Үткәннәрне үзгәртеп булмый
Сәлимҗанның унынчы көн инде эчүдән туктаганы юк. Баш күтәрми эчү белән җәфаланган вакыты.
Малаеның “кубышка”сында җыелган тиеннәрен кушып, көчкә юнәтеп кайткан шешә дә бушады. Ә эченә кереп оялаган Иблис һаман эчәргә сорый. Инде абзардагы соңгы мал да, өйдә кеше күзе төшәрлек бөтен әйбер дә юкка чыкты. Табагач болгасаң, табагачка эләгерлек затлырак пәрдә-мазар да калмады. Хәтта ничәмә еллар кулыннан төшмәгән, күпме игелек иткән галиҗәнап балтасын да, кабат түләп алырмын әле дигән өмет белән, бер чирек самогонга илтеп бирде.
Ә бит Сәлимҗан әле кайчан гына авылларында алтын куллы балта остасы, оста бурачы булып танылган һәм шул эш белән шөгыльләнгән азамат ир-егет иде. Үз авылларында гына түгел, якын-тирәдәге башка якларда да ул салышкан, аның алтын куллары тигән берсеннән-берсе саллы йорт-каралтылар бихисап. Ә инде өйләнер алдыннан булачак гаиләсе өчен төзегән өй – үзе бер могҗиза.
Татар баеса – өйләнә, урыс баеса – чиркәү сала, диләр. Сәлимҗанга да, ата-бабадан калган шул йола-гадәткә тугрылык сакларга туры килде. Әнисе үзенә ошаган һәм абруйлы гаиләдә үскән берничә авыл кызын кодалап караса да, егетнең искергән, тәбәнәкләнеп җиргә иңә башлаган өйләренә килен төшерәсе килмәде. Ул яңа өй салу өчен акча юнәлтү ягын карарга булды. Моның өчен, авыздан өзеп, мал симертеп сатудан, шулай ук бәрәңге һәм сөт җыючылардан килгән акча гына җитәрлек түгел иде. Кулы балта эшенә ятып торганлыктан егет авылларында бура бурау, йорт-каралты төзү белән шөгыльләнүче Галиәкбәр бабайга ярдәмче булырга алынды. Һәм гаҗәпнең дә гаҗәбе: тиз арада бабай белгәннәре дә узып, аннан да остарак һәм шәбрәк эшли торган балтачы булып җитеште.
Авыл халкы исә күрмәде түгел, күрде. Аларны, Галиәкбәр бабай белән икесен, чакырып алып эшләтә башладылар. Авылда һәм якын тарафта болар бураган һәм төзегән яңа өйләр бер-бер артлы арта торды. Сәлимҗанның кесәсе дә акрынлап калынайды һәм үзләренең яшәгән “алачыгын” алмаштырырга да чират җитте.
Әтисе белән икесе мари урманыннан делянка алып, юан-юан наратларны үзләре кистеләр, өй бурасын да Сәлимҗан берүзе диярлек бурады, өй күтәреп түбә астына кертү генә өмә ярдәмендә башкарылды.
Ә менә үтеп-сүтеп йөрүчеләрне кат-кат борылып карарга мәҗбүр иткән гаҗәеп матур бизәкле тәрәзә йөзлекләрен Сәлимҗан үзе ясады. Шулай ук бормалы-сырмалы итеп нәкышләнгән өй кыегы бизәкләрен һәм дә төрле төсләргә буялган, миңа да карагыз, дип кычкырып торган челтәрле капканы да, илһамланып, үз куллары белән эшләде. Менә шунда инде утызын тутырган буйдак Сәлимҗаныбызга, ниһаять, өйләнергә дә вакыт җитте.
Әмма әнисенә баласының баласын күрү, оныгын тупылдатып сөю һәм тәрбия итү шатлыгы насыйп булмаган икән – улы йорт бетергәндә генә дәү әни булырга өметләнгән анасы үлеп китте.
Әниләрен җирләгәч, әтисе өлгереп җиткән четерекле мәсьәләне башлап үзе күтәрде:
–Ишеткәнең бардыр, улым, – дип башлады ул сүзен. – Бабайлар заманында кулыннан килгән ата кеше, өй салып һәм өйләндереп, баш балаларын башка чыгара торган булган. Төпчек ул исә картайган ата-анасын тәрбия итәргә төп йортта торып калган. Хак булса, өйләнү сүзе менә шуннан калган диләр.
– Ишеткәнем бар, әти. Тел төбеңнең кая барганлыгын сизеп торам.
– Атаңның, улым, сине өй салып өйләндерергә көче, малы җитмәде. Әниең, мәрхүмә, оныгыбызны күралмыйча да китеп барды. Үзең тырыш булдың, менә дигән өй салдың...
– Инде өйлән димәкчесең инде, әти, шулаймы?
Ата кеше улының үзен дөрес аңлавын җөпләп баш какты.
– Мин иртәгәдән өйләнергә риза, – диде Сәлимҗан. – Тик хәзергә күз тотып йөргән кызым юк.
Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, дип юкка гына әйтмиләрдер. Нәкъ шул мәлне совхоз директоры буйдак егетебезне Казандагы бер түрәнең дачасын төзешергә җибәрмәсенме, әй. Һәм менә шунда очратты да ул үзенең өлешенә тигән көмешен. Ничек танышып, якынлашып китүләре бүгенгедәй күз алдында.
Резеда исемле бу кыз дача йорты салдыручы түрәнең кызы белән алар эшләгән җиргә чәчәк утыртырга дип килгәннәр иде. Сәлимҗан аларга бакчаның аргы башында, көрәккә басмыйча гына, кул белән генә этәреп, ике-өч түгәрәк клумба ясап бирде. Шунда ул әлеге кызның астыртын гына үзен күзәтүен, бик ансат кына итеп җир казуына, алга чыгып һәм уйнаклып торган күкрәк мускулларына (ул билгә кадәр ялангач иде) сокланып карап-карап алганлыгын сизде. Хәтта иркә һәм ягымлы караш ташлап, кыз аның адресына мактау сүзләре дә ычкындырды:
– Сезгә җир казу уен гына икән.
– Җирдә аунап үскән малай бит.
– Сез авылданмени?
– Әйе, җирнең кадерен белә торган, аңа туендыручы итеп карый торган авыл җиреннән мин.
Шуның белән тәүге очрашу өзелде. Сәлимҗанны эштәш иптәшләре чакырып алды. Әмма кызлар тагын һәм тагын килде, йә яңа төр чәчәкләр утыртырга дип, йә, ялгышмаса, су сибәргә дигән сылтау белән дә. Һәрхәлдә, Сәлимҗанга Резеда аннан ирләрчә адым ясаганын көтә, җавап хисләре уянуына өмет итә кебек тоела башлады. Чөнки кыз әле аның күлмәк төймәсен нәзек бармаклары белән боргалый, әле аның маңгай чәчләрен төзәткән булып, күңелендә бөреләнгән хисләрен сиздерә, якынаерга омтыла иде. Егет тә кызга битараф түгел, йөрәге түрендә аны күптән көткән сөйгәне итәргә, кочаклап алырга өнди торган ялкынлы теләк кабынды.
Сәлимҗанның иртәгә инде кайтып китәр вакыты җиткәнен белептерме, Резеда дус кызына ияреп янә дачага килде. Икәве генә калгач, үзе дә мәхәббәт шаукымына эләккән егет, кызның өмет һәм талпыну-ашкыну белән тулы карашын тоеп, тәвәкәлләргә, турыдан ярып салырга булды.
– Минем белән авылга барасыңмы?
Кызның күзләре шардай булып ачылды һәм, ничек җавап бирергә белмичә, сылукай бер минутка югалып калды. Җавап озак көттермәде.
– Кунакка чакырасызмыни?
– Сине яраткан хатыным, авыл килене итәсем килә. Тормыш көтәргә авылда яңа гына үз кулларым белән салган бик матур йортым да бар...
(Дәвамы бар).
Марсель Бакиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев