Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дустым-китап

Тәүбә көне

...Регина икенче көнне эшкә килгәч тә, Исламны искә төшерде. “Нишләптер шалтыратмый, исән-сау калдымы икән? Суга батып калган булса?” дигән уй тынгылык бирмәде. Ул, смартфонын алып, Исламның номерын җыйды. “Телефон сүндерелгән яки сөйләшү зонасыннан читтә” дигән җавап ишетелде.

Җавап сәер дә, шомлы да иде. Нәрсә булсын аңа? Кайткандыр да йоклагандыр. Әллә кайчан оныткандыр инде аның турында, дип уйлады да эшенә кереште. Ләкин тыныч кына эшли алмады. Бераз вакыттан соң ул тагын телефонга ябышты. Каушаудан кабаланып бетте. Бу юлы да автоҗавап бирүче шул ук сүзләрне кабатлады. Нишләргә соң? Шул карт җүләр өчен борчылып утырсынмы инде менә хәзер? Аның башына Имәнкискәгә барып кайтыргамы икән әллә, дигән уй килде. Ләкин ничек? Туктале, план бүлегендә утыручы Ринатны үгетләп карасаң, ни булыр икән? Көн кичәге кебек үк кызу, көндез ике сәгатькә генә югалып торсалар, беркем дә сизмәс. Имәнкискәгә барып, су кереп кайтабыз, дияр. Үзе дә әллә ничә тапкыр инде көндез Аккош күленә барып, су кереп кайтырга чакырды. Регина, вакытым юк дип, гел кире какты. Кичәге кебек мәхәббәт уены уйнап алганда да, начар булмас.
Ринат Регинаның су кереп кайтырга чакыруын, әйтерсең лә, көтеп кенә торган, шундук риза булды. Сәгать унбер тулганчы ук машинасы янына чыгарга чакырып шалтыратты. Анда аны кичә Ислам машинасындагы кебек үк шәраб, йөзем тәлгәшләре, кабымлыклар тулы пакет көтә иде. “Нигә Имәнкискәгә, ерак бит?” – дип тә сорамады Ринат. Кыз чыгуга машинасын кабызды да Лаеш юлына таба элдерде.
Регина юл буе Ислам турында уйлап барды. Аның белән ничек танышып китүен исенә төшерде. Ислам Регинадан шактый өлкән, аңа ата булырлык кеше иде инде. Дөрес, Регинаның үзен дә алай яшь кыз дип әйтеп булмый, утыз бишенче яше белән бара.
Моннан дистә еллар чамасы элек таныштылар алар. Регина – министрлыкта бер бүлек җитәкчесенең сәркатибе. Әле институт тәмамлаган елда ук, әтисенең әшнәләре аркылы урнашып калган иде бу эшкә. Аннан соң инде ул бүлектә әллә ничә җитәкче алышынды. Ә Регина һаман бep урында. Зифа буйлы, чибәр, сөйкемле һәм тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкаруы, уңганлыгы аркасында ошаттылар аны җитәкчеләр. Тик менә кияүгә генә чыга алмый калды. Артыннан егетләр дә чапкалады. Яшьрәк чакта, әлбәттә. Хәзер инде, яше утыздан узгач, борылып караучылар сирәгәйде. Бетте, дияргә дә була. Ислам шикелле карт-корылар гына дәшкәли әнә шулай тегендә-монда су кереп кайтырга.
Ә ул чакта ул әле яшь иде. Егерме бишләрдә генә. Кичатна көн иде. Бүлек җитәкчесе Рәфкать Гарипович Регинага: “Иртәгә җомга, беләсең. Эштән соң бер дус үзенә кунакка чакыра. Пикникка. Әзерләнеп кил, бергә барырбыз”, – диде. Кем чакыра, кая? Ничек әзерләнеп килергә – берсен дә әйтмәде. Әзерләнеп кил һәм шул. Пикник булгач, каядыр табигать кочагына инде, димәк. Өскә поход киемнәрен кияргә кирәк булыр алайса, дип уйлады кыз. Төнгә каршы салкын да булырга мөмкин. Җәй башы, июньнең беренче көннәре салкынча була. Яңгыр гына ява күрмәсен.
Пикник дигәне Казаннан ерак та булмаган бер районның ниндидер авылындагы фермерныңмы, хуҗалык җитәкчесенеңме умарталыгында оештырылган мәҗлес булып чыкты. Мәҗлескә нибары өч түрә – районның хакимият башлыгы, Министрлар Кабинетыннан бер абзый, министрлыктан Регинаның җитәкчесе Рәфкать Гарипович чакырылган иде. Умарталыкта Регинадан башка да кызлар җитәрлек иде. Ул аларны шушы авыл кызларыдыр дип уйлады. Моның ише пикникларны күп күргән, ирләр әйткән һәр шаяртуга чырык-чырык көлеп торган яшь кызыйлар үз вазифаларын бик яхшы башкаралар иде. Ни өчен чакыргандыр Рәфкать Гарипович Регинаны, ул бик аңлап бетермәде. Кызлар болай да әйбәт хезмәт күрсәтте, умарталык гөрләп торды. Пикник юкка гына оештырылмаган иде, әлбәттә. Регина барысын да аңлады, хуҗа каядыр өскә, кабмин тирәсенә эшкә урнашкан да әшнәләрен рәхмәт йөзеннән сыйларга булган. Теләсә ни эшләсеннәр шунда, Регина өчен барыбер, кем әйтмешли, ике дөнья – бер кәнди. Ул авыл кызлары белән дә әллә ни ачылып бетмәде, ирләр сүзенә дә тыгылмады. Шулай да умарталык хуҗасы каныкты үзенә, бал корты матур чәчәккә кадалган шикелле кадалды. Яше иллеләр тирәсендәге бу кешегә кунак абзыйлар, олылап, “Ислам Мөхәммәтович” дип кенә эндәштеләр. Бигрәк тә район хакиме ялагайланды, ничек кенә тәлинкә тотарга белмәде. Ул төнне Регинага шул Ислам Мөхәммәтович күңелен күрергә туры килде. Менә шуннан бирле килә аларның танышлыклары. Шул пикниктан бирле Ислам Мөхәммәтович исенә төшкән саен Регина янына килеп чыккаларга гадәтләнде. Регина баштарак бик өнәмичә генә риза була иде аның теләкләренә. Соңга таба ияләште, үзе дә кирәксә-кирәкмәсә дә шалтыраткалап, дөньяда үзенең барлыгын белдереп тора торган булды.
Ринат машинасында Имәнкискәгә барганда, Регина менә шушы хәлләр турында исенә төшереп утырды. Имәнкискәгә җиткәч, ул Ринатны кичә Ислам белән су кергәндә тукталган тыкрыктан борып алып кереп китте. Алар таш коймасы елга ярына ук терәтеп салынган ике катлы коттедж янына килеп туктадылар. Тыкрык буш, бернинди дә автомашина күренми иде. Регинаның күңеленә җылы йөгерде. Ул “Уф!” дип сөенеп куйды. Димәк, чыккан, кайтып киткән. Сөенеченнән, ул Ринатны аптыратып, үзенең кайнар кочагына алды һәм битеннән үпте. Аннары егетнең әйткәнен дә көтеп тормыйча, арткы утыргычтагы пакетны актарырга кереште.
– Бу нәрсәләрне хатыныңа алып кайтып бирергә алмагансыңдыр бит? – диде ул һәм җавап көтеп тормастан шәрабны чыгарып, Ринатка сузды. – Моны ача торган нәрсәң бардыр инде.
Китап редакциядә сатуда бар. Реклама  12+
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев