Уйлый күңелем, ут йота
Соңгы сулышына кадәр туган халкына хезмәт иткән сөекле кызларыбыз Сара Садыйковага һәм ханбикәбез Сөембикәгә әзер һәйкәлләребез быел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында лаеклы урыннарына “менеп бассыннар” иде. Бу – бер минем генә түгел, җәмәгатьчелек таләбе. Калган эшкә кар яварга да мөмкин. Тик аларны, берәр тыкрыкка урнаштырып, мыскыл итмәскә кирәк. Рухлары безгә рәнҗер!
(Ахыры. Башы 1, 8, 15, 22декабрь саннарында).
Рәссамнарыбыз колагына да берничә сүз. Виктор Васнецовның “Три богатыря” картинасын караган рус кешесенең йөрәгендә горурлык хисләре туадыр. Уйласаң, безнең дә бит Камыр батыр, Тимер батыр, Булат батыр, Чура батырларыбыз бар. Шуларны бер сюжетка берләштерепме, яки башкачамы сурәтләргә иде. Уенын-чынын бергә кушып әйткәндә, менә сезгә Г.Тукай премиясен дәгъваларлык тема! Ә нигә? “Ияләр” циклы өчен рәссам Әхсән Фәтхетдинов мәртәбәле премиягә лаек булды, халык рәссамы дигән мактаулы исем алды!
Сәнгатьнең бер төре – һәйкәлләр турында да әйтмичә булмый. Карагыз, Уфада Салават Юлаевка нинди мәһабәт һәйкәл куйганнар! Ат өстендәге Салават горур башын күккә чөйгән. Ялгыш сүз ычкындырсаң, кулындагы камчысы белән берне сыптырыр сыман тора. Казаныбызда Муса Җәлилгә куелган һәйкәл дә уңышлы чыккан. Богауланган Җәлил, чылбырларын өзеп, иреккә омтыла!
Соңгы сулышына кадәр туган халкына хезмәт иткән сөекле кызларыбыз Сара Садыйковага һәм ханбикәбез Сөембикәгә әзер һәйкәлләребез быел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында лаеклы урыннарына “менеп бассыннар” иде. Бу – бер минем генә түгел, җәмәгатьчелек таләбе. Калган эшкә кар яварга да мөмкин. Тик аларны, берәр тыкрыкка урнаштырып, мыскыл итмәскә кирәк. Рухлары безгә рәнҗер!
Хак булса, Сөембикә ханбикәбезгә һәйкәлне Г.Камал театры каршындагы мәйданга кую турында сүз чыккан иде бугай. Бик хуп! Театрга килгән тамашачы кулына чәчәкләр тотып киләчәк. Шикләнмичә фаразларга мөмкин. Ханбикәбезнең һәйкәле ел әйләнәсендә чәчәкләргә күмелеп утырачак! Киләчәк буыннарга горурлык символы булып хезмәт итәчәк!
Газиз телебезне саклауда язучыларыбызга активлык җитми. Фәрит белән Фәридәнең булыр-булмас мәхәббәте турында язып кына телне саклап булмый. Хиссез – менә дигән шигырьне укып кына да укучы балаларда әдәбиятка мәхәббәт уята алмыйсың. Андый очрашуларда укучы балалар, бер- берсенең аркасына ышыкланып, яисә ачыктан-ачык телефон төймәләренә төрткәләп утырачаклар. Аларны фәкать гыйбрәтле мисаллар китерә- китерә сөйләсәң генә яисә кызыклы һәм кызыксындыра торган темаларга сорау-җавап формасында аралашсаң гына тыңлатырга мөмкин.
Ә үткәнне сүгеп, күптән вафат булган хөрмәтле аксакал язучыларны тәнкыйтьләп, яисә каралтырга, пычратырга тырышып романнар язган каләм әһелләреннән:
– Киләчәк буынның синең үзеңне дә шулай эт итеп сүгүе ихтимал икәнен уйлаганың бармы? – дип сорыйсы килә. Вафат булганнарның юк-бар кимчелеген күпертеп яла якканчы, башыңны язу өстәленнән күтәреп як-ягыңа карарга кирәк. Бүгенге көндә татар башына төшкән проблемалар болай да хәттин ашкан.
Безнең татарда : “Мәрхүмнәрне яманлап сөйләмә, сөйләсәң, яхшы якларын гына сөйлә”, – дигәннәр. Аксакалларның алтынга тиң сүзләрен онытмыйк. Мәрхүмнәрнең рухлары рәнҗемәсен!
– Менә мин фәлән том китап чыгардым! – дип, күкрәк сугу гына да аз. Киләчәктә аларны укучы булырмы? Бүгенге көндә туган телебезнең, милләтебезнең язмышы кыл өстендә тора. Язучыларыбызны менә нәрсәләр борчырга тиеш! Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай моннан бер гасырдан артык элек үк инде:
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен, – дип язып калдырган. Сөекле шагыйребезнең шигъри юлларын васыять итеп кабул итәргә кирәк.
Тел турында еллар буе тел чарлыйбыз. Нәтиҗәсе генә куандырырлык түгел. Вәзгыять Крыловның (дөресе Эзопның, Крылов– тәрҗемәче генә!) “Фил белән Әнчек” мәсәлендәгечә кала бирә. Урам саен бишәр “Магнит”, җидешәр “Эссен”, яисә “Пятерочка”, чат саен “Бристоль”! Безнең халыкта “Эт гыйшыгы төшкән” дигән әйтем бар. Англиянең ул провинциаль шәһәрчегенең исемен кибетләрнең, даруханәләрнең маңгайларына чәпәп куйганнар. Тора-бара моргка да “Бристоль” исемен бирмәгәйләре! Шәһәрләребездә топонимик комиссияләр бар югыйсә. Әллә хәзерге заманның әрсезлек белән әхлаксызлыктан яралган елгырлары аларны бар дип тә белми, әллә инде ул комиссия йогынты ясый алмагач, телсез калганмы? Аңламасың!
Берләшкән милләтләр оешмасында мәдәни мирасны саклау, беткән яисә югалып баручы телләрне саклау белән шөгыльләнүче ЮНЕСКО бар. Җир шарындагы алты меңгә якын телләр арасында иң популяр 14 тел рәтенә татар теле дә кергән! Без: “Төрки телле халыклар саны – 41”, – дибез. Ходаның хикмәте, шул 41 тел арасыннан казах, үзбәк, азәри теле дә түгел, хәтта күптән инде мөстәкыйль дәүләт булып яшәүче төрек теле дә түгел, безнең ана телебез турында бара сүз. Бу тота-каба гына хәл ителә торган мәсьәлә түгел, ничек шулай килеп чыкты икән, дип кызыксынган идем, эзләнә торгач, таптым бит! ЮНЕСКО положениеләрендә акка кара белән “... среди тюркоязычных народов самым коммуникабельным является татарский язык” дип язганнар! Горурланмаслыкмыни?! Моның чыннан да шулай икәненә инану өчен үзбәк һәм төрек телләре белән чагыштырып карыйк. Без – татарлар: “Хәзер була”, – дибез. Үзбәкләр: “ Хазер булады”, – ди. Бер иҗекне артык әйтә. Төркия делегациясенең Татарстанга сәфәре турында төрекләр “Татарстан зияраты” дип язалар. Җөмләдәге Татарстан сүзендә юнәлеш килештә әйтелергә тиеш “га” иҗеге төшеп кала. Чагыштырып карасак, иҗекләр кемдәдер артык, кемдәдер җитмәгәнен күрәбез. Яз көне без: “Агачлар яшеллеккә төренде”, – дибез. Үзбәкләр: “дәрәхләр күгәрепте”, – диләр. Яшел яфракта күкрәп утырган агачка “күгәрү” сүзе ятышмый да ятышмый ич инде. Нәтиҗәдә төрки телләр арасында иң мөкәмәлесе безнең ана телебез икәненә сөенеп куясың.
Дөньякүләм иң популяр телләр арасына кергән туган телебезне югалтырга хакыбыз бармы?
Укучы балаларыбызга татар теле, фән буларак укытыла торган “предмет” кына түгел, ә яраткан әниеңнең теле икәнен, иркәләп сөюче, тәмле-тәмле күчтәнәчләр белән сыйлаучы әбекәйләребезнең теле икәнен аңлату – барыбызның да уртак бурычы!
Без, моннан утыз еллар элек булса кирәк, Муса Җәлилнең көрәштәше Рушад ага Хисаметдиновны “Җидегән чишмә”гә кунакка чакырган идек. Телләр мәсьәләсендәге сорауга ул сөргендә күргән гыйбрәтле хәлне сөйләде. Колымадагы лагерьда җинаятьче бандитлар да, чеченнар, ингушлар кебек “халык дошманнары”да, сугышта әсирлеккә эләккән “хыянәтчеләр”дә утырган. Тоткыннар, сөрген шартларында исән калу өчен, төркемнәргә оешып көн күргәннәр. Руслар – үзләре бер төркем, кавказ халыклары – аерым бер төркем. Авырсаң, дәваларга медицина хезмәткәре юк. Ярый әле, Рушад ага сугышка кадәр ветеринар техникум тәмамлаган, лагерьда аны баш фельдшер итеп куйганнар. Мөмкинлектән файдаланып, ул татарларны үз канаты астына сыендырган. Руслар төркеменә эләккән татар егетеннән кызык өченме, ничектер:
– Ну-ка скажи, мама как будет по-татарски? – дип сораганнар. Ә ул аңа, телен белмәгәненә ирәеп:
– А я не знаю, – дип авыз ера икән.
Егетнең кыланышы рус кешеләренә дә ошамаган.
– Ах, ты, такой-сякой,.. предатель! Ты даже родную маму не знаешь сказать по- своему?! Ты и нас в любой момент можешь предать! – дип, типкәләп, бүлмәләреннән куып чыгарганнар. Ә урамда 45 градус суык! Егетебез: “Мин – мөселман”, дип кавказлылар янына да барып караган. Мөселманлыкның “м”сын да белмәгәч, алар да куып чыгарганнар. Менә шулай, ана телен белмәгәннәрне хәтта башкисәр бандитлар да яратмый икән бит!
Ялгышмасам, ислам динендә гафу ителми торган өч гөнаһ бар: раббыбыз Аллаһка ширек кылу, ягъни тел тидерү, ата-анаңны рәнҗетү, әманәткә хыянәт.
Ана телебез – безгә буыннан-буынга күчеп килгән әманәт! Бер көнлек байлыкка кызыгып, әманәткә хыянәт итеп, җуелмас гөнаһ алмыйк! Президентыбыз 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Файдаланып калыйк!
“Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән кермәс” дигән б о р ы н г ы л ар . Сабыйларыбызның теле “әттә”, “әннә” дигән татлы сүз белән ачылсын. Һәр йортка туган телебездә нәшер ителгән газета-журналлар килеп торсын. икердәш һәм бер-беребезгә теләктәш булып эшлисе эшләребез – муеннан!
Сөекле шагыйребез, яшьләргә мөрәҗәгать итеп:
“Әйдә, халыкка хезмәткә,
Хезмәт эчендә йөзмәккә”, – дигән. Шагыйрьнең пәйгамбәр хәдисләренә тиң сүзләре яшьләргә дә, өлкәннәргә дә – барыбызга да кагыла!
Фатхулла Абдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев