәй , мин сине алырга кайттым. Дамирә дә сине бик сагынды.Безнең тормышны , балаларны күргәнең дә юк бит әле-дип, әйтми- нитми Мәскәүдән Мулланур кайтып төште!
Зифа белән Мөхәммәтнур” ялт!” итеп бер – берсенә карадылар.Алар әнкәләреннән башка яшәүне күз алдына да китермиләр, балаларны калдырып, иртә таңнан берсе мастерскойга, икенчесе фермага китә. Ләкин бу турыда бер сүз дә әйтмәделәр. Ләйлебәдәр Мәскәүгә китәргә бик тиз генә ризалашмады.Зифа күптәннән сатучылыкны ташлап, сыер саварга кергән иде.Ишәйделәр: килене дүртенче бәбәен тапты. Ләйлебәдәр килене өчен дә, балалар өчен дә борчыла, алардан да бигрәк Мөхәммәтнур турында уйлый : бала- чага мәшәкате белән, аңа карау җитмәс, авыр эштәге ирне җүнләп ашатмасаң, тәрбияләмәсәң, хәзер өшәнер. Мөхәммәтнурны аерыбырак ашата Ләйлебәдәр: итнең зуррак , майлырак калҗаларын аның алдына куя, ул ярата дип , дүрочмактыр, бәрәңге тәкәседер, камыр ашлары салып кына тора. Зифа ничек өлгерсен ?
-Белмим инде, ничек монда балаларны ташлап китим ? Миннән башка болар нишләрләр ?
- Әнкәй, без дә синең балаларың бит инде...
Бу сүз эшне хәл итте.Ләйлебәдәр үзен гаепле кеше кебек тойды, улына кыенсынып карады .
-Әйе шул ,улыкаем, сез дә минем балаларым, минем газизкәйләрем...
***
Акхуҗада гаҗәеп хәбәр таралды:
-Ләйлебәдәрне алырга Мәскәүдән улы кайткан!
-Китчәли?! Бөтенләйгә китә микән?
-Белмәдем.
-Менәтерәк!Ләйлебәдәр Мәскәүгә китә диген, ә?
-Картлык көнендә рәхәттә яшәп кала инде!
-Кем белсен аны ,кайда рәхәт, Мәскәүдәме, авылдамы ?!
-Әйттең сүз! Мәскәү Мәскәү инде!-диде яшьрәк хатын
-Ай-һай! Авыл корткасына Мәскәүдә ни калган?Яшь чагы түгел бит!Монда Мөхәммәтнур гаиләсе белән менә дигән итеп яшәп яталар!
- Ләйлебәдәр кая да сыяр! Андыен да эшчән, әйбәт карчык берсеннән дә артмас!
***
Гомере буе авылдан купмаган Ләйлебәдәр. авыл күчтәнәчләре төяп, улына ияреп әллә кайдагы белмәгән – күрмәгән Мәскәүгә китәргә әзерләнде.Үзе җыеп киптергән урман чикләвеге, зәңгәр мәтрүшкә белән сары мәтрүшкә, каен җиләге кайнатмасы, каклаган каз ,барысына да кәрәзле бал алды, зур итеп чәкчәк пешерде.
Ләйлебәдәр килгәнен белгәч, күчтәнәчләр күтәреп, Мирзагали Дамирәләргә ялгызы гынә килде.
Соңгы очрашуларыннан соң байтак гомер үткән икән, бу юлы икесе дә олыгая төшкәннәр: Ләйлекәй инде әкиятләрдә сөйләнә торган йомшак әбигә әйләнгән. Мөхәммәтнурның берсе артыннан берсе туган балалары аңа сарылдылар, кич җитсә”бүген әбекәй белән мин йоклыйм!” дип чират тордылар. Бала мәхәббәтеннән дә олы берни юктыр! Ләйлебәдәрнең күңеле тулы “кош балалары”! Ул бик бәхетле !Бу канәгатьлектән, бөтенлектән аның сөйләмендә дә йомшак иркәләү сүзләре күбәйде : оныкларына”җаныкаем” да” бәбекәем”, “кызыкаем” да, “улыкаем “, һәммәсе аның”күз нуры”,”җан кисәге”!
Чәчләре чаларып, картлык галәмәтләре – җыерчыклар киң маңгаен сырласалар да,төз гәүдәле, яхшы модный костюмнан, үзенә бик килешеп торган зәңгәрсу күлмәктән, ялтырап торган очлы башлы лаклы түфлиләр кигән Мирзагалигә үз яшен биреп булмый әле. Аны Мәскәү тормышы чарлаган, шомарткан, зур төзелешләрдә эшчеләр белән җитәкчелек иткән прорабның кыяфәтенә, холкына чыккан ниндидер дәрәҗә, хасият сизелә. Чиккән алъяпкычлы авыл карчыгы Ләйлебәдәр белән аермалар зур күренсә дә , алар бер-берләренә бик якын:яшьлекләре, балалары , оныклары , бөтен үткән-күргән язмышлары якынайта.
Мәскәү Ләйлебәдәргә тынгысыз, куркыныч булып күренде.Урамга чыксалар, яннарыннан гүләп үткән машиналар аның өстенә килгән кебек тоелды, метрода шуа торган баскычлардан куркып,
Дамирәнең беләгенә чат ябышты. Кызының фатирында гына үзен тыныч сизде.Монда аның һушын алганы краннан аккан кайнар су булды.
Ләйлебәдәр күбесенчә өйдә утыра. Дамирә белән Гаяр эшкә, Галияләре бакчага киткәч , тәрәзә аша шәһәрне күзәтә.
Мулланурның хатыны Фирүзәне дә, кияве Гаярны да Ләйлебәдәр ошатты . Тормышларына куанды . Барлык уңайлыклары булган фатирлары, бөтен- кирәк яраклары бар , ашарга- эчәргә мул , Ходай тигез гомер, исәнлек – саулык бирсен.! Оныкларына да күз тимәсен, матур булып үсеп киләләр. Дамирәнең дүрт яшьлек Галиясен тупылдатып сөя, сөйләштерәсе килә, сөйләшеп кенә булмый: татарча берни белми. Авылларында Мөхәммәтнурның балалары гел әбисе белән, кич булса :
-Әбекәй, әкият сөйлә!-диләр. Әкиятнең азагында йоклап та китәләр.
Галиясенә дә сөйләр иде Ләйлебәдәр, бала татарча аңламый.. Дамирәне бераз шелтәләп алды:
- Икегез дә татар була торып, нишләп Галияне татарча сөйләшергә өйрәтмәдегез?
- Мин аз- маз өйрәткәлим дә , ул көн буе бакчада урысча сөйләшә бит.
- Сөйләшсә ! Ә син монда сөйләш, ипилек- тозлык булса да өйрәнер. Үскәч үзегезгә үпкәләр , нигә өйрәтмәдегез дияр. Бала кеше барысын да тиз сеңдерә бит ул, урысча да, татарча да тиз өйрәнер.
* * *
Эшсез торырга күнекмәгән карчыкның эче поша, кыен була башлады, үзенең өен, авылын сагынды.
Зур шәһәрдәге тормыш аңа кысан булып тоелды- монда фатирыңның ишеге артында ук чит җир,үзеңнең киң ишегалдың юк, урамнары тынычсыз,сакланмасаң бәреп китәрләр, бөтен кеше ят, исәнләшүче юк.
Ләйлебәдәр кайту турында сүз кузгатты. Дамирәнең әнкәен җибәрәсе килмәде.
- Әнкәй , мин сине озакка , бәлки бөтенләйгә килерсең дип уйлаган идем. Нигә ашыгасың , рәхәтләнеп ял ит, гомерең буе эшләдең, сиңа да ял тиеш бит инде...
- Кайтам инде,кызым, килдем , кунак булдым , күрдем , сиңа да , кияүгә дә зур рәхмәт, бик тәрбияләдегез.Ходай үзегезгә имин тормыш, тигез гомер насыйп итсен!
Китәр алдыннан күчтәнәчләр, бүләкләр алырга дип, кибетләргә алып чыктылар.
Ләйлебәдәрне Мәскәү күчтәнәчләре төяп озаттылыр.
Фото - Мөслим-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев