Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дустым-китап

Җылы оя (Алтынчы бүлек)

Тимершәех язгы чәчүгә дип амбарда ипилек онны күз карасы кебек саклатты. Ул белә: ач, җегәрсез кеше җир сөрә алмый. Җирне вакытында сөреп, ипиеңне чәчмәсәң, көзен урыр ашлыгың да булмас. Шуңа күрә тегермәндә бодай тарттырды.

Роза Хәбибуллина.

Җылы оя

повесть 

                   ҖИҺАНГИР БАБАЙ ИПИЛӘРЕ

Тимершәех язгы чәчүгә дип амбарда  ипилек онны күз карасы кебек саклатты. Ул белә: ач, җегәрсез кеше җир сөрә алмый. Җирне вакытында сөреп, ипиеңне чәчмәсәң, көзен урыр ашлыгың да булмас. Шуңа күрә тегермәндә бодай тарттырды.

Бригадирга күрсәтмәләр бирде:

–Җиһангир бабай янына кереп хәлен белеп чык. Колхозчыларга ипи пешерә алыр микән? Риза булса,  пикәрнигә утын илттер, бүген үк миченә җылы биреп куйсыннар. Онны да бүген үк илтегез. Үзең күз-колак бул! Су мичкәләрен дә тикшер!

Җиһангир карт сугышка хәтле  колхозчылар өчен ипи  пешерде. Чәчүгә чыккач, печәнгә төшкәндә, уракка төшкәч,  Җиһангир бабай ипи пешерә иде. Ул пешергән ипине Акхуҗада бик күп еллар үткәч тә сагынып сөйләделәр.

Туачак яңа көн нечкә генә яшкелт нур булып урман өстеннән сирпелә... Йокының иң тәмлесеннән изрәп, авыл тынган. Кошлар да берән-сәрән генә йокы аралаш хәбәрләшәләр. Төннәрнең кыскарган, көннең озынайган чагы.

Өйдәгеләрне уятмаска тырышып, Җиһангир карт сак кына ишекне ачып чыкты, баскычка утырып чабаталарын киде, киндерә очларын пөхтәләп эчкә яшерде. Баскычтагы кадактан киез эшләпәсен  алып киде. Бакча капкасын ачып , бәрәңге ызаны буйлап эшенә юнәлде. Ерак барасы түгел – колхоз пекарние  бакчалары артында гына.

Ак киндер күлмәк, ак киндер ыштан, ап-ак тула оек, ак чабата кигән кечкенә буйлы Җиһангир иртәңге эңгердә  яшел ызаннан җиңел атлап барганда әллә фәрештәгә, әллә хозыр Ильяска охшап тора... Эшләгән урынына якынлашкан саен адымнары ешайды, йөрәге шатлык көткәндәй алгысап типте. Пекарня ишеген ачып керүгә тансык ис – ипи исе килде. Ул шырпы алып стенадагы лампаны кабызды. Чөйдән ак киндер аляпкычын алып киде, җиңнәрен өскә үк күтәреп сызганды да, мич алдында торган комгандагы җылы су белән озак итеп кулларын юды. Бүлмәнең яртысын алып торган мич кичәдән бирле суынырга өлгермәгән. Мич башындагы чиләк ярым керешле күәсен өстәлгә куеп  өстен ачты, картның борынына колмаклы ипи  башының ачысы  үтеп керде. Күбекләнеп, кабарып,”уфылдап” торган камыр башын ларга бушатты да, казаннан күп итеп  җылы су өстәде. Кичтән иләп куйган онны ларга салгач, зур булмаса да җегәрле йодрыгы белән  бисмилласын әйтеп ипи баса башлады. Җиһангир ларны әйләнеп  йөри-йөри басты: ипине никадәр озак басасың, шулкадәр уңа, тәмле була. Камырны баскач, лар капкачын ябып куйды.

Ул мондагы эшләрне күзләрен йомып та эшләр иде: кучкарда* мич кабызырга чыра телеп куелган, аралыкта утын өелгән, почмакта  кораллары – кисәү агачы, ипи көрәге, мич пумаласы. Җиһангирга сәгать тә кирәкми: камырның кабаруын, мичнең өлгерүен,  ипинең ятуы җитүен  дә күңел күзе  белән белә. Аның һәр хәрәкәте ипле.

Җиһангир янган мичкә карап утырырга ярата, ут ялкыннары, агымсулар  кебек, кешенең фикерләрен әллә кайларга алып китә...

      Сарманда ятимлектән каңгырып, ачлыктан интегеп  йөргән көннәре  иде.Байга яллангач , атналар буе  ач йөргән малай , ниһаять, туйганчы ашады: аңа аш  белән  кайнар арыш шишарасы*  сындырып бирделәр.Бу дөньяда күпме яшәсә дә,  гомеренең азагына кадәр  җитәрлек булып  кайнар   ипи тәме  тел төбендә калды.Шуннан бирле ул  бәхетнең туя ипи ашау  икәнен аңлады.Шуны истә тотып , ул хәзер  бала – чага килсә дип, мич авызына шишара тыга.

Мичтә дөбер – шатыр ут яна, ялкын телләре  аның җыерчыклар ярган канәгать йөзендә чагыла.

Мич өлгергәч,  ипиләрне  салып, мич капкачын  ябып куйды.Озакламый бүлмәгә кайнар ипи исе таралды.Дөньяда иң тәмле , иң изге,  иң тансык ис – ипекәй исе!..

Җиһангир кызарып  йөзе килгән  ипиләрне зур көрәге белән чыгарып, кырып юылган өстәлгә сөяп тезә барды.Мичтән ипи чыккан чак- Җиһангирның  бәхетле минутлары:ипиләре уңганга сөенә!Ларда басканнан соң  камыр лар капкачын  күтәрердәй булып менгәндә, кайнар мич төбенә салганнан соң кызарып өскә кабарганда  Җиһангирга  җанлы кебек тоела. Ул үзенә башка язмыш теләми, Ходай биргәненә мең шөкер!  Шушы   авыр заманда  авылдашларын күпереп пешкән ипи белән куандыру олы бәхет!

     Картның уйларын бүлдереп, ишекне ачар – ачмас бер малай кычкырды:

  • Җиһангир бабай!Утын ярырга кирәкме ? Су апкайтыйммы ?
  • Әйдә , улым , кер!

Ипи исенә тәкате калмаган бала – чага пекарня янына көн дә килә.Әнә, Әнвәр дә килеп җиткән1

Җиһангир карт бер шишараны  алып , пычак очы белән бер- ике урыннан төртте дә, сындырып бер кисәк ипине  Әнвәргә сузды:

-Мә, улым, персидәтел я бригадир күрмәсен!

Әнвәр кайнар ипине  түшенә яшереп, рәхмәт әйтергә дә онытып, чыгып сызды.Куенына ипи түгел, бәхет кошы тоткандай , өйләренә чапты.

 Җиһангир бабайның ачлыктан интеккән балаларны җәлләп үзәге өзелә.Үзенең ятимлектә , ачлыкта интегеп йөргәннәре исенә төшә, шуңа да ул бер баланы да буш җибәрми.

                                             ***

                          КӨТЕЛМӘГӘН КУНАК

 Шул елның салкын көзендә уйламаганда- көтмәгәндә Ләйлебәдәрләргә кич соң гына Наҗия килеп керде. Ләйлебәдәр туңган,алҗаган Наҗиягә чишенергә булышты,  чабаталарын салгач, мич башыннан итек китереп бирде:

        -  Мә, итек ки!Әйдә түргә уз, мич янына, җылын, туңгансың бугай.

 -Суытты шул.

Ләйлебәдәр самавырына су салып, кайнатырга куйды.Кунагын сораштырырга базмады , нигә килүен үзе аңлатуын көтте.

-         Ләйлебәдәр,  нигә килгән бу, дип аптырайсыңдыр инде Теге юлы сез килгәч чәй дә эчертә алмаганыем, Вагыйз тавыш күтәреп,-дип сүз башлады.Наҗия.- Дөнҗаның болай булачагы башка да килмәй ие.Ул чактагы кайгылар кысыр хәсрәт булган икән! Менә бит ниләр күрергә  язган!  Мирзагалинең бизбисти югалу хәбәрен ишеттем.  Әле үлде димәгәннәр бит, исәндер ,табылыр да әле ул!-дип куйды, Ләйлекәйне юатырга теләп.

–Бирсен ходай! Синең Вагыйзыңның хәбәре киләме соң?

–Килә. Гомергә булмаганны, “сагынам” ди!–Наҗия әкрен генә матур итеп көлеп куйды. –Мидал бирделәр, дигән. Булыр да! Ул бит бер исәрләнсә , күзенә ак-кара күренмәй, аяусыз, давай!*

Самавыр кайнап чыккач, Ләйлебәдәр өстәл әзерли башлады. Үзләре җыеп киптергән үлән чәенә самавыр борыныннан кайнар су агызгач та өйгә тәмле булып җәй исе таралды. Мич капкачын ачып, кечкенә чуен алды. Суын түгеп, кабыклы бәрәңгене табакка бушатты. Бәрәңге кырып ,көрпә кушып пешерелгән ипекәйне кисеп куйды.

–Әйдә,Наҗия, уз, утыр, бар булганы белән инде, гаеп итмә.–И-и-и, ниндәй гаеп ди!

Кунак барда  утырырга гадәтләнмәгән  балаларын да чакырды: 

–Килегез, сез дә утырыгыз, балалар! – Мөхәммәтнурны әнисе белән якыннан күрештерәсе, аралаштырасы килде.

Наҗия чөйгә элгән төенчеген алып чиште.

–Менә бәләкәй генә күчтәнәч алып килгәнием,– дип өстәлгә кайнаган сөт төсендәге магазин крәндилләре белән шикәр шакмаклары куйды. Бу күчтәнәчләрне күргәч, балаларның күзләре янды, елмаешып бер-берләренә караштылар. Ләйлебәдәр дә исе китеп:

–Каян килгән бу шәһәр күчтәнәчләре? Дөньяда бармыни әле мондый тәмле ризыклар?! –дип елмайды.

–Мин бит быел Гүркигә турфка бардым, күптән түгел генә шуннан кайттык.Менә  Мөхәммәтнур  белән апайларына авыз итәргә алып килдем!

Хатын төенчегеннән  кием чыгарды.

–Мөхәммәтнур  улыма  күлмәк алып кайттым, киеп кара әле, ярай микән?!

Малай Ләйлекәйгә карады. Ике әнисе ике яктан карап торганга, алар карашыннан уңайсызланды.

–Ки, улым!

Көрән җирлеккә вак кына кызыл шакмаклар төшкән  йомшак фланель күлмәк малайга таман иде. Наҗия түшендәге, җиңнәрендәге сәдәфләрне эләктерде, улының аркасыннан сөйде.

 –Куанып ки улым, җылы тәнеңдә тузсын, өстеннән өстәлсен!

Малай  оялчан гына елмайды: күлмәктән килгән фабрика исе, кибет исе , яңа күлмәкнең мамык йомшаклыгы күңеленә  хуш, рәхәт тә, әллә ничек читен дә – Наҗиядән кыенсына...

–Рәхмәт инде, Наҗия, бигрәкләр дә матур, җылы күлмәк алгансың! – Әнисе белән улы арасына сукмак салынуга шатланды Ләйлекәй! Малай өчен бу  гомерлеккә  истә калырлык вакыйга бит! Башка авылда әнисе яшәвен белсә дә,  кечкенә чакта кыска гына арада аларга кереп чыгулары, ниндидер ир кешенең кычкыруы  бераз исендә  , ят иде  аңа әнисе, төсен дә хәтерләми иде. Бүген күлмәк якасын, түшен сәдәфләгәндә улына сокланып, яратып караган кап-кара күзләрен, куе кара кашларын , елмайган йөзен якыннан күреп,  хәтеренә сеңдерде. Мөхәммәтнур тач әнисенә охшаган. Йомшак фланель күлмәкне  дә малай онытмас ,ярлылык баскан тормышта аларның күптән бүләк күргәннәре  юк... Энесе Мулланур да, сеңлеләре дә, елмаешып, абыйлары өчен сөенделәр

Улын калдырып киткәнгә үкенеп, гомер буе үзен гаепле санап яшәгән  хатын бүгенге очрашудан бәхетле иде...  Наҗиянең килүе бер бәйрәм  булды: өстәл тирәли утырып,  күчтәнәч крәндилләр белән, шикәрләп чәй эчтеләр.

Наҗиядәге үзгәрешләргә Ләйлекәйнең исе китте: арыган булса да  йөзе якты, күңеле шат, матур киенгән : өр-яңа дҗемпер, колагында матур алка, муенында гәрәбә төймә. Элеккеге мескенлекнең, кыюсызлыкның эзе дә юк, киресенчә, үз-үзен тотышында, сөйләмендә базымлылык, йөрәклелек сизелә. 

Ләйлекәйнең аңа төбәлгән карашын сизеп:

–Гүркидә бераз өс- башны карадым, кияр әйбер калмаганые. Сугышка кадәр дә  лафкаларда әйбере дә, акчасы да булмады бит.  

Балаларны йоклаткач, бераз сөйләшеп утырдылар.Наҗия Горькийда булган хәлләрне сөйләде.

–Турфта эш  калхуздагы ише генә түгел! Иртәдән кичкә хәтле саз эчендә юеш турф катламын кисеп ташыйсың, сасы исе тәнгә сеңә. Бригадир марҗа үз кешеләренә турфның калын җирен бүлеп бирде, безгә юкасы эләкте.Нурмы тутырырга авыр, акча аз төшә. Аннан бигрәк хәтәре – нимесләр шәһәрне бумбага тотты! И-и, Ходай күрсәтмәсен, дөнҗа бетә дип торасың!

Солдат хатыннарының сүзләре сугыш, тормыш авырлыгы турында барды.

Егерме биш чакрым катканак юлдан арып килгән Наҗиянең күзләре йомыла башлагач, утны сүндереп, йокларга яттылар. Иртүк торып, Ләйлебәдәр белән чәй эчкәч,  Наҗия юлга җыенды.

–Рәхмәт сиңа, Ләйлебәдәр! Синнән дә саф күңелле кеше юклыгына ышандым инде хәзер! Кеше җәлли беләсең, күңелең киң, шуңа Мөхәммәтнур да сине ярата! Яратсын берүк! Мин көнләшмәем, шушылай очрашкалап торсак мин бик риза! Исән-сау бул!

Юка гына кар каплаган юлдан җил-җил атлап, улы белән очрашуга, күлмәк бүләк итүенә сөенеп (күптәнге теләге кабул булды!), җиңел күңел белән авылларына юнәлде.      

                                  ***

 

                             ҮЗӘК ӨЗГЕЧ  ХӘСРӘТ...

Март урталарында колхозга МТСтан механик килгәч, Ләйлебәдәр тракторын ремонтларга йөрде. Тәҗрибәле механик ярдәменә сөенеп, машинасын чәчүгә хәзерләде.

Соң гына эштән кайтып кергәндә, балалары куркып, елашып  беткәннәр иде. Ләйлебәдәрнең коты очты:

–Ни булды ?!

–Гөлгенә косты, тәне яна, – диде Мөхәммәтнур.

–Бәбекәем, җаныкаем, чирләдеңмени? – Кызының маңгаена иреннәрен тидерде – баланың  тәне кызыша иде.

Әнисенең йомшак тавышын ишетеп, сабый елап җибәрде.

–Хәзер, хәзер, бәбекәчем, хәзер мәтрүшкә кайнатам, талкан* болгатам, талкан ашап чәй эчәрсез.

Ашарларына бернәрсә дә калмагач, рәистән боерык яздырып, ярты пот он алып, сөенеп кайткан иде, Гөлгенәсенең авырганын күргәч, коты чыкты.

Казан астына ягып, казанда он кыздырып талкан болгатты. Пары чыгып торган хуш исле талканны ачыккан  балалар капланып ашадылар, Гөлгенә бер-ике генә чемченде. Караватта яткан сабыйның яңаклары кызарып, уттай янып  чыкты, хәлсезлектән зәңгәр күзләре йомылды...   

Фелдшер кыз килде.

–Ләйлебәдәр апа, кызамыкка охшаган, башка балаларыгызга йокмасын! Температурасы бик югары. Төшерергә иде әзрәк температурасын! Өстенә калын япма! Эчәренә күбрәк бир, мәтрүшкә эчерт. Җиләк, карлыган кагы, бал бирсәң дә әйбәт булырые! Менә шушы таблеткаларны эчертегез. Кызамык таралды, күп чирләйләр.

“Раббым Аллам! Ярдәмеңнән ташлама! Исәнлек бир кызыма! Илаһым! Гомер бир минем газиземә!”– Ләйлекәйнең күңеленә курку иңде, төпчеген югалтудан коты чыкты, бер туктамый  Аллаһка ялварды...Каһәр суккан  сугыш аркасында кечкенә кызы туя ипи ашап үсмәде, йомшак, чиргә тиз бирешә  башлады. Ләйлекәй бәләкәй кызын  жәлләп, имидән аермады, өч яше тулганчы имезде.

Барысын да тапты  Ләйлебәдәр, Акхуҗада  умарта асраучылар бар, бирделәр балын да, кипкән җиләген дә. Гөлгенәне  алып калып булмады...Очты газизенең җаны...

–Оҗмах кошы инде бу бала!– диделәр карчыклар, гөнаһсыз сабыйның туп-туры оҗмахка керәсен  юрап.

Бичара Ләйлебәдәр бу кайгыны күтәрә алмады...Яңадан күпме яшәсә дә йөрәгенең  төзәлмәс ярасыннан кан савып, газап эченә салды... 

Ләйлебәдәр тыела алмый сулкылдап елый-елый кызының чәчләреннән сыйпады, суынган аякларын учларында  җылытырга тырышты...

–И Раббым, нинди гөнаһларым өчен алдың минем газизкәемне? Җылы куенымнан чыкмаган сабыемны ничек салкын гүрләргә иңдерәем!

Карчыкларның сүзләре дә үтмәде.

–Артык елама, балам,  кызыңның рухы рәнҗер,–диделәр.

Төпчеге Гөлгенәнең үлеме хатынның сабыр канатларын сындырды, түзәр әмәле калмады, бер кемнең дә сүзен ишетмәде. Аның күз алдында бәгырен яндырган күренеш: кызы соңгы сулышын  алып тынды, зәңгәр күзләре өскә – күккә таба менеп югалды –күз агы гына калды...Ана баласының  күз кабакларын япты... Скрипкәнең нечкә кыллары зеңләгәндәй  күкрәгеннән йөрәк өзгеч  аһәң чыңлады: и-и-и... И-и-и...И-и-и...

–Әнкәй, әнекәем, елама инде! – дип өч баласы әниләренә сарылып үкереп елый башлагач кына Ләйлебәдәр аңына килгәндәй булды. Балаларын кочаклады.

–И минем бәхетсезкәйләрем! И җаныкайларым! Ниләр эшләек соң? Гөлкәемнән башка  ничек яшәек?! Нигә безгә генә соң бу газаплар?! Ничекләр түзмәк кирәк соң, Ходаем? Нишләе-е-ек?!

Уйламаган-көтмәгән  җирдән  бәхетсез ананы  юатырлык кеше килеп чыкты.

–Маһинур килде! Маһинур  кайткан! – диештеләр.

Кызының гәүдәсе янында утырган Ләйлебәдәр сеңлесен күреп калкынды, күзләрендә өмет чаткысы кабынды – Маһинур аны бу газаптан коткарыр кебек тоелды.  Маһинур  апасын кочагына алып кысты.

–Ләйлекәй! – дип бала чактагыча йомшак итеп, яратып. – Ләйлекәем минем!

Алар кочаклашып еладылар. Сеңлесенең куенында Ләйлебәдәр яклау тойды, аның йомшак тавышы, юатуы хәлен  бераз җиңеләйткәндәй булды .

Бу авыр минутларда Ләйлекәйне ялгыз калдырмадылар:  авылдашлары, күршеләре, колхоз рәисе Тимершәех кулларыннан килгәннең барысын да эшләделәр: кайгысын уртаклаштылар, җеназаны оештырдылар, бераз он белән  ярма китерделәр. Карусыз, эшчән, һәркемгә якты йөзле, миһербанлы Ләйлекәйне нык жәлләделәр. Маһинур бар эшне үз кулына алды: кайчандыр кочагына алып сөйгән, үзенең кызы итәргә теләгән Гөлгенәне, бу дөньяда бары дүрт ел яшәп калган газизләрен мәңгелеккә әзерләп озатышты. Хәер-сәдака өләште. Хатыннар керләрне, өйне юып чыктылар. Сәгать өчләрдә барысы да таралыштылар.

Үзләре генә калдылар...Өйдә дә, күңелләрдә дә салкын бушлык...Ләйлекәй инде еламый...Һәрчак нур бөркеп торган якты йөзенә кара коелган, күзләрендә газап уты көйри... Кайгылы тынлык җанны таш кебек баса...

Ижаудагы Маһинурның һич көтмәгәндә килеп чыгуы бер могҗиза булды. Ул самавыр куеп, чәй әзерләде, алып килгән күчтәнәчләрен  өстәлгә тезде.

–Килегез, балалар, чәй кайнап чыкканчы ашый торыгыз,– диде. Пычак белән каерып ит консервасы ачып, алып килгән ипи телемнәре өстенә ягып, һәрберсенә сузды. Арыган, ачыккан балалар гомерләрендә күрмәгән тәмле ит консервасы белән шәһәр ипиен ашый башладылар. Маһинур  заводта биргән талоннарны  балаларга  күчтәнәчкә җыйган иде. Самавыр кайнап чыкты.

–Әйдә, Ләйлекәй, утыр, сиңа аз булса да ашап алырга кирәк, хәлеңне аңлыйм, бәгырькәем, ни хәлләр итәсең... Миңа  да   үлем кайгысын татырга туры килде. Мирфәеземнең үлү хәбәрен алдым. Аңлыйм, бала югалту иң ачысыдыр, Ходай сабырлык бирсен! Әмма бу кайгы  беркайчан сүнмәс тә, сүрелмәс тә! Мирфәез минем өчен атам  кебек тә, ирем дә, балам урынына да иде. Шыр ятим калдым. Синең калган өч балаң исән булсын, Раббым!

Ләйлебәдәр бер стакан чәй эчте, тик тамагыннан үтмәде, бер локма ризык капмады. Гөлгенәсенең күлмәген йөзенә каплап, кызлары белән йоклый торган караватка бөгәрләнеп ятты...                                     

Маһинур бу кичне апаларында кунды. Кайгыдан бөрешеп, агарынып калган балалар  бик кызганыч иде. Алар әниләрен   жәлләп, күзенә генә карап торалар.

Иртән чәй эчкәч , Маһинур  барысына да җыенырга кушты:

–Мин сезне болай калдырып китә алмыйм, киенегез, җыеныгыз, үзебезгә алып китәм. Яңадан нишләргә икәнен күз күрер.

                                          * * *

Мирфәезне сугышка озаткач, Маһинур ире урынына хәрби заводка эшкә урнашты. Икешәр смена берочтан эшләгән чаклары күп булды. Заводта  эш җиңел булмаса да, түзде. Сугыштагы ирләргә мондагы ише  генә  булмаганын аңлый  иде. Мирфәезенең хатларын көтеп яшәде. Ничә еллар  канлы сугыш эчендә исән-имин йөргән иренең, инде  дошманны үз җирендә дөмбәсли башлагач, җиңүгә ерак калмый дип өметләнеп яшәгәндә, үле хәбәре килде. Кайнатасы Миргаяз хәзрәт белән кайнанасы Зәйнәп абыстайның хәер-фатихасын алып, җиде ел яшәгән җылы, матур өен, бәхетле елларын калдырып, туган авылына, әти -әнисе янына кайтты.

Маһинур бәбәй дә таба алмый калды: үзенә врач  “Син сау- сәламәт, бала таба аласың,”– дигән иде, Мирфәезенә тикшеренү турында әйтергә кыенсынып йөрде дә, сугыш чыгып, Мирфәезе китеп тә барды,сөйләшә алмый калдылар.

Көнкүрмештә ата-анасы ачлыктан интеккәч, Иҗауга Маһинурга хат язадылар. Шул хатны алгач, Маһинур кайтырга карар кылды. Иҗауда өр-яңа өйләрен калдырып китте..

Базарда, акчаң булса, бөтен әйберне табарга була. Маһинур базар саен әйберләрен онга, ярмага, бодайга алмаштырып кайта. Апасын балалары белән кайтарып җибәрмәде. Хәзер алар бәләкәй генә өйдә тугыз кеше, бер казанда пешкән аш барысына да җитә. Ике атналап торгач, Ләйлебәдәр авылларына кайтырга җыенды.

–Маһинуркаем, рәхмәт сиңа, яхшылыгыңны мәңге онытмам. Кайтаек без үзебезгә. Бәрәңге утыртыр вакыт та җитте. Үз тормышыбызны җайларга кирәк.

Фото "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама