Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дустым-китап

Җылы оя (Унҗиденче бүлек)

Соңгы вакытта булган вакыйгалардан Дима боегып, ябыгып, суырылып калды.Әнисенең үлүен авыр кичерде: ул аны бик ярата, әнисе өйдә торган чакларында аның янында йомшак беләген кочаклап йоклый иде.Әнисе иркәли, кочаклый, үбә. Ләкин бу бәхет озакка булмый, әнисе тагын каядыр китеп югала...

Роза Хәбибуллина.
Җылы оя.
Повесть.                   

ЯТИМ МАЛАЙ

     Соңгы вакытта булган вакыйгалардан Дима боегып, ябыгып, суырылып калды.Әнисенең үлүен авыр кичерде: ул аны  бик  ярата, әнисе өйдә торган чакларында аның янында йомшак беләген кочаклап йоклый иде.Әнисе  иркәли, кочаклый, үбә.Ләкин бу бәхет озакка булмый, әнисе тагын каядыр китеп югала...

Әбисе кызын җирләгәннән соң чиркәүгә шәм куярга Диманы да алып барды.Аннан кайткач,  кухняда шешә янында   берүзе сөйләнә - сөйләнә  елап утырды.Юньләп ашарга пешермәде,  каткан ипи кисәкләреннән башка нәрсә калмады.Ниндидер апалар аны әбисеннән  приютка алып киттеләр.Монда ашарга булса да , рәхәт түгел: барысы да ят...Зуррак малайлар  чит итәләр, кыерсытырга гына торалар, уйнатмыйлар...

        Бер көнне  теге вакытта  больницада  күчтәнәч  биргән   абый   килеп керде.Малай аны таныды, ятимлек баскан  йөзе яктырып, ачылып китте.

        -Дима, сәлам!

          -Сәлам !-диде бала ,  якын кешесе кебек  күреп каршылады, сөенде.

Газинурга   ”приют” дигән сүздән ниндидер салкынлык, ятимлек, мескенлек күз алдына килде...Монда бер әйбер дә  баланың үзенеке түгел: өе дә, уенчыклары да ...Сәгате  кермичә , ашарына да юк.Теләсә кайчан :”Ипи кисеп бир!”-дип сорый алмый.Газинур  күчтәнәчләр белән кызыл пластик  экскаватор биргәч, малай иң беренче уенчыкка тотынды, йөртеп карады, маңгай астыннан гына  бүлмәдәге малайларга күз төшерде.Монда уенчыкларны кыюраклар, өлкәнрәкләр эләктерәләр... 

   Газинурның  йомшак итеп сөйләшүен, аңа елмаеп, яратып каравын , якын итүен  сабый күңеле бик тиз  сизенде . Бүләкләрне дә якын кеше генә биргәнне  ул белә.  Сабыйның җаны  ихлас яратуга ачык, әзер иде...             

                                        ***

Диманы тәрбиягә алырга дип, карар кылып, дәртләнеп кайтты Газинур.Хатынының каршы төшүенә аптырады, борчылды. Киткән чакта малайны өметләндереп:”Мин тиздән синең янга киләм! Әйт , нәрсә алып килим?” – дигәч, малай башта аптырап торды, нәрсәдер исенә төште бугай,  “торт”диде.

      Үз сүзен сүз итәргә яратса да ,башка вакытта  Наилә барыбер  иренең фикеренә авыша торган иде.Газинур яңадан бу турыда сүз кузгатмый торды.

   Иртән  сөйләшми генә кырынды, юынды, чәй эчте дә, эшкә китте.Гадәттә алар эшкә бергә йөриләр, иренең  кәефе  нык кырылганына эче пошты Наиләнең.Газинурның бик кайнарлык белән баланы тәрбиягә алырга теләвенә гаҗәпләнмәде- ул балаларны аеруча ярата, кызгана.Үзләренең кызлары  турында  да Наиләгә караганда  ныграк кайгырта.

     Наилә чәй урынын тиз генә җыештырды да , медпунктка китте. Халатын киеп, шкаф – өстәлләрне, тумбочкаларны сөртеп чыкты.Газинур журналларын караштыра.Хатын ничек итеп сүз башларга белми йөдәде.

    -Юкка аптырап йөрмә инде,Газинур, озакламый үзебезнең дә бәләкәчебез булыр!

   Ире аңламады , яшен кебек кенә яшьнәп уй  килде:” Наилә авырга узганмы?”

-Ничек?! Нинди бәләкәчебез?! 

-Бәй, кызлар үсеп җитте бит ,Ләйлә озакламый кияүгә чыгар, оныгыбыз булыр!

Газинур шатланырга өлгермәде...Ул элегерәк  бик бала көткән иде, Наилә яңадан бала алып кайтырга теләмәде...

   -Оныклар булганчы, Диманы алып кайтабыз! Ул малайның әрәм булуы бар.Кызганам!

  -Һаман бер сүз! Әйттем бит инде куркам дип!

   - Ни гомер  яшәп,сине белмәгәнмен икән!Шундый каты бәгырьле дип!

 Наилә елап җибәрде ,иренең  сүзләре йөрәгенә барып кадалды .

      _Мин бит бала караудан җиксенмим !Гарип, зәгыйфь кеше күрсәм , минем йөрәгем ярыла, кызганам!

      -Кешеләр гарип балаларны да алалар! Курыксаң , әйдә, үзең барып күр, таныш! Иртәгә үк алып барам!

                                *** 

                                                                             СИН МИНЕМ ӘТИЕММЕ?!

Директор бүлмәсенә Диманы тәрбияче алып керде.  Кая , ни өчен барганын аңламаган  бала , Газинурны күрүгә   елмайды ,күзләрендә  шатлык нуры, бетмәс- төкәнмәс тирән мәгънә чагылды.Наилә боларның барысын да күрде.Диманың йөзендә күңеленең бар кичерешләре  язылган:сабый Газинурны ярата , җаннарының якынлыгын тоя,  нәрсәдер үзгәрәсен көтә,  өметләнә,ышана, бу әле аның аңына килгән фикер дә түгел, бары илһам –эчке сиземләү...  Бу илһамлы йөз Наиләнең бөтен шикләнүләрен, курку- хафаларын җил кебек  таратты !  Иренең  Димага баккан йөзендә дә  шундый ук ихлас  тойгылар  чагыла... Наилә  малайның керпенеке кебек каты тере  чәченнән сыйпады...Дима аның күзләренә төбәлеп сорады:

     -Что ли ты на дяде Газинуре  женилась?

Тегеләр рәхәтләнеп көлделәр.

-Юк, Газинур абыең миңа өйләнде.Ирләр өйләнә, кызлар кияүгә чыга!  -Малай да аларга кушылып көлде.

Шунысы гаҗәп, кап- кара чәчле, кара кашлы,  якты  йөзле  малай  кыяфәте белән Наиләгә охшап тора иде.Моны Газинур да күрде.

 

                                       ***

 Бу сөйкемле парның малайны уллыкка алырга теләүләрен белгәч, директор бик канәгать калды.

     -Сезгә  Дима белән шәһәргә чыгып, экскурсия ясап керсәгез була ,-диде директор.-Сөйләшә торыгыз. - Аларның өчесен генә калдырып , кабинеттан чыкты.

 Газинур белән Наиләгә   бала белән сөйләшергә, аның ризалыгын  алырга  кирәк.

   Бу мизгелнең нинди җитди  дә, җаваплы да икәнен тоеп, Газинур дулкынланып , сорады:

      -Дима! Син безнең улыбыз булырга телисеңме?

Майлай тынсыз калды... Зурларча  җитдиләнде .Йөзенә кан йөгерде, күкрәк читлегендә  йөрәге тыпырчынды...

 -Чынлапмы?!               

 -Чынлап! Бөтенләйгә!

  Бала   Газинур кочагына ташланды.Малай аны үз әтисе дип  белде. Газинур аны кысып кочаклады.

    -Син  минем әтиемме ? Ник элегерәк килмәдең? Нишләп безне  калдырып киткән идең ?

     -Мин сине калдырмадым, улым! Без сине очраттык!

Рөхсәт булгач та , сине үзебезгә  алып кайтырбыз.

  Кисәк төшкән шундый  зур бәхеттән ,куанычтан  сабый йөрәге  ярсыгандай  булды , тыелмас  кайнар көч тик торырга бирмәде ,нишләргә белмәде , малай  баскан җирендә кушаяклап дөп итеп   сикереп куйды да , кычкырып көлде. Сабыйның  кичерешләрен  күреп дулкынлаган  Наилә  дә көлде , әллә нинди рәхәт канәгатьлек күңелен биләде :ятим балага йөрәге дә, күңеле дә ачылды...

                                             ***

Документлар әзер булганчы күнегә торсын өчен, Диманы Акхуҗага кунакка алырга рөхсәт иттеләр.  Малайны авылга алып килгәндә урманнарда, бакчаларда агачлар, куаклар ап-ак чәчәккә күмелгән ,  авыл  аны май кояшында балкып  каршы алды. Машина капка төбендә туктады.Яшел калай койманың капкасын ачып керделәр.Киң ишек алдында  ике йорт: кечкенәрәге  эчтәрәк, биек нигездәге  зур йорт урамга якын.Кече йорт янында очы күккә тигән зур, юан агач үсеп утыра.Дима аның исемен белми.Тәбәнәк койма артындагы бакчада  чәчәк аткан агачлардан , куаклардан  тәмле  хуш ис   бөркелә...Шул арада   Наилә каяндыр  бик кечкенә сап- сары  бәбкәләр чыгарды.Ямь- яшел чирәмдә  бәбкәләрнең  чат ябышып үлән йолкуларын  күреп , Дима бар нәрсәне онытты! Шундый кызык! Матурлар! Кайберләре аның янына килеп , ботинкасының башын  чукып  карадылар.Малай чыркылдап көлеп җибәрде!

-Каз бәбкәләре синең белән танышырга телиләр!-диде Газинур.

Наилә  су белән җебетелгән җим алып чыкты.

-Дима,мә , бәбкәләргә су сал, аларның эчәселәре килгән,-дип , малайга комган сузды.Дима табага су агызды.Бәбкәләр табаны сырып алып , су эчә башладылар . Кечкенә  томышыкларын күтәреп су йотуларын , сай табада юынырга  теләүләрен  күреп, исе китте. .Наилә бер бәбкәне  малайга   сузды:

-Мә, ипләп кенә  тотып кара!Алар әле бик нәни,кысарга  ярамый!

    Искиткеч матур, мамыктай  йомшак  җан иясен  малай сак кына җиргә төшерде.Учында сары  тузганак чәчәге   төсле   бәбкәнең  җылысы шатлык  булып  күңелендә калды...

                                      *** 

     Наилә аны   юынырга алып кереп, рәсемле  йомшак сөлге бирде:

-Бусы  синең сөлге булыр.

 Аш бүлмәсендә тәмле ризыклар тезелгән  өстәл янына  өчәүләп утырып ашадылар.  Ашап туйгач , малай нишләр микән дип көттеләр.Нәрсәләргә өйрәнде  микән биш яшьлек малай?

  Үзенә  төбәлгән  карашлардан малай  зурларның нәрсәдер көткәнен аңлады.

          -Рәхмәт!

Наилә белән Газинур елмайдылар.Акыллы бала!

     -“Рәхмәт , әни”-, дип  әйт, ашны әниең пешергән бит! Әни – татарча “мама” дигән сүз.

         Малай Наиләгә карады.Наилә аның әнисенә охшамаган , әнисе сары чәчле иде...Йөзе җитдиләнде .

       -Рәхмәт , әни!     

      Кара күзләрен мөлдерәтеп, чит  хатынга  “әни” дип торган баланың  нинди бәхетсезлек кичергәнен Наилә  яңа гына  төшенгәндәй  булды ...  Аның бит беркеме  дә юк !Ул бит бу дөньяда  япа- ялгыз ! Баланы кызганып,үзәге өзелде ... Ул Диманы кочаклап , сөйде:

     -Сау бул, улым! Зур үс!     

Тормышта иң кадерле , иң изге хис-  мәрхәмәтлелек ,рухи якынлык. Моңа  канның  чит булуы  әһәмиятле түгел.

                                   ***

Наилә Диманы  бик матур итеп җыештырылган бүлмәгә алып керде.

-Моны без “кызлар бүлмәсе” дибез.Кызларыбыз- Ләйлә белән Гөлгенә апаңнар бүлмәсе.Алар әле шәһәрдә укыйлар,  җәй көне генә кайталар.

Малайның күзе диварлардагы  фотоларга  төште:  рамнардан  бик матур кызлар елмаеп  карап торалар... Йортның биек түшәмнәре, киң бүлмәләр, кояшлы зур тәрәзәләр , пөхтәлек, матурлык сабыйны кызыксындырды, гаҗәпләндерде.Бу йортта  аңа  иң гаҗәбе һәм якыны –әтисе. 

         Бераздан  Газинурны чакырып килделәр. 

-Әти кая китте ?- дип аптырады , юксынды , әллә  курыкты .Наилә аны авыру янына  чакырганнарын  аңлатты.

- Ул врач мени?

                -  Врач түгел , фельдшер, ул да авыруларны дәвалый .  

        Дима Газинурның   беренче тапкыр аның янына иңсәсенә ак халат салып керүен исенә төшерде.Фельдшерның кем икәнен ачык аңламаса да,  аның бик тә зур , кирәкле кеше икәнен төшенде.                       

       Кич Наилә   белән  икәүләп көтү каршыладылар. Зур мөгезле  , җилемнәре  җиргә тия язган  сыерлардан шөлләбрәк  торды . Наилә, сыер савып кергәч, сөт аертты: сепаратның   ике борыныннан  сыек сөт белән каймакның акканын  бала   гаҗәпләнеп карап утырды.Наилә  аңа кашык бирде:

-Мәле , кабып кара!

Малай чиләктәге кабарып торган  сыек сөт  күбеген  алып капты да:

 -Такое в магазине не купишь!- дип куйды.Наилә рәхәтләнеп  көлде.

-           Мәле , каймагын ашап кара!-дип , стаканга  каймак салды.Бала  каймакны эчеп, иреннәрен ялап куйды.

-           Тәмлеме?

-           Тәмле!

Фото -"Мөслим-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев