Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дустым-китап

Уйлый күңелем, ут йота

Кызыксынсаң, төпченсәң, Россиядә авиация барлыкка килүдә дә татарның өлеше бар икәнен күрербез.

Кызыксынсаң, төпченсәң, Россиядә авиация барлыкка килүдә дә татарның өлеше бар икәнен күрербез. 1881 елда диңгез офицеры А.Ф. Можайский проекты буенча кешене һавага күтәрә алырлык беренче аэроплан (воздухолетательный снаряд) төзелә. Ул, җирдән бер метр чамасы күтәрелгәч тә, бер якка янтаеп төшә, канатын сындыра. Патша хөкүмәте конструкторның эшен хупламый һәм Можайский аэропланы өстендә эшләү туктатыла.

Фәкать 1910нчы елның 23 маенда Киев политехника институты профессоры А.С. Кудашев үзенең сызымнары буенча үзе ясаган бипланда үзе очып та күрсәтә!

...1910нчы елның 23 мае. Киев. Институт янындагы ипподромга җыелган халыкның гомердә булмаган хәлне күреп исе китә! Сенсация эзләп килгән корреспондентлардан берсенең, кызыксынып:

– Профессор әфәнде, тагын кайчан очарга җыенасыз? – дигән соравына ул, елмаеп:

– Теләсәгез, хәзер ук очып күрсәтә алам, – ди һәм штурвал артына утыра. Бу юлы ул тагын да биеккәрәк (2 сажень) күтәрелә һәм тагын да ераккарак (300 м) оча! (“Изобретатель и рационализатор” журналы. 1978 ел. №1. 40-42 битләр).

В. Моисеев дигән журналист берочтан А. Кудашевның шәҗәрәсе турында да информация биргән. “... Да, знатны Кудашевы. Кровь татарских мурз течет в их жилах. Предок, Чапай-мурза в московском осадном сидении участвовал...” дип язган.

Чувашлар белән руслар “Чапаев безнеке!” дип тарткалашалар. Ә чынлыкта Гражданнар сугышы герое В.И. Чапаевның да нәсел тамырлары татарга барып тоташмый микән әле?!

1812 елгы Ватан сугышында Россиядә партизаннар хәрәкәтен оештырган һәм аның җитәкчесенә әйләнгән шагыйрь Денис Давыдовның татар икәнен белгән Наполеон юкка гына: “Русларның кайсын гына кыргычласаң да татар килеп чыга”, – дип әйтмәгән инде. Ныклап кызыксынсаң, фәндә татар галимнәре “кул тыкмаган” өлкә юктыр да әле.

– 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышындагы геройларыбыз: Петр Гаврилов, Муса Җәлил, Даян Мурзин, Гази Заһитов... Санап бетерерлек түгел. Чөнки эзтабарларыбыз тырышлыгы белән алар саны елдан-ел арта бара.

– Хәрби җитәкчеләр: генераллар, адмираллар...

– 49 көн дәвамында Тын океанда, бәләкәй генә шхунада йөзеп, авырлыкларга, диңгезнең дуамал дулканнарына бирешмичә командасын саклап калган Әсгать Җиһаншин...

– Бүгенге көн герое – самолетын кукуруз басуына утыртып, 136 пассажирның гомерен саклап калган очучы Дамир Юсупов һәм башка бик күп күкрәк сугып горурланырлык шәхесләр – милләтебез балалары...

Шөкер, соңгы вакытта көндәлек матбугатта тарихи темаларга, милләт язмышына кагылышлы саллы гына мәкаләләр чыга башлады. Кызганычка каршы, газета- журналларның тиражы кимү сәбәпле, ул җитди язмаларны матбугатка язылган ике- өч мең кеше генә укый. Советлар чорында иртәнге сәгатьтә көндәлек матбугатка күзәтү ясый торганнар иде. Безнең ТНВ каналында һәр шимбәдә кичке сәгать алтыдан җидегә кадәр “КәмитҖәвит” дигән тамаша күрсәтәләр. Әнә шул тамашаны яртылаш кыскартып, икенче өлешендә “Мәдәни җомга”, “Безнең мирас”, “Казан утлары”, “Мәйдан” кебек популяр басмаларга күзәтү ясалса, күпкә файдалырак булыр иде. Вакыты да отышлы. Иртәнге сәгать белән беркем дә телевизор карап утырмый. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай да: “Безнең гомер уен түгел, бәйрәм түгел”, – дигән.

Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миннехановка рәхмәт! 2021 елны Татарстаныбызда Туган телләр һәм бердәмлек елы дип игълан итте. Кулыбызга юл картасы тоттырды. Телебезне, милләтебезне саклауга, үстерүгә юл ачылды. Бу форсатны кулдан ычкындырмыйк, файдаланып калыйк! Пәйгамберебез дә: “Хәрәкәт итсәгез, бәрәкәт иңәр”, – дигән. “Алма, пеш, авызга төш!” дип утырсак, безнең өчен беркем дә эшләмәс. Ә эшлисе эшләр – муеннан!

Урам исемнәрендәге, юл билгеләрендәге хаталы язуларны төзәтсеннәр. Чыты авылын – Читага, Күн авылын Коньга әйләндергәннәренә: “Ярый әле алаша түгел”, – дип, Тукай районындагы Җәйләү авылының исемен “Евлево” дип (әстәгъфирулла! Ялгыш әйтеп, сүгенеп җибәрерсең!) язганнарына кул селтәп кенә үтикмени инде?

– Үзебезнең Казан тегермәнендә тарттырган, үзебезнең Чаллыдагы “ЭссенЛогистик” ҖЧҖ сәүдә челтәре өчен тутырылган он капларына русча һәм... казахча “нан пiciретiнбидай уны” дип язганнар! Бу нәрсә?! Татарча язсалар, ипинең тәме үзгәрер дип курыктылар микәнни?!

– Яшел Үзән сөт комбинаты мияубикәләр өчен генә эшли, ахрысы. Катык, сөт капларында муенына “күбәләк” таккан симез мәче, канәгать елмаеп, безгә “күз кыса”. Исеме дә шәп бит: “Васькино счастье”!

– Алабуга сөт комбинаты берничә ел элек сөт капларына дөрес итеп, “Алабуга сөте” дип яза иде. Хәзер ул да “Алабуга соте”нә әйләнде. Без, мескеннәр, дәшмибез. Тора- бара “Алабута соте” дип адәм көлкесенә калдырмасалар ярый инде.

Татар исемен йөрткән кавемгә каян килә бу мескенлек, битарафлык?! Татар халкының тарихы белән кызыксынган француз шагыйре һәм галиме Шарль Монтескье да: “Шулкадәр бай тарихлы халык үз кадерен үзе белми”, – дип аптыраган.

Татарстанда эшләнгән һәрнәрсәгә татарча исем бирергә, татарча дөрес итеп язарга кирәк югыйсә. Танылу масштабы киңәер, татарга хөрмәт артыр иде. Әнә бит, телевизордан сирәк-мирәк “Ансат” дигән вертолетны күрсәтсәләр, күңел күтәрелеп китә!

Нәфис гимнастика буенча күп мәртәбә Европа һәм дөнья чемпионы Алия Мостафинаның, фигуралы шуу осталары Алинә Заһитова, Камилә Вәлиеваның чыгышларын карап, сокланып та, горурланып та утырабыз ич!

Спорт турында сүз чыккач әйтеп үтим инде. Спорт дөньясында шөһрәт казанган: 12 мәртәбә дөнья чемпионы булган мотогонщик Габдрахман Кадыйров һәм 1915 елда Петербургта бокс буенча Европа чемпионы, җиңелүнең ни икәнен дә белмәгән Королевны һушсыз калдырып (нокаут белән җиңгән) “кара малай” кушаматлы татар егете дә – безнең кавем!

Мәскәүнең үзәк каналы көн туды исә “Давай поженимся” дип “күз кыса” башлый.

 

(Дәвамы бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев