Җылы оя (Җиденче бүлек)
Мөхәммәтнур бу җәй колхоз көтүенә көтүче ярдәмчесе булып эшкә керде. Ул буйга үсеп сузылып китте, тик әле үсмерләрчә юка. Киемнәре кечерәйде, ямаулы ыштанының балаклары кыскарып калды.
Роза Хәбибуллина.
Җылы оя
Повесть
ТОРМЫШ ДӘВАМ ИТӘ
Балалар авылларын сагынганнар иде. Кунакта рәхәт, үз өеңдә иркенрәк! Ләйлебәдәр эшкә йөри башлады.Ул яңадан тракторга утырмады. Сугыштан яраланып кайткан танкист Заһидулла тракторга утырды. Ләйлебәдәр төрле эшкә, бригадир кая кушса, шунда йөри. Яшелчә бригадасы эшли башлаганын ишеткәч, идарәгә барды.
–Тимершәех абзый, синең белән киңәшергә килдем әле. Эшкә яшелчә бригадасына куймассың микән? Балаларга күз -колак кирәк, үзем белән булырларые. Кул арасына да керерләр, эшләшерләр.
–Җарар, әйбәт булыр, анда синең кебек кеше кирәк!
Хәзер Ләйлекәйнең Муллануры белән Дамирәсе дә гел үзе белән шушы бакчада: чүп уташалар, су сибәләр, кәтмәнлиләр.
Мөхәммәтнур бу җәй колхоз көтүенә көтүче ярдәмчесе булып эшкә керде. Ул буйга үсеп сузылып китте, тик әле үсмерләрчә юка. Киемнәре кечерәйде, ямаулы ыштанының балаклары кыскарып калды. Киендерергә иде улын.
–Мөхәммәтнур, улым, әтиеңнең чалбарын киеп кара әле, ничегерәк тора микән сиңа, бәлки рәтләп булыр. Бу чалбарыңның элә- танагы* калмаган бит, үзе кыска да. Сине болай йөртү оят, син бит инде егет кеше, – диде әнисе.
Мөхәммәтнур комачтай кызарды. Ул үзе дә бу турыда уйлый иде, тик әнисенә әйтергә кыймады: каян тапсын әнкәе аңа чалбар? Акча каян алсын? Чалбар булмаса да, әнкәенең бу сүзенә дә сөенде ул. Эх, көтү көткән өчен әзрәк акча да бирсәләр, үзенә чалбар, әнисенә яңа яулык, апайларына да берәр бүләк алыр иде...
Мирзагалинең хәбәрсез югалуына өч ел ярым булды. Ләйлебәдәр һаман нәрсәгәдер өметләнә. Ачыккач, өйдәге сатарлык әйберләрне сатып бетерде, иң кадерле әйберен -тегү машинасын да сатты. Мирзагалиенең кәчтүм- чалбарын сатмады. Ләйлекәй аны һаман көтте...
Баһадирдай Мирзагалинең чалбарына малай чумды гына: озын да, киң дә булып чыкты. Әнисе дә, апайлары да моны күреп рәхәтләнеп көлделәр. Әнисе бозып тегәргә батырчылык итмәде - чалбар тегү катлаулы эш, бозуың бар, дип уйлады .
–Улым, моны барыбер әйбәтләп чыгарып булмас, мин булмаса базарга барып, бу чалбарны сатыйм да, сиңа ярашлысын карыйм, – диде.
Тәки юнәтте улына чалбар. Таман да, матур да чалбар сатып алып кайтты. Шатлыгы эченә сыймады малайның! Тик Мөхәммәтнур ул чалбарны кимәде.
–Әнкәй, мин көне буе көтүдә, мине кем күрә? Сыерларга барыбер : яңамы минем ыштан, искеме. Сентябрьдә мәктәпкә барганда киярмен.
* * *
СУГЫШ БЕТКӘН !
Яшелчә бригадасында кызу эш башланды: түтәлләр казыйлар, кишер, чөгендер чәчәләр. Ләйлебәдәрнең бакчасында парникларда колхоз өчен кәбестә, помидор үсентеләре тәрәзә пыялаларына башларын төрттеләр, кояш кыздырганда парникларның өстен ачып куялар. Быел колхоз бакчасына алмагач, карлыган, кура җиләге, чия куаклары да күп итеп утырттылар.
–Егерменче майларга кәбестә белән помидорларны җиргә чыгарып утыртырбыз. Кыярны да шул чакта төртербез, болай җылытса, кыраулар булмас, – дип киңәшеп торганда, авыл ягыннан кычкыра-кычкыра бала-чага йөгереп килүен күрделәр.
–Ходаем, нәмә булды микән? – диде кемдер.
–Сугыш бет -кә-ә -ә - -н!
–Сугыш беткә-ә-ә-н!
Тилмереп көткән хәбәрне әйтеп әнкәләрен сөендерер өчен чабып килгән балалар җиргә тәгәрәделәр! Тыннары кысылган, еш-еш сулыйлар, тирләгәннәр! Кечерәкләр әниләренә сарылдылар.
–И Раббым Аллам! Бу көнне дә күрергә язган икән! – диде хатыннарның берсе.
Дөняда гомерләренең азагына кадәр күңелләрен тетрәндереп, күк капусы ачылгандай бәхеткә тарыткан хәбәр иде бу – 1945 нче елның 9 май көне... Бичара хатыннар балчыкка буялган куллары белән балаларын кочтылар. Дүрт елга сузылган газаплардан, мәхшәрдән вакытсыз олыгайган йөзләр буйлап кайнар яшьләре тәгәрәде... Аларның сөенечләре үзәк өзгеч кайгы катыш бит! Җиңү шатлыгы да аларның газизләрен кире кайтара алмый... Ләйлекәйнең дә, башка хатыннарның да балалары мәңге ятим...
Шатлык-кайгылары йөрәкләренә сыймаган хатыннар балаларын җитәкләп, авылга ашыктылар. Ни булса да, барың бергә күтәрүе җиңелрәк!
***
Исән калган солдатлар әкренләп авылларына кайта башладылар. Киткән авылдашларның яртысыннан күбесе кайта алмыйча, чит җирләрдә ятып калды... Бәхетлеләре кайткан гаиләләр ничаклы куанса-сөенсә, югалганнарның, үлгәннәрнең газизләре кан-яшь түкте, үз югалтуларының нинди аяныч икәне бәгырьләрен телгәләде.
Наҗиянең Вагыйзы да кырык бишенче елның көзендә медальләр тагып, исән- имин кайтып төште.
Олыгаеп, чигә чәчләре агарып, йөзен тирән җыерчыклар ергалаган Вагыйз шул ук тынгысыз, чая, тупасрак булса да, аны да сугышта кичергән авырлыклар йомшарткан иде... Сугыш туктагач, аларның часте Кенигсберг шәһәренең гарнизонында ноябрьгә кадәр калды. Демобилизация турында приказ көткәндә әнкәсенә, хатынына, улына бүләкләр, күчтәнәчләр әзерләгәч, өен, авылын, гаиләсен сагынуы тынгы бирми башлады, приказны дүрт күз белән түземсезләнеп көтте. Иске Хуҗа аңа дөньядагы бердәнбер газиз җир иде. Авылына кайткач, әнкәсенә, хатынына, улына, күрешергә килгән авылдашларына, бала- чагага күчтәнәчләр өләште. Дүрт елдан артык күрешмәгән арада байтак кына үзгәрешләр булган-күзгә күренгәне дә, күренмәгәне дә: әнисе нык картаеп беткән, ул киткәндә өстәл астында йөреп торган малае корык кадәрле егет булган. Ә менә Наҗиясе гел үзгәрмәгән диярлек! Кенигсбергта солдатларга өч көн эчендә нимесләрнең кибетләреннән бушка әйберләр алырга совет коменданты рөхсәт иткәч, Вагыйз хатынына күлмәк, улы белән әнисенә дә кием-салым алган иде. Менә шул нимес күлмәген Наҗия киеп карагач, барысының ушы- акылы китте: зәңгәр ефәк күлмәк киң итәкле, кыска җиңле, түшенә кызыл ефәк розалар беркетелгән, изүе йөрәк кебек тирән итеп уелган. Наҗия кызарып, тиз генә учы белән түшен япты :ике алма кебек күкрәкләре күренер-күренмәс тора! Вагыйз исе китеп хатынына карап кычкырып көлде:
–Фрау булдың бит, хатын!
Наҗиягә күлмәк тап-таман, билләре сыланып, кыска җиңнән ап-ак йомры беләкләре матур булып тора.Бик озак гомер хатын-кыз затын күрми сусаган Вагыйз йөрәге кызулап тибә башлавын тойды...
Наҗия көзгегә карарга оялды, чаршау артына кереп күлмәген тиз- тиз салды.
–Мин ул күлмәкне кия алмаем, сатарбыз инде,– диде.
–Сатмайсың!
–Кая киясең аны, шәп-шәрә ничек йөрмәк кирәк?!
–Түшен рәтләрсең!
Наҗия тыштан үзгәрмәсә дә, эчтән үзгәргән иде. Бөтен тормыш үзенә калгач, дөньяны тартты, малын карады, колхоз эшенә йөрде, улы белән бианасын тәрбияләде. Аның өстеннән җәберләп торучы Вагыйз булмагач, тынычланды, кыюланды, үз-үзенә ышанып яшәде. Ире бу үзгәрешне сизмәде түгел, сизде. Наҗия хәзер үз сүзен әйтергә куркып тормый.
Зәңгәр күлмәк сандыкта ятса да, ире мәзәк итеп хәзер Наҗиягә “фрау” дип дәшкәли.
Егет чагында ташып торган көчен, дәртен кая куярга белмичә, нәрсәгәдер ирешәсе, үзен күрсәтәсе килеп, кирәксә- кирәкмәсә дә гауга чыгарып, сугышып йөргән өчен “дуамал Вагыйз” исемен күтәргән иде. Яшәүнең мәгънәсе турында әлләни уйланмыйча, максатлар куймыйча, көндәлек мәшәкатьләр белән гомере үтте. Дүрт ел сугышта үткән гомер дә – тормыш, яшәү. Ләкин нинди яшәү? Бүген исән, иртәгә ни булыр? Башкалар белән иңсәгә-иңсә, янәшә утка керәсең, юеш окопларда күз йоммыйча төн чыгасың, иң якын дусларыңны югалтасың. Әмма монда максат бар: солдат алдына максатны Ватаны куя!
Днепрны кичкәндә, алдагы биеклектән дошманны бәреп чыгару бурычы куелды. Бу сугышта Вагыйзларның батареясыннан сигез артиллеристка “Батырлык өчен” медале тапшырдылар. Алар арасында Вагыйз да бар иде. Медальне күкрәгенә таккач, эче тулы шатлык булса да, сиздермәскә тырышты: ул бит малай-шалай түгел! Горурланды тупчы: аның батырлыгын күрделәр, тиешенчә бәяләделәр! Мондый медальне бары солдатларга гына аеруча батырлык өчен бирәләр! Ул орденнан ким түгел!
Вагыйзның үз-үзенә ихтирамы артты, дәрәҗәсен аңлады.
Сугыштан кайтканда ул инде “дуамал” Вагыйз гына түгел, Ватаны өчен канын түккән батыр солдат иде! Тормышның кадерен, бәясен төшенгән ир.
***
Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Мөхәммәтнур әнисе белән киңәште:
–Минем, әнкәй, атлар карарга керәсем килә. Бөтенләйгә. Мин инде яңадан укырга бармаем. Атлы эштә булгач, үзебезгә җиңел булыр: утынын, печәнен апкайтырга да, хезмәт көне дә күбрәк төшә.
–И улыкаем, әллә укуыңны ташламыйсыңмы? Укыган кешегә бу дөньяда яшәү җиңелрәк бит. Безнең кебек интекмәйләр бит. Атаң исән булса ,сине укытмый калмас ие.
–Апайларымны укытырбыз.
Мөхәммәтнур үз сүзендә торды: басынкы, тырыш малайга колхоз рәисе атларны ышанып тапшырды.
–Тракторга утырганчы атаң колхозда атлар карады, атларны ярата ие, әйдә, апаем, син дә атаңнан ким карамассың, эшлә, – диде Тимершәех .
Сугыш китергән михнәтле заман бик иртә сабыйлыктан алып чыкты малайны. Күргәннәрен санасаң, аңа инде унбиш түгел, ир уртасы яше булыр: аның уенда гел тормыш мәшәкатьләре, планнары... Ат карарга да тормышларын рәтләү, җиңеләйтү, яхшырак яшәү нияте белән керде. Әмма эшкә алынуы хаҗәт өчен генә булып чыкмады, егет җаны белән атларга беректе! Бәләкәйдән мал карап үсте, колхозда көтү көтте, ләкин беркайчан мондый канәгатьлек хисе кичергәне юк иде. Атлар бөтенләй башка җан ияләре булып чыкты. Алар Мөхәммәтнурга бик тиз ияләштеләр. Атлар карау аңа эш кебек тә тоелмый! Ярату менә нишләтә! Хәзер аның күп вакыты кәнүшни чистартып, атларны ашатып-эчертеп кенә түгел, чибәрләндереп – чистартып үтә :ышкый, кыра, ялларын тарый. Йокыдан торгач, атлары исенә төшеп, күңеле шунда ашкына! Үзгәрде Мөхәммәтнур : ул хәзер кеше кушуы буенча йөрүче йомышчы малай түгел, җаваплы эштә! Аның үзенә аерып беркетелгән аты бар! Олыларча җитди, күп сөйләшми, эшлекле. Ирләргә хас ныклык кыяфәтенә дә чыкты: кашлары калынаеп, кушыла язды; туры матур борыны астында кара төкләр типте; иңсәләр калынайды.
Авыл кешесе ашны кичкә пешерә. Беренче тәлинкә хуҗа кешегә Ләйлебәдәр ашны Мөхәммәтнурга сала, аннан соң калганнарга. Улын гаилә башлыгы итеп саный, олы улы белән киңәшмичә бер нәрсә эшләми, Мулланур белән Дамирәгә “ абыегез”, дип кенә тора.
* * * .
ЕГЫЛЫП КИТӘРЛЕК ХӘБӘР
Кырык сигезенче ел башында Маһинурларга Мәскәүдән хат килеп төште.Хатны ачып укыгач, тәгәрәпләр китә яздылар!
“Исәнмесез, хөрмәтле бабай, әби, туганнар! Бу хатны алгач, аптырап калырсыз. Ничә еллар югалып торган киявегез Мирзагали булам мин. Шулай туры килде инде, сугышта ниләр булганын сез дә ишетеп беләсездер. Хәзерге көндә Мәскәүдә яшим. Минем гаиләм турында да, үзегез турында да барысын әйтеп шушы адрес буенча хат языгыз. Барыгыз да исән-саулармы? Минекеләр барысы да исәнме? Балалар ни хәлдә? Мин хатны туры сезгә генә яздым. Акхуҗага язмадым. Миннән хат килгәнне бер кемгә дә сөйләмәгез, Ләйлебәдәрнең үзенә генә әйтегез. Авылда минем хакта сүзләр ишетелмәдеме? Сездән хат алгач, тулырак итеп хат язармын. Только сез минем турда начар уйлый күрмәгез. Бар да тәртиптә, шикләнә күрмәгез. Хат көтеп калам.Сәлам белән Мирзагали.”
Исләре китеп, аңга килә алмый тордылар картлар. Ни өчен Мирзагали хатны Акхуҗага түгел, аларга язуыннан Маһинур шунда ук чамалады. Пленда булган инде бу. Андыйларны тикшерәләр. Исән булуы яхшы да, хатыны белән балаларына зыяны килмәсә...
Маһинур шул көнне үк Акхуҗага китте.
Көтмәгәндә сеңлесенең килеп чыгуына, йөзендә сәер үзгәреш, дулкынлану күреп, Ләйлекәй нәрсәдер булганын сизенде. Шикләнде.Исәнлек-саулык сорашкач та, Маһинурга сораулы карашын төбәде. Маһинур ым кагып, балаларга күрсәтте: алар янында сөйләшергә ярамаганын аңлатты. Ләйлекәй тиз генә Мулланур белән Дамирәне йомыш кушып озатты.
–Ни булды ?!
–Утыр әле, Ләйлекәй! бар да әйбәт. Менә сиңа бер хат алып килдем.
–Кемнән ?
–Мирзагалидән!
–Китчәли, ни сөйлисең?! Шаяралар мени шулай!
–Мә, укы!
–Хатның чын булуын күз салгач та аңлады – Мирзагалинең кулын таныды да, тын алганчы укып чыкты.
–И Раббым, исән... Мирзагаликәем исән! И Аллам, минем теләгән теләкләремне ишеткәнсең икән! Кабул булган!.. Балаларым бәхетенә аталарын саклагансың!.. –Ләйлебәдәр сөенечтән көлде дә, елады да, куанычы эченә сыймады.
–Яраббый! Күңелем сизгән икән! Үлеменә гелләрем ышанасым килмәгәние! Төшләремә гел исән килеш керә иде!
Җиде елга сузылган сагышлар, кайгы-хәсрәтләрдән соң килгән бәхет Ләйлекәйне ятимлектән суырып алды! Хәзер дөньяда аннан да бәхетле кеше юк! Аллаһка шөкер! Әле алда гомер озын, алар бит әле карт түгел! Мирзагалигә кырыгынчы яшь бара, үзенә утыз җиде яшь кенә! Балаларын бергә-бергә үстерерләр, улларын өйләндерерләр, Дамирәләрен кияүгә бирерләр, Алла бирсә! Җаныкаем, Гөлгенәм генә күрмәде бу шатлыкларны!
Ләйлекәйнең киләчәккә корган планнары чутсыз! Сугышка кадәрге булган тук тормыш, келәт тулы ипи, абзар тулы мал-туар хакында хыяллана. Озакламый Мөхәммәтнур белән Мулланур үсеп җитәр, пәһлевандай өч ир-егет барда, гөрләтеп эшләрләр, яшәрләр!
Ләйлекәйнең шатлыгы тыелгысыз! Менә кешене бәхет нишләтә! Ләйлекәй үзгәрде, өрдән чәчәк аткандай булды: йөзе көләч, йөреше дәртле, унсигезе яңа тулган диярсең! Бу үзгәрешне авыл халкы да сизде, тик нәрсәгә юрарга белмәделәр. Теле кычытса да, яңалыкны тешен кысып саклады, балаларына да әйтми торды. “Балалы өйдә бур ятмас”, диләр бит.
Маһинур апасы өчен шатланды да, борчылды да. Сөенечләре көенечкә әйләнүе мөмкин икәнен уйлады. Кем белә, нишләп моңа кадәр хәбәр бирмәгән? Кайда ул, нишли? Ялгызмы, өйләнгәнме? Бу уйларын апасына әйтмәде, борчырга теләмәде.
Мирзагалигә бер нәрсәне дә яшермичә яздылар, ничек бар, шулай: ачлык-хәерчелекне, юклыкны, әнисенең, дүрт яшьлек Гөлгенәнең үлүен, энесе Миңнулланың, кайнешләре Гыйлемҗан белән Шәрипҗанның сугышта һаләк булуын хәбәр иттеләр.
Хаттан соң ай ярым чамасы үткәндер, Мәскәүдән Акхуҗага Ләйлебәдәр исеменә ике посылка килеп төште. Көтелмәгән шатлык булды болар: сигезәр килолы посылкаларда ниләр генә юк иде! Берсендә балаларга киемнәр: күлмәк-чалбарлар, ботинкалар, дәфтәрләр, буяу карандашлары. Икенчесендә дөге ярмасы, чәй, шикәр, конфет-прәнникләр, макарон, кәгазьгә төрелгән “маргарин” дигән май. Сигез кило ашамлык! Күктән иңгән әкияти байлык булды! Балаларның сөенүләре! Күптән күрмәгән нигъмәтләр!
Посылканың берсендә хат та бар иде.Гадәти сәламнәр, хәл - әхвәл сорашканнан соң, Мирзагали Ләйлекәйнең бәхет турындагы өметен чәлпәрәмә китергән:
“Ләйлекәй! Сине алдап яшәргә хакым юк. Мин монда бер хатынга өйләндем. Шулай килеп чыкты инде – мин ул хатынга тормышым белән бурычлы дисәм дә була. Мин синең каршыда гаепле. Син ничә еллар буе балаларны ялгызың үстергәнсең, авыр тормышта ялгызың зур кайгылар кичергәнсең. Мин сезне беркайчан да онытмаячакмын, ташламаячакмын, сезгә ярдәм итеп, балаларны үстерешәчәкмен.”
Ләйлекәй хат тоткан килеш тораташ катты... Ничә еллар тилмереп көткән ирен таптым дип сөенгәндә, кабат югалту үлем белән бер булды...Еламады Ләйлекәй. Мәрткә киткән кебек утыра бирде. Чит бер кешене күргән кебек, Мирзагалинең исәнлеген белгәч үзенең шатлануларын, сөенүен, планнар коруын күз алдына китерде .”Мескен,– диде, үзен кызганып. – Белмәгән килеш яшәгән булсам иде ичмаса!”- дип уйлады. Ләкин бик тиз ул фикереннән кайтты :”И юләр, ни сөйлим! Гомер буе аны үлгән дип,үзәгем өзелеп интегер идем! Ул бит исән! Исән! Балаларым ятим түгел! Әйе! Балалары бәхетле булса, аңа башка бер нәрсә дә, бер кем дә кирәкми! Ярдәмнән ташламам, дигән әтиләре. Моңа кадәр яшәде бит әле...Шулай да , ире хәбәрсез югалгач, башкаларныкы кебек кайгы килгәч, авыр булса да кабул иткән иде, ләкин Мирзагалинең аны исән килеш ташлавын кабул итмәде, гафу да итмәс! Йомшак күңелле, сабыр Ләйлебәдәр уйларында ире белән арасын өзде. Хәзер аның ире юк...Бәлки ..шул тиклем нык сөймәгән, яратмаган булса гафу да итәр иде...
Әнисенең шатлыгы сүнгән, кайгылы йөзен күреп, ни булганын Мөхәммәтнур сизенде бугай.
– Әнкәй! Әллә әткәй кайтмыйм дигән? Нишләп посылка тышында әллә кем исеме язылган?
– Кайту -кайтмау турында язмаган. Улым, атаң өйләнгән ...
Мөхәммәтнур бу хәбәрдән югалып калды. Аңа куркыныч булып китте. Әтисе ташлагач, әнисез дә калыр кебек тоелды. Мөхәммәтнур аңа чит бала бит...
– Әнкәй, ни... хәзер нишлибез соң ?
– Берни дә эшләмибез, улым, моңа кадәр ничек яшәсәк, шулай яшәрбез! Җан биргәнгә җүн бирер! Моңарчы түздек бит әле! Икәүләп эшләп, апайларыңны аякка бастырырбыз. Ходай исәнлек бирсен!
И рәхәт булып китте Мөхәммәтнурга! Шушы сүзләре өчен, аңа ышанганы өчен әнкәсен үбәсе килде! Эшләр Мөхәммәтнур! Апайларын карар, укытыр! Ул әнкәе өчен барысын да эшләр!
Унбиш яше тулган Мөхәммәтнур әтисенең башка хатынга өйләнүен хыянәт дип кабул итте.
Ләйлекәй уйланды да уйланды...Сугышка чаклы Мирзагали белән алты ел да җиде ай яшәп калдылар... Аннан соң инде җиде елдан артык вакыт үткән...Төсен дә оныткандыр инде Ләйлекәйнең...Яшь кенә ир кеше шул гомер ничек ялгыз яшәсен?
Уйлана торгач, йомшак күңелле Ләйлебәдәр иренең өйләнүенең сәбәбен аклый башлады...
Мирзагали сүзендә торды: посылка артыннан посылка җибәрде. Сигезәр кило ярма, ак он, макарон, шикәр, дөге салды. Саклап тоткач, дөге өйрәсе иписез дә туклыклы.
– Мәскәүдә дә лафкаларда тулып ятмыйдыр инде мондый ризыклар, зур эшкә урнашты микән, ипиле җиргә микән?– дип уйлый Ләйлебәдәр. Маһинурның яшь баласы тууын ишеткәч, аларга да манный ярмалары, ашамлыклар салды.
Бу вакытта Мәскәү халкы да бар нәрсәне талон буенча гына ала иде. Ләйлекәйнең гоманлавы дөрес: Мирзагали азык-төлек базасына йөкче булып урнашкан иде.
(Дәвамы бар.)
Фото "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев