Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дустым-китап

Рәкыйп Хәмитов. Копченый

Иренең ат җигеп чыгып киткәнен түр як тәрәзәдән сагаеп карап калды Дөрлекамал. Җанына урын табалмый йөрүе инде, шулай булмый ни. Ат җигелгән арба урманга таба юыртты. Арбада Рәкыйп кукраеп утыра. Малайларның монысы бигрәк тиктормас, җитмәгән җире, үзенекен итми калганы юк. Бала-чага арасында кайда нинди бәрелеш-чукыш – шунда безнең Рәкыйп булыр.

Әле кичә генә күрше Фатыйма кергән иде. “Рәкыйбең минем Шакирҗанымны кыйнап, борынын канаткан”, –  дип, каз шикелле ысылдарга маташа. Бәрәкалла, безнекен кыйнап кертмәгәннәр ләбаса. Борынын салындырып, җебеп торса да, һәйбәт булмасые шул. Дөрли (авылда аны шулай дип йөртәләр) дәшмәде, орып бәрелмәде, ипләп кенә самавырын яңартты.

Күрше-күлән белән сүзгә килеп, ачу саклап, гайбәт йөртеп яши торган хатын түгел ул. Кешегә йөзе якты, теле татлы. Сандугачлардай сайрап, чәй артында килештереп-җайлап чыгарды бу юлы да күршесен. Карасына катып килеп кергән иде, май кояшыдай балкып чыгып китте Фатыйма, менәтерә. Сүз дигәнең кара төндә дә кояш чыгара шул.

Бер матурга – бер ямьсез, без телчәнгә бер телсез дигәндәй, Дөрлекамалның теле телгә йокмаса, Хатыйптан сүз дигәнне каерып та алырлык түгел кайвакыт. Алай да, үзенә кирәктә, бар иде Хатыйпның да телле чаклары. Бар иде. Торыр җире, башка чыгар каралты-курасы да булмаган егетнең баллы теленә алданып кияүгә китте түгелме соң Дөрлекамал? “Кулымнан да төшермәм, өрмәгән җиргә дә утыртмам, җанкисәгем”, – дип, күпме сайрады Хатыйп ул заманнарда.

Никахлашканнан соң, бәхет эзләп, читкә –  Владивостокка чыгып киттеләр. И, анда күргәннәр! Ачлык, торыр җир булмау, баракларда кунып йөри торгач, бетләпләр беттеләр ләбаса. Иң авыры –  сагынуга түзәр хәл юк. Абыйларын-апаларын, туып үскән өен сагынып, әткәсен-әнкәсен уйлап, көн саен елый иде яшь килен. Бу газапларның очы-кырые күренмәгәч, ахыр чиктә, ирен туган якка кайтырга үгетли башлады. Җир читендә баракларда бетләп ятар өчен җиде класс укыганмы әллә? Сәүдәгәр Ситдыйк кызы ул лабаса!

Әткәләре Ситдыйк бай бик уңган кеше иде. Мал табарга маһир, тиктормас, тырыш адәм иде, бахыр. Базарга барганда да тик утырмый, чабата үрә-үрә бара, дип сөйлиләр иде аның турында. Йортлары –  әйләнә-тирәгә бер калай түбәле олы өй иде.

Менә шул сандугач оясы кебек өйкәйләрдә әткәсе-әнкәсенең төпчеге, абый-апаларының курчак кебек сөекле сеңлесе булып үсте Дөрлекамал. Әнкәсе Сара да теле телгә йокмый торган, уңган-булган хатын иде, мәрхүмәкәй. И заманалар... Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, дип белми әйтмәгәннәр. Башланды бит берзаман мәхшәр, бөтен хәлле кешене кулакка чыгарулар. Түбән Суыксу авылының атаклы Ситдыйк бае гаиләсен дә урап узмады ул давыл... Юкса мондый барлы-юклы тормышларда яшисе кеше идемени Дөрлекамал. Юк ла, Хатыйпның тәмле теленә ышанмады кыз. Тамчы да ышанмады. Башка чарасы юк иде аның...

Хатынның туктаусыз колак итен ашаулары килештеме, читтә бәхет тәтемәсен үзе аңладымы – йончып-арып, Хатыйпның туган авылына – Яңа Мусабайга кайтып егылдылар берзаман. Монда да аларны колач җәеп берәү дә көтеп тормый иде. Ташландык бер өй алып, сипләп-ямап, шунда яши башладылар. Иске булса да, үз куышыбыз, дип куанырга дә өлгермәделәр, сугыш башланды. Ирен беренчеләрдән булып алдылар. Хатынын һәм карындагы улын калдырып, Хатыйп фин сугышына китеп тә барды. Дүрт почмагыннан җил өреп торган иске өйдә көмәнен кочаклап утырып калды Дөрлекамал.

Ярый Шәех абыйсы ярдәм итте, рәхмәт яугыры. Җыйнак кына өй салып бирде. Суыксудан тиклем бозау да китерде. Хатын, ничек итсә итте, сыер итеп үстерде аны, Нәкыйбенә сөт булды. Сугыш елларында, авыл белән җыйнау ачка тилмергәндә, Дөрлекамал улын да, үзен дә саклап кала алды. Ә бит өмет дигәнең өзелер чиктә иде. Сугыш бетеп, исәннәр – үзләре, үлгәннәрнең үлде сүзе кайтып бетте авылга. Хатыйбыннан хәбәр-хәтер юк та юк. Исәндер, кайтыр дигән өмет уты көннән-көн сүрелеп барганда, һай, авыр икән лә ул. Сугыштан кайткан ирләрнең, Нәкыйпне кызганып, башыннан сыйпап үтүләрен, малайны ятим санап жәлләүләрен күрү хатынның йөрәген сызып-сызып ала иде. Атасы исән аның, кайтачак дип, йөзләренә бәреп кычкырасы килә андый чакларда. Ә күңелнең бер читен шик корты кимерә. Кайтмаса? Кайтмавы да ихтимал бит. Бу уеннан хатын, үзеннән-үзе оялып, куркуыннан куырылып куя. Шик-шөбһәләрен җимерер өчен күзләрен чытырдатып йома, иреннәрен кысып тешли. Кайтачак, кайтам дип китте ләбаса. Әйткәнен үти торганнардан ул Хәмитовлар. Кайтыр. Хатын тораташтай басып торган төшеннән кисәк кенә кузгала да эчке бер ярсу белән каты-каты басып китеп бара. Башындагы яулыгын салып, аны җәһәт кенә кысыбрак бәйләп куя. Бу мизгелләрдә аның кыйгач кашлары җыерылып, күзләренә ярсулы тирән сагыш сызылган була. Сабый гына булса да, әнкәсенең хәлен Нәкыйп тә аңлый иде бугай. “Безнең әти кайчан кайта” дигән сорауны көннән-көн сирәгрәк бирә иде балакай.

Хатыйп кырык алтыда гына кайтты. Михнәт адәм баласын үзгәртсә дә үзгәртер икән. Финнәргә плен төшкән, күрмәгәне калмаган бахырның. Өрлектәй ирнең өрәге генә кайткан, диярсең.

Ут шикелле егет булып киткән иде, чал чәчле ир булып кайтып егылды. Бер сүз тартып чыгарырмын, димә, ачылып китеп сөйләшми дә бит ичмаса – гомер буе иң үзәккә үткәне дә шул. Ирең белән кара-каршы утырып, барын-югын уртага салып сөйләшә-сөйләшә чөкердәшеп чәй дә эчмичә үтеп бара инде гомеркәйләр. Әткәләре сөйләшмәгәнгә күрә, улларым да йомыкый булып үсмәсен дип, өебез шау-гөр килеп торсын дип, сүзнең кимен куймый, күгәрченнәр булып гөрли Дөрлекмал. Сөйләшмәсә сөйләшмәсенсанә, әйтәсен барыбер әйтә ул. Иң мөһиме – кайтты, исән-төзек кайтты. Кайту белән ат караучы булып, колхоз эшенә урнашты. Атларыннан бушаган чакларда да кул кушырып утырмый, чана ясый, имән бөгә. Куллары алтын бит аның. Авыл ирләрен җыеп, күрше-тирә авылларда өйләр дә сала. Кешедән ким-хур яшәмиләр, ашсыз да, эшсез дә утырганнары юк, Аллага шөкер. Якын-тирәдәге колхозларга чана ясый Хатыйп. Утыз чана әзерләп өлгертте исәме, хакы – бер тай.

Авыллары белән шундый монда халык – бәләкәйдән эшләп, эш рәте белеп үсәләр. Ир балага бишектән үк балта тоттырып куялар Мусабайда, валлаһи. Ярыша-ярыша өйләр сала, мал-туар, кош-корт асрый, умарта тота бу авыл кешеләре. Үзләре дә умарта күче кебек бердәм. Берәрсе каралты-кура җиткерәм диде исә, чакырып-нитеп торыш юк, хәзер бөтен авыл белән җыелып, өен күтәреп тә куялар. Узган ел кыш чыккач, түбән оч бөтенләе белән янып бетте ләбаса. Ярты авыл көл өеме өстендә утырып калды, орлыкка дигән бәрәңгеләренә хәтле кара күмергә әйләнгән иде. Ходай бәндәләрен ташламады, бәндәләр дә бер-берсен чит итмәде. Көлгә әйләнгән җирне гөл итеп, янә өйләр салып, мантып киләләр, шөкер. Бер-береңә ярдәм итмәсәң, нишләмәк кирәк. Илгә килгәнне ил белән күтәрсәң генә. Бу авылны нигезләүчеләр күч булып аерылып чыкканнар да урман авызында төпләнгәннәр менә. Бердәм булмый, тырыш булмый кара, нибуч, хәзер бетәсең. Тормыш – кара урман ул.

 

Лилия Гыйбадуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев