Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби минутлар

Соңгы дәрес

Чыгарылыш кичәсе таңга кадәр дәвам итте. Наҗия, балаларын оясыннан очырган ана коштай, кичәге укучыларының күкрәп торган чәчәкләрдәй чибәрлекләренә, яшьлек канатларында, очына-очына, вальс әйләнүләренә шатланып та, бераз сагышланып та карап утырды.

(Дәвамы).

Яруллинның әтисе Шамил Себергә йөреп эшли, бер ай өйдә торса, икенчесендә китеп бара. Болынкырга кайткач та, дуслары белән бергә кайда да булса эшләп, акча юнәтү ягын карый. Салып алса, Дамир ми­неке түгел, дип тавыш чыгара иде. Әнисе Әлфия сәүдә скла­дында эшли, аракы капмаган көне сирәк. Яруллин аларга да баш бирми, әрепләшә, ныграк әйткәли башласалар, чыга да югала. Бу гаиләгә барган саен Наҗия хафага төшеп кенә кайта иде. Район үзәге әллә ни зур түгел, һәр өйдә чык­кан тавыш-гауга мәктәпкә бик тиз килеп җитә. Дамирның үзеннән гаилә хәлләрен төпченүләр файда бирмәде: ул, яңак сөякләре агарып чы­гар дәрәҗәдә тешләрен кы­скан хәлдә, зәңгәр күзләрен түгәрәкләндереп тик басып торды.

Бер җәйне аларга килгән кунак егете поездга соңара язган. Дамир ашыгыч кына кибеткә кереп киткән пенсионерның “Ока”сын ка­бызган да кунакны Әгерҗе вокзалына илтмәкче булган. Әмма чуерташлы юлдан чы­гып очканнар. Кунак – боль­ницага, Яруллин милициягә эләккән. Моны ишеткәч, җәйге ял чоры булса да, Наҗия алар­га йөгерде. Ару гына кызма­ча Әлфия сүгенү сүзләре белән аңа ташланды: “Ба­лаларны сез бозып бетерде­гез, мәктәбегездә бернинди тәртип юк, көн саен малайны кыйнап кайтаралар, сыйныф җитәкчесе акчасын аласың, берни эшләмисең, малай­ны түгел, синең үзеңне суд­ка бирергә кирәк”, – дип, ду купты. Шулчак кайтып кергән Шамиле дә милициягә барыр­га теләмәде. Әнисе: “Утырт­сыннар, ул имгәктән бары­бер кеше чыкмый, ичмасам котылырбыз”, – дип, арты белән борылды. Наҗия эчке эшләр бүлегенә үзе йөгерде, Яруллинның гаилә хәлен аңлата-аңлата, начальникка кадәр барып җитте, җинаять эше кузгатмагыз, бары­сын да үз өстемә алам, диде, аңлатма бирергә чакырыл­ган пенсионерга да ялынды, машинагызны төзәтербез, диде. Җинаять эше ачтыр­мау өчен, әле Наҗиягә та­гын ай буе тырышырга, әллә кемнәрдән әллә нинди до­кументлар тутыртырга туры килде. “Ока”ны төзәтүне ире башкарды, тавыш-тын бетте. Саный китсәң, мондый хәлләр тагын ничәмә-ничә булган­дыр. Аның хәтеренә тагын бер күңелсез очрак кереп калган.

...Чыгарылыш кичәсе таңга кадәр дәвам итте. Наҗия, ба­лаларын оясыннан очыр­ган ана коштай, кичәге укучыларының күкрәп торган чәчәкләрдәй чибәрлекләренә, яшьлек канатларында, очы­на-очына, вальс әйләнүләренә шатланып та, бераз сагышла­нып та карап утырды. Кинәт коридорда кычкырышкан та­вышлар ишетелде. Бөтенесе шунда ташландылар. Ишек ар­тында ике-өч кыздан башка беркем да юк иде.

– Ни булды? – дип сорады­лар алардан.

– Яруллин кем беләндер су­гышкан...

Ул арада тыштан, көлешә- көлешә, егетләр килеп кер­де, “берни дә юк, кечкенә аңлашылмаучанлык” дип, залга уздылар. Наҗия ишегал­дына чыкты. Яруллин коймага тотынып иелгән, авыз-боры­ныннан кан ага. Ап-ак күлмәге канга буялып беткән.

– Каныңны сөртеп, күлмәгеңне алмашып кил, – дип, Наҗия аңа кулъяулык сузды.

Яруллин сөзеп карады да, кулъяулыкны эләктереп, агач­лар арасына йөгерде.

Наҗиянең кәефе кырылды. Ул, актлар залына кереп хуш­лашкач, кайтып китте. Уйла­нып, акрын гына атлаганда, башына әллә нинди күңелсез уйлар керде. Мәктәптә гоме­ре буе эшләп, мондый кан­лы чыгарылыш кичәсен бе­ренче күрүе иде. Кинәт арт­тан аяк тавышлары ишетел­де. Дөп-дөп чабып, Яруллин килә иде. Наҗия туктап ар­тына борылды. Яруллин ша­шынган кыяфәттә аның кар­шында туктап калды. Ул, әллә күз яшьләрен, әллә канын берничә мәртәбә йотканнан соң, ачулы тавыш белән хы­рылдады:

– Барыбер кеше булачак­мын! Менә күрерсез!

Күзләрен хәтәр елтыра­тып, еш-еш сулап, тагын ни­дер әйтмәкче булды да Ыкка төшә торган тыкрыкка ке­реп югалды. Берничә көннән аның каядыр чыгып киткәне мәгълүм булды...

Кыңгырау тавыш бирүгә, Наҗия мамыкка баскандай ышанычсыз адымнар белән ишеккә килде һәм хәвефләнеп ачкычны борды. Аның кар­шында чәчәк бәйләме тоткан зур гына гәүдәле, сабыр ка­рашлы егет басып тора иде. Әгәр алдан шылтыратма­са, иренендәге җөе булмаса, бәлкем, Наҗия Дамирны та­ный да алмас иде. Бусагадан атлап керү белән ул, чемода­нын куеп, чәчәкләрен бирде. Наҗия, чәчәк бәйләмен сул кулы белән күкрәгенә коча­клап, күрешергә уң кулын суз­ды. Көрәктәй зур, саллы бу уч аның зәңгәрсу ябык бармакла­рын кәгазь битедәй кысып юк итәр кебек иде. Яруллин аның кулын авырттырмыйча гына кысты. Шунда кунакның кул­лары, нишләптер, бик нык калтырап китте... Бу калты­рау, Наҗиянең барлык та­мырларыннан үтеп, йөрәгендә хәвеф уты булып кабынды. Нәрсәдән икән бу калтырау? Дамирның өстендәге затлы ак костюм-чалбар, шуңа пар килүче туфлиләр аның шак­тый мул тормыш алып бару­ына ишарәли.

– Сине Себер якларында, дип ишеткән идем. – Наҗия Яруллинның күзләренең дә үзгәрүенә игътибар итте. Аларга ниндидер җылылык иңгән, җан кергән иде. – Ко­мандировкага килүеңме?

Яруллин нидер әйтмәкче булды, тик калтыранган иреннәре арасыннан сыңар сүз дә чыкмады, “әйе” дигән мәгънәдә баш селкеп кенә куй­ды. Ахырда ул телгә килде:

– Наҗия апа... – Дамирның тавышы кинәт өзелде, гәүдәсе чайкалып куйды, һәм ул Наҗияне кочаклап алды. Наҗия чал чәчле башы белән аның күкрәгенә терәлде. Дамирның йөрәге күкрәк чит­леген җимереп чыгардай бу­лып ярсып тибә иде. Элекке укучысының күз яшьләренә кайнар сулышын кушып әйткән сүзләре колак яфра­кларын өттерде: – Апа... Мин бит... беркемгә дә... сездән баш­ка беркемгә дә кирәк булма­ганмын икән!.. – Дамир, укы­тучысын кочагыннан азат итеп, аңа елмаерга тырышып карады. – Бәләкәйдән үк гел рәнҗеш яшьләре генә түктем. Ә боларыннан оялмыйм... Ил читеннән, кояш чыгышыннан ук алып кайттым мин аларны... Рәхмәт сезгә!..

Дамир, сумкасыннан ба­лыклар, уылдыклар, тагын әллә нинди күчтәнәчләр чыга­рып, өстәлне тутырып ташла­ды. Иңнәренә алтын белән ка­елган зәңгәр ефәк камзул сал­гач, Наҗия яшәреп киткәндәй булды. Күчтәнәчләрдән авыз итеп чәй эчкәндә, алар, көлешә- көлешә, ерак еллар хатирәләрен актардылар, бүгенге тормышла­рына күчтеләр. Дамир Себердә авыл хуҗалыгы институты тәмамлаган, сәүдә оешмасын­да механик булып эшләгәндә, беренче шәхси кибетен ач­кан, хәзер аларның саны унга җиткән, һәм сәүдәгәрлек аның төп шөгыленә әйләнгән. Ор­денлы депутат. Яһүд кызына өйләнгән, ике малайлары үсеп килә икән.

Гөбәдияне духовкага куйгач, алар бергәләп кошларга җим сибеп керделәр. Шунда Наҗия укучысының хәрбиләрчә төз атлавына хәйран калды. Моны сизенгән Дамир:

– Аксау сизелмәгәнгә гаҗәпләнәсез бугай, апа, – дип куйды.

– Операция ясаттыңмы?

– Умырткам кәкрәйгән бул­ган. Физик күнегүләр белән үзем турайттым, – диде ул.

Наҗия аны кунарга кы­стады, оныгымны, чиратта­гы дәвалау курсы алу өчен, әле кичә генә хастаханәгә салдык, әтисе белән әнисе шуның яны­на киттеләр, гөбәдия пешкәч, янына икәүләшеп барабыз, та­ныштырырмын, диде. Ул кыста­ган саен Дамир, ашыгам, кузга­лам дип, урыныннан торды, тик әллә сүзгә мавыгып, әллә башка сәбәп аркасында, тагын чыгып китә алмыйча калды. Ниһаять, Наҗия аның күзләрендә нин­дидер яшерен очкынның уй­нап-уйнап алуын чамалады. Ул кунарга да теләми, китә дә ал­мый иде, ахрысы. Алайса, нигә китмәкче була? Кыланамы, чын­мы бу? Күзләрендәге яшерен оч­кын нәрсә? Ул очкынга Наҗия килеп тә кагылды бугай:

– Әти-әниләрегез ни хәлдә соң? – диде ул, Дамирның алар турында ләм-мим бер сүз әйтмәвенә эче пошып.

Бу сорау кунакның йөзен ачу таш капкан төсле җыерчыкландырып, караңгылатып җибәрде. Ул, урыныннан торып, читтәге тәрәзә янына барып басты.

(Дәвамы бар).

Фоат Садриев, Татарстанның халык язучысы.

Фото - freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев