Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дустым-китап

Җылы оя (Сигезенче бүлек)

Роза Хәбибуллина. Җылы оя Повесть МӘСКӘҮ КУНАКЛАРЫ Кырык сигезенче елның җәендә салган хатында Мирзагали авылны, балаларын сагынуы турында, кайтырга рөхсәт сорап язды. Ләйлекәй җавапны Мөхәммәтнурга яздырды: кайтсыннар, үз йорты, үз балалары, диде.

Әйтүен әйтте дә, шул көннән тынычлыгын җуйды. Әле күзе күрмәгәч, Мирзагали турында да, марҗасы турында да артык уйламаска тырыша иде. Иреннән хатлар, посылкалар килә башлагач, авылда Мирзагалинең исән икәнен, Мәскәүдә яшәвен дә белделәр. Сугыш вакытында фронтовик хатыннары үлгән ирләре өчен балаларына пособие алганда, хәбәрсез югалганнарның балаларына пособие бирмәделәр. Ләйлебәдәр фронтовик гаиләсе саналмый кимсенеп йөрде, хәзер ул – ире ташлаган хатын. Монысы инде кимсенү генә түгел, хурлык. Гарьлек...

Мирзагалинең киткәненә җиде ел... Әйтергә генә ансат... Ире белән бергә алты ел да җиде ай яшәп калдылар... Хаты килгәнче, хәбәрсез югалган булса да, Мирзагали Ләйлекәйнеке иде... Хәзер – башка хатынныкы...

Ләйлебәдәр ике бәбәй итәкле күлмәген, чигүле алъяпкычын киде. Чәчен ике толым итеп үрде. Тик хәзер толымнарында көмеш тәңкәләре юк – сугыш вакытында бодайга алыштырды. Зәйнәп абыстайның бүләге күпмедер гомерләрен озайтты .

Балалар әтиләре җибәргән яңа киемнәрне киеп куйдылар да, пычратудан шөлләп, тартыныбрак йөрделәр.

Ләйлебәдәр ире белән ничек очрашасын уйлый... Марҗа алдында сер бирмәскә, нык торырга, еламаска, кайгысын күрсәтмәскә, горур булырга исәпли! Көндәшенә мескен булып күренәсе килми!

Капкадан чемоданнар күтәргән ир белән хатынның килеп керүен күреп:

– Әнкәй, тегеләр килделәр! – диде Мулланур. Ләйлебәдәр, үз үзен белешмичә, ишеккә ташланды.

– Мирзагали-и-и!

Ак алъяпкычлы Ләйлекәй очар кош кебек Мирзагалиенә томырылды!     

– Ләйлекәй!! – Мирзагали чемоданын ташлап, кочагын җәеп Ләйлекәйгә каршы йөгерде. Кочаклашып, бер-берсенә сыенып, газаплы бәхеттән тынып калдылар... Торган саен кочаклар ныграк кысылды, йөрәкләр дөпелдәп типте, бу тибүдә озак еллар кичергән югалтуның ачы газабы да, табылу бәхете дә, очрашу шатлыгы да бар иде. Ире кысып кочаклагач, күкрәгеннән элеккечә аз гына папирос исе килде. Бу күкрәк, бу җанга якын таныш ис аның Мирзагалиенеке бит! Шул дулкынландыргыч ис бөтен борчуларын, үпкәләүләрен оныттырды. Күпме еллар тилмереп көткән Мирзагалиенең кочагына сеңеп, тынып калды. Мирзагали хатынының яшькә чыланган йөзеннән, күзләреннән, иреннәреннән үпте. Аһ, бу кочактан чыкмыйча, иренең кадерле күкрәгеннән аерылмыйча үлеп китсә дә үкенмәс иде Ләйлекәй! Төшләрендә күреп, сагынып тилмергән газиз ире, дөньядагы бердәнбер мәхәббәте бит ул Ләйлекәйнең! Аныкы бит ул! Аның Мирзагалие! Ләйлекәй тыела алмыйча елый башлады... Мулланур белән Дамирә, әниләрен кызганып, килеп кочакладылар. Һушына килеп, Ләйлекәй иренең куеныннан чыкты... 

Мирзагали балаларын кочагына алды, битләреннән үпте, күкрәгенә кысып аркаларыннан сөйде. Күз яшләренә чыланган йөзен куллары белән сөртте. Боларны кызганып, Мәскәү хатыны да елый иде..

– Әйдәгез өйгә керик! – Ләйлебәдәр үзен кулга алырга тырышты, балаларын кочаклап өйгә этәрде. Көндәшенә дә эндәште:

– Әйдә!

– Здравствуйте! – диде марҗа өйгә кергәч, ишек алдында исәнләшмәгәннәр иде.

Тыштан кечкенә булып күренсә дә, өй эчтән иркен. Йорт салгач та Мирзагали алып кайткан зәңгәр тимер карават та, өстәл белән урындыклар. Мич кырында Ләйлекәйнең бирнә сандыгы, тәрәзә янында эскәмия. Бар булган җиһаз шул. Мирзагали киткәндәгедән бер нәрсә дә артмаган. Шул ук зәңгәр җирлеккә алсу чәчәкләр төшкән чаршау, тик юа-юа чәчәкләр инде уңганнар... Кырып юылган ап-ак идән сайгакларына басарга кыймаслык.

Суынырга өлгергән самавырны Ләйлекәй яңартырга куйды. Өйдә уңайсыз тынлык урнашты. Беренче минутлардагы куаныч үтте. Йөрәкләрне ачып сөйләшергә, сорашырга чит хатын комачаулады. Хатыннар бер-берсен күзәттеләр. Мәскәү хатыны таза, юан. Өстендә ефәк күлмәк, оегы да ефәк бугай, юан балтырларындагы шәмәхә тамырлары күренә. “Кай җире миннән артык моның?! И-и-и, шушылай итеп көтте мени ул Мирзагалие белән кавышуларын?!”

Ләйлебәдәр чәй әзерли башлады. Чемоданнарын ачып, көндәше күчтәнәчләр, бүләкләр алды. Ашамлыкларны өстәлгә китереп куйды. Ләйлебәдәр “рәхмәт” диде, көндәше өчен белмәгән урысчасына телен сындырып эндәшәсе килмәде. Ләйлекәй самавыры янында үз халәтенә кайтты: ул үз өендә, үз җирендә, үзенә – баш, үзенә – түш! Ул бер кемнән дә ким түгел! Бу фикердән тураеп, яктырып китте! Ул мескен түгел! Ул ялгыз да түгел! Әнә, Муллануры белән Дамирәсе әнкәләренә күзләрен тутырып карап торалар. Аның алма кебек балалары бар!

Мәскәү марҗасына да уңайсыз булды. Кайчандыр иренең шушы чигүле аляпкычлы, озын толымлы, зифа гәүдәле татар хатыны кочагында булуын уйлады. Очрашканчыга кадәр әлләни борчылмады, көндәшен үзләре ягындагы чучка абзарында, саз арасында йөрүче шапшак авыл марҗаларына охшатып күз алдына китерде. Баксаң, “татарочка” аңа куркыныч көндәш икән...

Бу очрашу-күрешү Ләйлекәй белән Мирзагалине коточкыч тетрәндерде...

Ашап, эчкәннән соң бергәләп зиратка бардылар. Мирзагали янәшә җирләнгән әнисе белән кызы Гөлгенәнең каберләре янында башын иеп озак торды, тавышсыз гына елады. Әнисенең дә, кызының да үлгәнен ничә ел белми яшәде... Аның күңелендә алар исән иде... 

***

Мөхәммәтнур белән әтисенең очрашуы җиңелрәк булды. Ишек алдына уртача буйлы, кап-кара чәчле, шомырт кара күзле егет кайтып кергәч, Мирзагали елмаеп каршысына китте.

– Исәнме, Мөхәммәтнур улым !

– Исәнме, әткәй!  – Егет әтисенең кулын кысты.

Мирзагали аны кочаклап алды, аркасыннан сөйде.

– Менә нинди егет булып үскәнсең инде! Мин киткәндә әле кечкенә малай идең.

– Үстек инде, байтак вакыт үтте бит...

Башкача сөйләшер сүз табылмады, тынып калдылар

– Әйдә, улым, юын да ашарга кер!- –диде әнисе.

Коймага кадакланган юынгычта юынганын карап торды, сөртенергә тастымал сузды.

Мирзагали хатынының бу гадәтен исенә төшерде: аның кайтуына да Ләйлебәдәр юынгычка җылы су салып, чиста сөлге бирә торган иде. Бу – улына булган кадер-хөрмәт икәненә төшенде.   

Җәйге көн озын, соң гына караңгы төште. Ләйлебәдәр урын җәергә җыенгач, Антонина чемоданнан ак җәймәләр, мендәр тышлары, өр яңа одеал чыгарып бирде. Өйдәге бердәнбер караватта Ләйлекәй кызы Дамирә белән йоклый иде, Мулланур белән Мөхәммәтнур – кече якта сәкедә.

Ләйлебәдәр караватка урынны кунакларга җәйде. Күкрәгендә йөрәгенең барлыгын элек сизмәгән икән, бүген йөрәге алъяпкыч канатларын селкетеп, бәреп тибә! Хәтта бугазына ук менгән! Ире белән бергә алган, бергә йоклаган караватка Мирзагалинең чит хатын белән ятуын уйлагач, күзләре томаланды, күрмәс булды.

– Мин печәнлектә, лапас түбәсендә йоклыйм, – диде Мирзагали. – Сезнең печәнлектә йоклаганыгыз бармы? – дип сорады улларыннан. – Түбәдә печән бармы ?

– Бар, бар, әле күптән түгел генә чабып, кайтарып өйгән идек, – диде олы улы. – Без дә шунда йоклыйбыз. Анда рәхәт.

Ак җәймәләр өстендә көндәше ялгыз яткач, Ләйлебәдәрнең йөрәге тынычлангандыр, кече яктагы урында шунда ук йокыга китте. Мөгаен, аның бөтен хәлен бүгенге очрашулар алгандыр.

        ***                  

Июль башында эш берсе артынан берсе өелә – бәрәңгене күмәргә кирәк, печән әзерләргә, шул арада урман аланнарында кызарып җиләк тә пешә, анда барырга да йөрәк ашкына!

Көтүдән торып, Ләйлебәдәр мич тутырып бәрәңге дүрочмагы пешерде дә, олы табакка салып, өстен каплап куйды. Иртәнге җиләс һавада эшләп калыйм дип, бәрәңге өяргә чыкты. Мөхәммәтнур үз эшенә – атлар карарга китте.

Башында уйлар өермәдәй кайнагангамы, Ләйлебәдәрнең кәтмәне кулында уйный, бәрәңге төбенә балчык өелә, хатынның күзенә болар күренми, машина эшли диярсең.

– Алла ярдәм бирсен!

Хатын башын калкытты – буразна башында ак майка кигән Мирзагали елмаеп басып тора.

Әллә ире үзе генә булганга, Ләйлебәдәр дә тыныч күңел белән, шаярып җавап бирде:

– Сине монда бирсен !      

– Тагын берәр кәтмән бармы?

– Бар, лапас эчендәдер.

Мирзагали кәтмән алып килеп, янәшәдә эшли башлады.

Алар бик озак шулай янәшә буразналарда бәрәңге өйделәр, бер туктамый сөйләштеләр.

Бу вакытта аларны ике тәрәзәдән ике хатын күзәтә иде. Бакча ягындагы тәрәзәдән күрше Җамалия карчык бу икене күргәч, йөрәккәе әллә нишләде: “И Раббым, кайчаннан бирле ни турында сөйләшәләр микән бичаракайларым? – дип жәлләде. Карчык Мирзагалигә үзе димче булып барган чакларын, кардәше Миңлебәдәрнең кызы Ләйлекәйнең Акхуҗага килен булып төшүләрен, йортлар салып, матур итеп яшәүләрен – барысын исенә төшереп, бу икене жәлләде. “Каһәр суккан сугыш чыкмаса, мондый хәл булырые мыни! Гөрләшеп яшәрләр ие! Шушы йортны салып чыкканнан бирле күрше булып, Ләйлебәдәрнең яхшылыгына, уңганлыгына, эшчәнлегенә шаклар катып яши бит ул! Үзенең тормышы  ничаклы авыр булса да, күрше-күләнгә ярдәмчел: өй юышырга да, башкасына да хәзер кереп җитә. Шушындый хатынны ташлап, ниндәй апара күәсенә алыштырган бит! Үкенәдер әле Мирзагали! Ни кайгылар, авырлыклар күрмәсен, Ләйлебәдәр әле хәзер дә кызларга алыштыргысыз!”

Икенче күзләр яшертен генә өйалды тәрәзәсеннән күзәтә. Аларның бер-берсенә ташлаган карашларына эче янды Антонинаның. Мирзагалинең үзен генә җибәрмичә дөрес эшләгән! Әнә ничек карый элекке хатынына! Йотардай булып! Ефәккә уралмаса да, бу хатын әле сыенда икән: фигура дисеңме, күзләре-кашлары дисеңме! Моны юньлерәк итеп киендерсәң, әллә нинди чибәр булачак. Авылда озаклап торырга ярамый, тизрәк китәргә кирәк, – дигән нәтиҗәгә килде Мәскәү хатыны.

* * *

Мирзагали башыннан ниләр үткәнен кыскачарак сөйләп бирде. Аның бар күргәнен дә сөйләп бетерерлек түгел иде.

“Генерал Власов армиясендә сугыштык без. Генерал нимесләргә сатылган, бөтен армиясе белән нимесләргә пленга биргән. Гади солдат – без ни белик? Германиядә әле бер лагерьга, әле икенчесенә күчереп йөрттеләр. Ачлыктан халык кырылды гына. Кырык өченче елны миңа җай килде –бер нимес алпавыты үзенә  алды. Җире күп, мал үрчетә иде. Мин анда да атлар карадым.”

Күргәннәрне исенә төшерү җанын җәрәхәтләде бугай, йөзе караңгыланып, сөйләүдән туктады. Кәтмәнгә таянып, еракка, үткәннәргә төбәлгәндәй тынып калды... “Плен – коллык инде ул, нимес сиңа кешегә караган кебек карамый! Эш хайванына караган кебек карый ул сиңа! Монда мин ач булмадым, ипине дә, бәрәңгене дә туя ашарлык бирәләр иде. Пленда ачлыктан кала иң авыры – сагыну... Иртәсен дә, кичен дә, айлар – еллар, туган илеңне сагынып саргаясың, һаман бер уй газаплый – сагыну! Үзебезнең авыл төшкә керсә, башта уянгач сөенәсең, авылның һәр кешесен, урамын, үзебезнең өйне,өй янындагы өянкене, сезне уйлап-барлап чыгасың да, бәгырең өзгәләнеп елыйсың...Түзеп булмый сагынуга, түшең белән шуышып булса да кайтыр идең, юллар ябык...

Сугыш беткәч әсирләрне илгә озаттылар. Аннан китте тикшеренүләр...Фильтрационный лагерьлар... Җиде кат җиз иләктән генә түгел, йөз җитмеш кат иләктән үткәрәләр... Язмышыңны, ни буласын белмисең: аталармы сине, төрмәгә тыгалармы, каторгага шахтага сөрәләрме... Сорау артыннан сорау алалар. Бәхетем булгандыр инде, минем делода гаепләрлек эш тапмаганнар. Сигез елга сөргенгә хөкем иттеләр. Мәскәүдә эшчеләр кирәк булган, шунда калдырдылар.

Мирзагали сөйләгәннәр миллионлаган әсирләр өчен уртак язмыш. Тик аңа бик йомшак хөкем эләккән – сигез елга Мәскәүгә сөргәннәр! Моңа ышанырга да кыен, ул бит Мәскәү, Себер яки Колыма лагерлары түгел!

Ишеткәннәре турында уйланып, Ләйлекәй сорап куйды:

– Кайчан төрмәдән иреккә чыктың соң син?

– Кырык алтынчы елның сентябрендә.

Моны ишеткәч, Ләйлекәйнең йөзе агарып-күгәреп чыкты .

– Котылуыңа ике елга якын! Шул гомер иректә йөреп, нишләп безгә хәбәр бирми тордың, Мирзагали?! Нигә шундук әйтеп язмадың?! – Хатынның тавышы калтырады, иреннәре дерелдәде. – Нишләп безнең турда уйламадың? Мин бит сине җиде ел буе күңелемнән эзләдем, тереләр арасыннан да, үлгәннәр арасыннан да! Исәндер дип, синең өчен ясин дә укытмадым! Һаман сине көттем! Сагындым дисең! Мәскәүдә авылың да, өең дә, балаларың да, мин дә исеңнән чыктык мени? Их си-и-ин!! Бәгырькәең ташка әйләнгән икән! Ләйлекәй кимсенеп, гарьләнеп елады...

Мирзагали нишләргә белмәде, кәтмәнен буразнага ташлап, хатынын кочаклады.

– Ләйлекәй, мин синең алда гаепле! Булдыра алсаң гафу ит! Шулай туры килде инде. Мине әле яңадан биш елсыз азат итмиләр. Атна саен барып күренергә тиеш, шәһәрдән чыгарга рөхсәт юк. Миңа әле сезгә посылка салырга да рөхсәт юк, Антонина исеменнән салабыз. Ул йөрмәсә, әле биш елсыз сезнең янга кайта алмый идем..

– Мин монда синең исән икәнеңне белмичә, җаным тынычлык күрмичә җәфа чиктем!! Минеке булмасаң да, өйләнгән булсаң да, синең исән икәнеңне белү миңа барыбер куаныч булыр иде! “Мин исән!” дигән ике сүзең җитәр иде!! Марҗа җиме авызыңны да, миеңне дә томалаган икән, рәхәткә чыккансың! Алай булгач нигә дип хат яздың, нигә монда кайттың? Ял иткәч, тамагың туйгач без дә исеңә төштек мени?!

Ләйлекәйнең хаклы рәнҗүенә каршы әйтерлек, акланырлык сүзләр таба алмады Мирзагали, йөзе агарып китте, үкенү хисе газаплады, гаебе төзәтә алмаслык иде. Йомшак күңелле, миһербанлы Ләйлекәй, ирендәге үзгәрешләрне күреп, артык каты әйтеп ташладым дип уйлады. Кирәк түгел иде алай ук каты әйтергә. Аз интеккән мени ул! Без бит монда барыбыз бергә, үз илебездә! Ул үлем эчендә, дошман арасында йөргән...

                                ***

Мирзагалигә Мулланур белән Дамирә бик тиз ияләштеләр. Юктан бар булган әтиләренең янына елыштылар, башка балалар “әткәй” дигәнгә күпме еллар кызыгып йөргәнгә, җае чыккан саен “әткәй” дияселәре килде. Көләч йөзле, елтыр күзле Мулланур белән Дамирә гел аның янында кайнаштылар. Мирзагали үзе дә балаларына нык беректе: балаларга хас риясызлык белән яратуларына җаны эреде, каны да, җаны да тартты, аларда үзенең төсмерләрен күреп куанды. Кырыгынчы яшькә чыккан ир җиде ел күрмәгән, ул юкта үскән балаларына ата булу бәхетен тойды микән? Бер-бер артлы уллары-кызлары тугандагы сөенечләрен искә төшерде микән?

Сугышта, пленда үткән озак еллар үзенекен иткән, кайчандыр өзелеп сөйгән хатынының сурәтен тоныкландырган иде. Плен газапларыннан соң “маман”ның фатирында җаны ял алган, Себер лагерьларыннан алып калган “маман”га рәхмәтле иде. Ләкин Акхуҗага кайткач бөтен нәрсә: Сәетгали рәис белән Көнкүрмешкә кыз сорарга барулары, Ләйлекәйне кыңгыраулы тимеркүк айгыр җигелгән чанада очыртып кына алып кайтуы, тырышып, дәртләнеп йорт салулары, яңа йортка күчеп сөенеп яшәүләре, Ләйлекәй белән икәүләп яңа ихатага алма, чия, миләш агачлары утыртулары – бәхетле еллары, яшьлеге хәтеренә төште. Беренче очрашуда төсләре-кыяфәтләре үзгәргән тоелса да, күзләре күнеккәч, алар бер-берсенә элекке Ләйлекәй белән Мирзагали булып күренеделәр. Элеккеге хатынына ташлаган кайнар карашын марҗасы күрми калмады. Муртайган агач кебек юан көндәше янында төз гәүдәле, бер мыскал артык мае булмаган тыгыз тәнле Ләйлебәдәр күпкә ота иде.

Мәскәүдәге киң фатирында тавык белән әтәч шикелле яшәвенең шатлыгы, яме кимеде, балаларыннан аерыласы килми башлады. Балалары да хәзер ансыз ничек яшәр? Тормышы турында уйга батты ир. Балалар дип, авылда кала алмый... Әле биш елсыз Мәскәүдән чыгып китәргә рөхсәт юк. Акхуҗа да элекке авыл түгел – ачлык-ялангачлык. Мәскәү белән чагыштырырлык мени?! Тоняны да ташлый алмый, аңа мәңгегә бурычлы... Балаларын карап үстерергә дә бурычлы!

Бер көнне  Мөхәммәтнур печәнгә барырга ат җигеп кайтты.

– Әнкәй, Гыйззәт абыйдан сорадым, урманга печән чабарга бараек.

– И рәхмәт яугыры! Гел шул турыда уйлап җөри ием, Карлыгачка печән әзерлисе бар дип!

Барысы да арбага төялеп, урманга киттеләр. Гомергә арбага утырмаган Антонина көчкә менеп чөмәште.

Печәнлеккә килеп җиткәч, арбадан төшү белән үлән арасында кызарып пешкән җиләкне күреп, Дамирә белән Мулланур капланып җыярга тотындылар. Ләйлебәдәр иелеп берничә тәлгәш өзде дә:

–Ярый алай булгач, сез монда җиләк җыегыз, без эчкәрәк кереп чаба башлыйк, – диде. Өчәүләп урманга кереп киттеләр. Мәскәү кунагы үләнгә утырган килеш калды, аларның кая киткәнен аңламады.

– Куда они пошли?

– Сено косить, – диде Мулланур. “Башка аланга”, – дип әйтә алмады.

Савытларын иң эре, кызыл җиләкләр белән чөмәләм тутыргач, ат кузгалагы яфрагы белән каплап куйдылар да, утырган җирдән генә җиләк җыеп, балалар ипи белән тәмләп ашадылар. Кунак апага да Мулланур бер телем ипи сузды :

– Кушай, Маман!

Марҗа апа кычкырып көлеп җибәрде. Балалар нигә көлгәнен аңламадылар.

Аталары килгәннән бирле бу хатынга гел “Маман” дип эндәшкәнгә, Мулланур белән Дамирә бу апаның исеме дип белделәр. Шикләнүен шикләнделәр башта, “мама” дигән сүзгә ошаган бит.

“Маман” генерал хатыны булган, летчик генерал сугышта үлгән... Генерал да аңа “маман” диеп эндәшкән. Төп Мәскәү хатыны, гимназиядә французча да укыган. Генерал канаты астында гамьсез, мәшәкатьсез яшәгән хатынга, ире үлгәч яшәү кыенлаша. Тол калган генерал хатынына паек башкаларныкына караганда мул булса да, аны алганчы йөреп иза чигә: талонга чират, кибеттә чират. Өч сәгать торып та, бу көнне Антонина ипи ала алмады: аңа чират җиткәнче, сатылып бетте... Кибет ябылды, эш сәгате чыкты.

Ипи тимәгәч, Антонина әрнеп елап җибәрде. Елаган хатынга берәү эндәште:

– Ни булды, ник елыйсыз?

– Иписез калдым, миңа җитмәде, – диде хатын йөзе буйлап аккан яшләрен сөртеп. Елаган хатынны кызганды Мирзагали: өендә ач балалары көтеп торадыр, дип уйлады.

– Борчылмагыз, мин сезгә ярдәм итәрмен. Бераз көтегез!

Мирзагали биредә йөкче булып эшли башлаган иде.Үзенә биргән бер буханка ипине алып килеп теге хатынга сузды:

– Мәгез!

– Ничә сумга сатасыз? – Хатын аны сату итә дип уйлады бугай.

– Сатмыйм. Ул минем үземнеке.

Хатын бу кешегә төбәлеп карады: хәзерге заманда мондый мәрхәмәтлелек, юмартлык гаҗәп тоелды.

– Мин сезне ризыксыз калдыра алмыйм! Үзегезгә булсын!

– Алыгыз. Минем әле калган ипием бар.

Хатынның күңеле йомшадымы, сөйкемле кешегә рәхмәт йөзеннән:

– Алай булгач хәзер безгә керәбез дә, сезнең ипи белән тәмләп чәй эчәбез. Мин якында гына яшим.

– Уңайлы булырмы соң? Гаиләгез...

– Мин ялгыз яшим.

Хатын елмаеп, аңың күзләренә карап, ризалыгын көтә...

Шул чәй эчүдән Мирзагали генерал хатыны янында калды... Антонина аңа паспорт ясатты, пропискага кертте. Акхуҗага кайтырга бер айга рөхсәт алуга да иреште. 

                                    ***                                     

Печәнчеләр өйлә авышкач кына иңнәренә чалгыларын салып килеп чыктылар. Арыган булсалар да, йөзләре шат. Маман аларны шикчел карашы аша кичерде: Мирзагалинең яңаклары алсуланган, яшәреп киткән... Чалгыларын якындагы каен ботагына элеп, ашарга утырдылар.

Ләйлебәдәр иртүк су ташып, мунча ягып, томалап киткән иде. Урманнан кайтышлый, мәтрүшкә җыеп, каен себеркеләре бәйләделәр

– Беренче мунчага кем бара? – диде Ләйлекәй.

– Без! – диде Мулланур. – Алар һәрчак абыйсы белән беренче мунчага баралар.

Марҗа кайнар мунчага барырга теләмәгәч, улларыннан соң, Ләйлебәдәр кызы белән китте. Дамирәне юындырып чыгарды да, мунча ишегенә келәне элеп куйды. Ләүкәгә менеп, йомшак, хуш исле пиннек белән чабына башлаган иде, мунча ишегенең келәсе тартылды, аннан соң сак кына ишекне кактылар. Эчке ишекне ярык кына калдырып ачты.

– Кем бар анда ?

– Ләйлекәй, ач әле! – дип пышылдады ире.

– Кит, юләр, нишләп йөрисең!

– Ач, инде, ач!

– Кит дим! Әнә марҗаң белән керерсең! Син мине кем дип белдең?! Мыскыл итеп йөрмә! Мин бләткә түгел! – Хатын эчке ишекне каты итеп япты.

Мирзагали кабат шакымады, китеп барды.

Хатынының дөньяда сирәк очрый торган саф күңел икәнен белә иде югыйсә, Мирзагалигә уңайсыз булып китте...  

Ләйлекәй эчке ишек тупсасына тезләнгән килеш, хәле бетеп, кузгала алмыйча торды... Әллә кызудан, әллә дулкынланудан тыны кысылды... Шакылдау кабатланмагач, ләүкәгә утырды да, себеркесен тастагы суга манчып, йөзенә каплады: каен исен, мәтрүшкә исен тирән итеп сулады... Йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып типте...

Тастагы каен себеркесенең ямь-яшел суы белән коенды... Мирзагалинең качып кына якынаерга теләвенә хурланды. Адәм тәганәсе! Марҗа алдында хур булсынмы?! Ходай алдында гөнаһ кылсынмы! Пычрансынмы?! Марҗаны аерып, өйләнүе була торган хәл дә түгел: марҗа тырнагына нык эләкмәсә, ияртеп кайтмас иде!  

Мирзагалигә үпкәләде, кимсенде, күңеле суына төште: бердән, ирек алгач, мөмкинлек була торып та, үзе турында хәбәр итмәгән; икенчедән, монда марҗа ияртеп кайтмаса, ябышып алып калыр дип уйлады микән? Җитмәсә, ишек шакып йөргән була... Ир кирәк булса, Ләйлекәйгә җиде ел буе гаеп кешене көтмәсә дә мөмкин ие: кияүгә сораучыларны да, йортка керегә теләүчеләрне дә борып җибәрде... Бармады. Мирзагалигә генә түгел, балаларына хыянәт итү кебек тоелды...

***

Китәр көннәре якынлашкач, Мирзагали борчыла, икеләнә башлады: ничек итеп балаларын ташлап китсен? Ләйлекәй берүзе ничек аларны аякка бастырсын?

Малайларны Мәскәүгә алып китсә? Ләйлебәдәр риза булырмы? Малайларга хәзер һөнәр алырга, училище яки техникумга укырга керергә кирәк. Мөхәммәтнурның җиде еллык белеме турында документы бар, Мулланур да бер елдан җиде класс тәмамлый. Икесен дә урнаштырырга кирәк. Ләйлебәдәр аларны ничек укытсын? Кайда? Мирзагали башта маман белән сөйләшергә ниятләде.

– Мин малайларның икесен дә үзебезгә алып китәргә уйлыйм. Әниләренең аларны укытырга көче җитмәс. Дамирәне ничек тә укыта алыр. Син ни әйтерсең?

Үзенең баласы булмаган “маман” башта куркып калды: ничек карар ул аларны? Каршы килсә, Мирзагали ни дияр? Бәлки ул Мәскәүгә кире кайтмас та, балалары янында калыр? Әнә бит ничек бер-берләренә күнектеләр.

– Син борчылма, малайлар үскәннәр бит, самостоятельныйлар, аларга нянька кирәкми. Үзләре җимертеп эшләрлек, – диде ире.

“Маман” риза булды. Риза булмый хәле юк: үзеннән ун яшкә кече, таза, чибәр Мирзагалине югалтачак.

Улларын Мәскәүгә җибәрү хатынның башына да килмәгән иде! Мирзагали бу турыда сүз башлагач, аптырап калды: нинди авырлыклар белән үстерсен дә, инде үсеп беткәч, нишләп җибәрсен ул балаларын?! Алардан башка ничек яшәсен?!

Ләйлебәдәр уйга калды. Нишләргә? Мәскәүдә укып кеше булсалар, олы бәхет инде. Ләкин ул балаларыннан язса? Алар аны онытсалар? Яңадан монда кайтмасалар? “Маман” аларга ничек карар? Бичаракайларым сагынсалар нишләрләр? Мөхәммәтнур үсте инде, аңа барыбер озакламый армиягә китәсе. Уйлардан башы түнде. Монда колхозда гомер буе ачка бил бөгү дә бәхет түгел! Бушка эшлисең! Кулыңа акча кермәсен, паспортың булмасын, паспортсыз син авылыңнан беркая китә алмыйсың. Колхозда мантырлык түгел.

Ялгыз башы мондый җаваплы мәсьәләне чишәргә кыюлыгы җитмде, Маһинур сеңлесе белән киңәшергә булды – ул шәһәрдә яшәгән кеше, белә.

Маһинур, апасын тыңлагач:

– Ләйлекәй, Мирзагали – үз аталары, чит-ят түгел, җибәр, барсыннар, укысыннар, картлык көнеңә үзеңә бер таяныч булырлар. Малайлар үскән бит инде. Мөхәммәтнур быел берәр техникумга керер, һөнәр алыр, Мулланур да бер елдан техникумга җә училищега керер. Монда авылда калсалар, син аларны кая җибәреп укыта аласың ди?! Читтә укытырлык хәлең юк. Бу тормышның кайчан рәтләнәсен дә белгән юк! Шәһәр кешесе кулына уч тутырып акча алып эшли!

Ләйлебәдәр ризалыгын бирде. Малайлар белән сөйләшә башлаганнар иде, Мөхәммәтнурның Мәскәү турында ишетәсе дә килмәде.

– Бер кая да бармыйм! Әнкәйнең берүзен ташлап китмәем! Барыбыз да ташлап китә башласак, монда берүзе ничек яшәсен?! Минем шәһәрдә торасым да килмәй. Үзебезнең авылда яшим мин.

– Барыбер армиягә китәсең була бит!

– Булсани! Барам да, служить итеп кайтам. Әнә, минем урынга, барасы килсә, Дамирә китсен!

Бу җаваптан Ләйлебәдәрнең күзләреннән эре-эре яшь тамчылыры тәгәрәде. Өлкән улының – чит каннан туган баласының сүзләре аны иреннән дә, марҗасыннан да биеккә, күккә күтәрүе турында башына да килми! Ул бәхетеннән елый! 

Мулланур белән Дамирә Мәскәүгә китәргә риза булдылар. “Мәскәү” дигән сүз аларга  әкият кебек тоела, анда барлык теләкләрең, хыялларың тормышка аша, ни телисең, шул була дип уйлыйлар, чөнки аларның берсенә – ундүрт, икенчесенә унике генә яшь әле. Китә башлагач, алар да әниләреннән аерылырга теләмәделәр, елый-елый киттеләр.

Ләйлебәдәр уйларын бер кемгә дә ачмады, ай буе томан эчендә яшәде: әллә ул, әллә башка бер хатын... Тормышны да, язмышны да үзгәртеп булмый! Югыйсә нинди  бәхетле иде бит башта.! Кызыл чыбылдык эчендә кайнар кочаклар аны ничек иркәли иде... Чын мәхәббәт иде сөюләре... Бөтен гомерләренә җитәрлек... И Раббым, ник чыгардың ул сугышны?!

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама