Уйлый күңелем, ут йота
Татарстан җирендә илкүләм, хәтта дөньякүләм данлыклы предприятиеләр бар. Аяныч ки, аларга исем биргәндә талымсызлык күрсәтәбез. Мәсәлән Зеленодольскидагы суднолар төзү заводы А.М. Горький исемен йөртә. Минем Максим Горькийга тамчы да үпкәм юк.
Утызга җитеп килгән, кулы ни тотса, шуны белгән өрлектәй егетләребез, кыюлыклары җитмәү сәбәплеме, өйләнә алмый тилмереп йөриләр. Сөлектәй кызларыбыз яшь гомерләрен заяга үткәрә. Ахыр чиктә, кем тәкъдим ясый, шуңа кияүгә чыга. Әнә шундый яшьләр өчен ТНВ каналында “Димче клубы” оештырып булмас микән? Булдыклы егетләребез уңган кызларыбыз белән танышырлар, кавышырлар иде. Газиз балаларыбыз чит-ятларга китеп әрәм булмаслар, катнаш никахлар да кимер иде.
Татарстан җирендә илкүләм, хәтта дөньякүләм данлыклы предприятиеләр бар. Аяныч ки, аларга исем биргәндә талымсызлык күрсәтәбез. Мәсәлән Зеленодольскидагы суднолар төзү заводы А.М. Горький исемен йөртә. Минем Максим Горькийга тамчы да үпкәм юк. Аның әсәрләрен балачактан ук яратып укыйм. Авторның үзен дә ихластан хөрмәт итәм. Рус әдәбиятында татарларны гел яхшы яктан гына тасвирлаган бердәнбер язучы буларак та рәхмәтлемен. Үз чиратында татарлар да аңа бурычлы булып калмаганнар. Башкалабызның үзәк паркы аның исемен йөртә. Максим Горький урамы бар. Музее эшләп тора. Әмма ул су асты көймәләрендә яисә хәрби корабльләрдә юнга булып та йөзмәгән бит! Туры килми!
Горурлык хисләрен үстерә торган иң үтемле өлкә ул – сәнгать! Эстрада, театр, кино... Соңгы вакытта эстрада җиңел атлетика белән кушылды бугай. Сәхнәгә чыккан җырчылырга (гафу итегез!) корчаңгы йоккан диярсең, җырның эчтәлегенә туры киләме-юкмы, бертуктаусыз сикерәләр, боргаланалар, әллә ниләр кыланалар... Җыр сүзләренең дә, көйләренең дә ата-анасы юк. Чөнки сүзләрен дә – үзләре, көен дә үзләре язганнар. Башкаручысы да үзләре! Каян килгән аларга шулкадәр талант?! Прәме “даһилар” инде. Халык көйләрен башкарсалар, ай-һай, сикерә алырлар иде микән? Ә “шакмакка такмак” көенә хет башың түшәмгә тигәнче сикер!
Ә “үзгәреш җиле”н халык “түнтәреш җиле” дип атады бугай инде.
Юк, мин һич кенә дә консерватор түгел. Яңалыкка бер каршылыгым да юк. Сәнгать бер урында таптанып торырга тиеш түгел. Аңа үсү кирәк. Төзүче буларак, сәнгать әһелләренең колагына фәкать шуны гына әйтәсем килә: син биш катлы йорт саласыңмы, тугыз катлынымы, беренче чиратта фундаментың нык булырга тиеш! Нигезе нык булса, тугыз катлыны гына түгел, унтугыз катлы йортны да күтәреп торачак!
Әнә бит, Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Рөстәм Яхинның Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт сүзләренә язган көйләрен тамашачы әле дә яратып, мөкиббән китеп тыңлый. Чөнки аларда халкыбызга хас мелизмнар, моңнар – фундамент сакланган.
Сара Садыйкова, Резеда Әхиярова, Луиза Батыр- Болгари һәм башка талантлы композиторлар тарафыннан бәгыреңә үтеп керерлек, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек, халык яратып тыңлый һәм җырлый торган җырлар иҗат ителде. “Су буенда учак яңа”, “Һаман яратам”, “Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?”, “Кайту”, “Беренче мәхәббәт”, “Ашыгулар ялгышуга илтә”, “Әнкәй”, “Әниемнең җылы кочагы”, “Юллар” , “Китмә, сандугач”, “Хушлашырга ашыкма”... Сәнгатькә җитди караганда, әнә бит, нинди гүзәл әсәрләр туа!
Театрларга керү сират күперен үтүдән дә авыр! Гафу итегез, шул штаныңны күлмәк итеп, күлмәгеңне штан урынына кигән шикелле пьесалар язсаң гына синең белән сөйләшүләре мөмкин. Ә андый форматта куелган спектакльләрне киләчәк буын бүгенге тамашачы “Зәңгәр шәл”, “Сүнгән йолдызлар”ны кинәнеп, мөкиббән китеп караган шикелле карый алыр микән? Шикләнәм! Бүгенге көндә кайсы илне генә алсаң да, Президентларның киңәшче-советниклары бар. Хәтта чикләнмәгән властька ия ханнарның да киңәшче вәзирләре булган. “Киңәшле эш таркалмас” дигән мәкаль дә юктан гына барлыкка килмәгәндер. Шулардан чыгып әйтәсе килгән фикер: театрларга совет чорында гамәлдә булган худсоветны кайтарасы иде!
В.И. Ленин “Из всех искусств для нас важнейшим является кино” дигән. Игътибар итегез, пролетариат юлбашчысы кино сәнгатенә нинди зур бәя биргән! Ә без нәфис фильмнар төшерү өлкәсендә һаман бер урында таптанабыз. Әйтмим, сценарий кытлыгы да бардыр. Тематика да ярлыдыр. Студиянең финанс ягы да кысынкыдыр. Сәбәпләре күптер. Экранга чыкканнары турында берничә сүз. Фильмда катнашкан театр артистларының күбесе (үпкәләмәсеннәр!) сәхнә кысаларыннан чыга алмый интегә. Динамика, хәрәкәт сүлпәнәя. Вакыйгалар тулы канлылыгын югалта. Тавталогия, кабатлаулар китә. Артистлар сөйләменә хан заманындагы “ярар, ярар”лар килеп керә. Психологик тирәнлек, масштаблылык җитми (миңа калса, бу җәһәттән эстрада артистлары “алдыра” шикелле). Биредә артистларны гына гаепләү дә дөрес түгелдер. Атта да бар, тәртәдә дә бар дигән шикелле, монда фильм өстендә эшләгән режиссерлар, операторлар, рәссамнар да бар бит әле. Шулай да өметсез шайтан гына, диләр. Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара дигәндәй, киностудиябез бар икән, ул, һичшиксез, камилләшергә, үсәргә, милләтебезгә хезмәт итәргә тиеш! Киләчәктә, чын мәгънәсендә “неуловимый мститель” булган Акай батыр, Сәет батыр кебек милли каһарманнарыбыз турында да, җөмһүриятебездә күркәм шәһәрләр төзегән фидакарьләребез турында да үзебезнең киностудиябездә эшләнгән фильмнар күрергә насыйп булсын!
(Ахыры бар).
Фатхулла Абдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев