Соңгы дәрес
– Хат язганым юк, – диде ул, күзләрен тәрәзәгә төбәп. – Болынкырда безнең ничек яшәгәнне белә идегез… – Алайса, минем адресны кемнән алдың? – Казаннан сыйныфташ Наил җибәрде. Ул мине былтыр ничектер эзләп тапты. – Кызык, балалар белән ата-аналар хат язышмый торган заманга да килеп җиттек, – дип куйды Наҗия, үз-үзенә сөйләнгәндәй.
(Дәвамы).
– Хат язганым юк, – диде ул, күзләрен тәрәзәгә төбәп. – Болынкырда безнең ничек яшәгәнне белә идегез…
– Алайса, минем адресны кемнән алдың?
– Казаннан сыйныфташ Наил җибәрде. Ул мине былтыр ничектер эзләп тапты.
– Кызык, балалар белән ата-аналар хат язышмый торган заманга да килеп җиттек, – дип куйды Наҗия, үз-үзенә сөйләнгәндәй.
Дамир әллә аны ишетмәде, әллә ишетмәмешкә салышты, тәрәзә төбендәге гөлләрнең сары чәчәклесен иелеп иснәгәч:
– Бераз әрем исен хәтерләтә, – диде, чәчәк таҗына бармагы белән кагылып-кагылып куйды. – Мин каберемә әрем утыртырга куштым...
– Син ни сөйлисең, Яруллин?! – Наҗиянең ачулы тавышы, зәһәр күз карашы аны сискәндереп җибәрде. – Әле сиңа үлем турында уйларга бик иртә!
– Мин бит каберемә чәчәкләр утыртмаска кушуымны гына әйттем. Үзем дә, яшәвем дә әрем шикелле әче булгач... Ярый, миңа кузгалырга вакыттыр...
Дамир, сумкасын кулына алып, ишеккә атлады.
– Тукта! – дип кычкырды Наҗия, ачыргаланып. Кулы белән күкрәген кысып, акрын гына сулыш алгач, аның күзләренә туп-туры карады. – Син бит нидер әйтеп бетермисең. Күптән күреп торам. Нәрсә бар?
Дамирның сумкасы, шапылдап, идәнгә төште.
– Бар шул, апа... – ул гаепле кыяфәт белән аның каршына килде, калтыранган кулларын, яшерергә теләп, әле чалбар кесәсенә тыкты, әле, кире чыгарып, биленә куйды. – Әйтергә дип килдем. Хәзер батырчылык итә алмыйм. Сезне борчырга тиеш түгел идем дә... – Дамир кинәт аның алдына тезләнде. – Ярдәм итегез миңа!
– Тор! – Наҗиянең аңа бәгырен өзәрлек сүзләр әйтәсе килде. – Ир кеше, дөнья гизеп кайткач, туган җиренә генә тезләнә ала. Яки әнисе каршында...
Дамир озаклап, идәннән аерыла алмагандай, кыенлык белән торып басты. Укытучысы, кырыс карашын туп-туры аның күзләренә төбәп, җавап көтә иде.
– Минем эчемне көне-төне нидер кимерә. Ашавым ашау, эчүем эчү, эшем эш түгел. Йокым бөтенләй качты...
– Нәрсә булды соң? Аңлат.
– Аңлата алсам иде мин аны... Коточкыч бушлык, эчемдә берни дә калмады, янып бетте бугай инде... – Дамир шактый вакыт, карашын идәнгә юнәлтеп, сүзсез торды. – Әллә нинди куркыныч төшләр күрәм. Соңгысы өч мәртәбә керде... Җир йөзендә берүзем калганмын, имеш. Барлык җан иясе каядыр киткән. Очсыз-кырыйсыз соры чүл. Бер генә өй дә, бер генә агач та юк. Минем паспортым, тагын бик кирәкле документларым кайдадыр онытылып калган. Тизрәк китәргә кирәк. Әйберләремне юлларга дип, каядыр талпынам. Баскан җирем шундый ышанычсыз – әллә көл, әллә тузан, атлаган саен, тездән батам. Ярдәм сорап кычкырмакчы булам – тавышым чыкмый, соры томан күзләремне томалый. – Дамир авыр сулап куйды, костюмын ычкындырып җибәрде. – Үз гомеремдә бер төшне өч мәртәбә күргәнем юк иде. Өченчесендә авылдагы ак этебез күзгә чалынып алды. Бик еракта әйле-шәйле генә... Ул бит мине мәктәпкә озата, каршы ала иде...
Дамир сөйләвеннән туктады да бүлмә буйлап йөрергә кереште. Наҗия, аның аяк тавышларын тыңлап, дөньясын оныткандай, аска карап утырды. Аннары Дамирның каршына килеп, күзләренә туп-туры төбәлде:
– Минем сиңа шулкадәр ярдәм итәсем килә... Яшермичә генә әйт әле: синең чынга ашмаган, күңелеңне яндырып торучы уйларың бармы?
– Юк. Мин ул яктан тыныч.
– Кешегә барысы да әйбәт кебек тоела. Ниндидер сиздермәгән сәбәпләр аркасында эчендә утлы өермәләр бөтерелә.
Укытучысының һәр сүзе аны көйдереп-көйдереп алгандай итте. Югыйсә, очрашкач, ниндидер зур сөйләшү булачагын белеп килде. Тик сөйләшү ул теләгән якка борылмый иде. Наҗия аңа, сулышы ишетелеп торырлык дәрәҗәдә якын килеп, күзләренә туп-туры карады.
– Миңа үпкәң юктыр бит?
– Сезгә юк.
– Ә башкаларга?
– Белмим инде, – Дамир башын читкәрәк борырга теләде, әмма укытучысының күз карашы аны кадаклап куйгандай тотты. – Өйдә мин бер генә җылы сүз дә ишетмәдем. Мәктәптә “Аксак чәүкә” идем...
– Без сиңа бирергә мөмкиннең барысын да бирдек.
– Акларга тырыштым бит. Сезгә килүем да шуны күрсәтү өчен...
Наҗия, ниндидер эше чыккандай, акрын гына кузгалып китте, Дамирның өстәл читендәге чынаягын уртагарак этеп куйды, аннары аның каршына килеп басты. Карашы уйчанланган һәм ниндидер бер аңлаешсыз күләгә белән өртелгән иде.
– Мин уйлаганымны әйтмичә кала алмыйм, – диде ул акрын гына. – Син тормыш тәмен югалткансың бугай...
Дамир, аптырап , иңбашларын сикертеп куйды.
– Тормыш тәме?
– Ул тамырлардан килә... Тел белән тоеп булмый торган әчкелт тәм... Канатларың биеккәрәк талпынган саен, ныграк сизелә, – Наҗиягә укучысының сораулы карашы мәктәптән үк таныш иде. Шуңа күрә ул сүзен дәвам итте: – Аягыңа туры басу өчен нык тырышкансың. Кибетләрең дә табышлы. Сиңа хәзер өченче тормышны башларга кирәк.
Дамирның йөзе яшен тизлегендә үзгәреп китте.
– Ни сөйлисез, апа?! Нинди өченче тормыш?!
Наҗия, күзләрен кысып, аңа төбәлде. Бу хәтәр караш Дамирга таныш, аннан яхшылык көтеп булмый иде.
– Син бит: “Мин менә кем булдым!” – дияргә кайттың, – диде Наҗия салкын, ят тавыш белән. – Ә нишләп депутат значогыңны такмадың?
– Сез безне тыйнак булырга өйрәттегез, – диде Дамир, сагаеп.
– Молодец, “биш”ле куярлык җавап бу! Мин күптән түгел булган бер хәлне сөйлим әле. Депутат значогы таккан берәүне кибеттә халык сырып алды. Тетмәсен теттеләр. Шабыр суга батты, мескен. Мин яклап сүз әйткән идем, син аның әниседер, шуңа яклыйсыңдыр, дип, минем дә кирәкне бирделәр. Теләсә кайда бик тагып йөрергә тырышма син аны...
– Апа, сез мине мыскыл итәсез! – диде Дамир, үз-үзен кая куярга белмичә.
– Башта тыңлап бетер, балам. Значогың кесәңдә, инженер дипломың белән орденың кесәңдә. Нишләп кесәңдә алар?
– Күкрәк киереп йөрергәмени?
– Ә нигә киермәскә? Кесәңдә күкрәк киерердәй бүтән әйберләр юкмы тагын?
– Нәрсә булсын...
– Намус, вөҗдан, башкасы...
– Их, апа!.. Болай көләсегезне белгән булсам!.. – Шулай диде дә Дамир, сумкасын алып, ишеккә юнәлде.
(Дәвамы бар).
Фото - Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев