Очланмый калган кибәннәр... (җиденче бүлек)
Көн саен гайбәт ишеткәч, ахыр чиктә, Хәйдәрнең сабырлыгы төкәнде. Аның холкындагы элекке кайнарлыгы тышка бәреп чыкты. Бер көн Тегермәнлек басуыннан кайтты да, өстәл сугып: - Җитте! Туйдым мин бу сүзләрдән! Гарык булдым! Бөтенләй адәм көлкесенә калганчы, немедленно шахтага китәбез! - дип кычкырды. Фатыйма иренә якынрак килгәч кенә, аның кызмача икәнен сизде. Өйдә алар икесе генә иде. Хәйдәр ачуына чыдый алмый, ишекле-түрле йөренде.
- Аксак тәре булып, аксак тәре каравыл өе янында ни дигән бит, ә! Ни дигән! Гарьлегеннән егылып үләрсең!
Фатыйма Гуй Гизделенең чишмә буенда үзенә бәйләнеп маташканын исенә төшереп, "юк, ул аксак түгел! Аксак түгел! Кылана гына", дип әйтмәкче булган иде дә, Хәйдәрнең "ә син аны каян беләсең?" дип тыкырдата башлавыннан шикләнеп, тынып калды. Ул фәкать:
- Әти-әниләр бездән башка нишләр? - дип сорап куйды.
Ачу - аю. Ачу килгәндә кеше ни сөйләмәс. Хәйдәр Фатыймага күзен акайтып карады.
- Һә-ә, әти-әни, имеш! Син дөресен әйт инде, "чатан тәрене оныта алмыйм", диген.
Фатыйма бүтән сүз катмады. Ул картаеп барган биатасы белән бианасы өчен чын-чынлап борчыла; икенчедән, укыту эшен үлеп ярата - кыңгырау чылтыравы, бала-чага чыр-чуы аның бар кайгы-хәсрәтләрен оныттыра иде. Аның Салих авылын ташлап, күз күрмәгән, күңел тартмаган якларга һич кенә дә китәсе килмәде. Тик, ни хәл итәсең, энә кайда - җеп шунда: ул җыенырга мәҗбүр. Аларның китәсен ишеткәч, колхоз председателе Гата абзый үзе өйгә килеп:
- Апай, беләм, синең кебек гаярь егетләр кайда да кирәк. Югалмассың. Апай, үзең күреп торасың, бүгенгесе көндә колхозда да эшче көчләр җитешми. Тегермәнлек басуындагы көлтәләрне кибәнгә куеп бетерик инде. Аннан соң китсәң дә сүзем юк, - дип карады. Әмма Хәйдәр үз туксанын туксан итте. Ике көннән соң инде алар Хәйдәр өчен таныш Урал якларына китү өчен Чаллы пристаненда пароход көтеп утыралар иде.
Фатыйманың моңарчы пароходка утырганы юк иде әле. Минзәләдә укып чыккач, аларны авылларга җибәрделәр. Шуннан соң ул беркая да чыгып йөрмәде. Салих авылында эшләде дә эшләде. Пароход кузгалыр алдыннан, саубуллашыр вакыт җиткәнен белдереп, озын гына итеп кычкыртып алды. Ул арада аның, су тегермәненекедәй иләмсез зур куласасы лапыр-лопыр әйләнә башлады. Пароход, кем беләндер мәңгегә хушлашкандай, тагын бер тапкыр моңсу гына итеп кычкыртып алды да, җиңелчә генә дерелдәп, агымга каршы кузгалды...
Пароходның моңсу тавышы Фатыйманың бәгырен айкап ташлады. Бу моңсулык аның бөтен халәтенә күчте. Читкә чыгып йөрмәгәнгәме, бу минутта аңа йөрәк әрнеткеч моңсу да, ямансу да иде. Аның күңеле тулды. Ихтыярсыздан, Фатыйманың күзләренә яшьләр тыгылды. Ул аларны Хәйдәргә күрсәтмәс өчен читкә борылды.
Елга өстендә акчарлаклар, нидер өмет иткәндәй, чыелдаша-чыелдаша, пароходны озата баралар. Кайбер кыюраклары пароход мачтасына канат очларын сирпеп алырдай гына ара калдырып әйләнә. Мачтага менә тия, менә килеп бәрелә дип хафаланып торганда гына алар, яшен кебек кискен хәрәкәтләр ясап, кирегә борылалар, йә нидер абайлап, ук кебек түбәнгә атылалар.
Ә аста Кама елгасының кара-кучкылт дулкынары куыша...
Фатыйманың хәтеренә Касыймнар сугышка киткәндә җырлаган җыр төште.
Агымсудай безнең гомерләр,
Дулкыннарга кереп югала...
Алда аларны нинди язмыш көтә? - билгесез. Белсә дә, бер Ходай үзе генә беләдер...
***
Фатыйма әүвәлге чорда мондагы тормышка һич кенә дә күнегеп китә алмады. Йортлар авыл җирендәге шикелле үз төсендә түгел иде. Аларның түбәләре күмер тузаныннан каралып беткән. Күмер тузаны стеналарга да сеңгән, үсеп утырган агачларга да йоккан. Яфракларның асты гына яшел, өсте карасу яшькелт төстә. Тузан, хәтта, кызыл комачка язып элгән коммунистик лозунгларны да аямаган иде.
Һавасы да, ниндидер, эчкелтемме шунда - һич аңламассың. Һәрхәлдә, болын һавасы түгел инде. Ә шахтерлар, мескенкәйләрем, тимер читлеккә кереп басалар да, елмая-елмая, җир астына төшеп китәләр. Куркуның әсәре дә юк, әйтерсең, Гыйльмулла абзыйларның коесын чистартырга гына төшәләр. Ә җир астыннан - забойдан чыкканда күзләре генә елтырый да, тешләре генә җемелди. Кайсы Иван, кайсы Ислам икәнен дә белмәссең. Бер килгәч, кире китеп булмый, ничек тә эшкә урнашырга кирәк. Бәхетләренә каршы, шахта директоры үзе дә Хәйдәрне хәтерли булып чыкты. Алар кабинетка кергәндә өстәл артында утырган кешенең җитди йөзе Хәйдәрне күргәч, яктырды.
- А-а, Харитон приехал! Проходи, проходи!
Фатыйма, ихтыярсыздан, "карале, бездән соң кергән кешене күрде, ә безне юк", дип артына борылып карады. Директор кабинетында алардан башка кеше юк иде. Ул шунда гына Хәйдәрнең монда икенче исеме булуын аңлады.
Ә кадрлар бүлеге начальнигы пеләш башлы яһүд агай Хәйдәрнең исемен генә түгел, фамилиясен дә онытмаган икән. Туганыдай күреп:
- Һо, Шакирзянов, живой вернулся! Молодец! - дип, колачын җәеп дигәндәй, каршы алды, берочтан Хәйдәрнең кайсы фронтта булуы турында да сорашып өлгерде.
Фатыймага да эш табылды: аны учетчица итеп алдылар.
Барактан үзләренә аерым бүлмә дә бирделәр. Эшли башлагач, Хәйдәрнең иске танышлары да очрады. Иң мөһиме - монда юк-бар гайбәт сөйләп, аларны тинтерәтүче, колак итен ашаучы кеше юк иде. фатыйма монда килгәч кенә җан тынычлыгы дигән нәрсәнең ни икәнлеген белде. Аның йөрәгенә сары май булып яткан тагын бер нәрсә: эшче халыкка хөрмәт белән карыйлар икән ич монда. Тиешле сәгатеңне эшләп кайтканнан соң, кыл да кыймылдатмыйча, өеңдә песиеңне сыйпап утырсаң да, сиңа сүз әйтүче кеше юк. Ит налогы, сөт налогы, күкәй, йон налогы дип, синең теңкәңне корытучы агентлар да юк. Дөрес, заем дигәннәре бар барын. Анысына гына түзәргә була инде. Менә кайда икән ул хөррият!
Фатыйма шулай дип уйлый да, тагын уйга кала. Ә нишләп авыл кешесенең кадерен белми бу хөкүмәт? Аны савым сыеры кебек күреп, талау ягын гына карый. Коммунистик идеология дә аларны кимсетә: эшче класс - җитәкче, гегемон класс, ә крестьян халкы ил белән идарә итә алмый, янәсе. Чөнки ул хосусыйчылык чире белән чирләгән. Ир какканны - мир кага дигәндәй, ил җитәкчеләренең дә крестьянны шулай кыерсытуларын күреп торгач, шәһәр халкы үзенең каккан казыгы булмаса да, җае чыккан саен:
- Һей, деревенщина! Колхозник! - дип, көлгән була.
Ә шул колхозник җитештергән майны, шул колхозник үстергән ипигә ягып, өстәл артында киерелеп ашап утырганын уйламый. Уйласаң, утырып уйлардай хәлләр күп икән бу дөньяда. Салих авылын сагынгангамы, шулай бер көн аның төшенә 1941 елгы давылда ауган ялгыз карама агачы керде. Ул көчле җилдә авып бара, имеш. Таныш түгел агайлар җыйналышып аны кабат урынына бастырмакчы булып азапланалар. Ниһаять, утыртып бетереп, китәргә җыенганда гына кабат җил чыга да, карама тагын ава. Китәргә өлгермәгән агайлар аны кабат урынына утыртмакчы булып мәш киләләр. Шунда Фатыйманың төше өзелде, караманы кабат урынына утырта алдылармы-юкмы, белми калды. Фатыйма уянгач беркавем шомланып ятты, төшен нәрсәгә дип юрарга да белмәде. Янында бианасы булса серләшерләр иде дә соң...
Шуннан соң атна-ун көн үттеме-юкмы, авылдан хат килеп төште. Иң ахырдан Гизделнең вафатын хәбәр иткәннәр иде.
Усал телләр күптән инде:
Лесник Гизди,
Йөрмә везди.
Йөрсәң везди -
Эләгерсең тиз, - дип, аңа карата янаулы такмаклар чыгарганнар иде. Тик аны алар түгел, ә табигать үзе җәзалаган. Лесник Гиздулланы, урманнан кайтканда яшенле яңгыр астында калып, яшен сугып үтергән. Аның урынына сугыштан кайткан Кәшәфетдин абзыйны куйганнар.
Фатыйма эченнән генә, көфер сүз булса булыр, күргән төшем шуның белән бетсен инде, дип юрады.
Әйе, ни генә булмасын, тормыш бер урында гына тормый, дәвам итә. Фатыйманың да йөрәк яралары әкренләп төзәлә башлады. Ул инде Хәйдәрне эшеннән, элеккечә, язмышым шулдыр, дип кенә түгел, сагынып көтеп ала. Аның кайтуына яраткан ашларын пешереп тора. Әллә чынлап торып ярата башлады инде Юк, ул бу турыда Хәйдәргә әйтми. әйтеп яратуның тәмен югалтасы килми. Әгәр син чынлап торып яратасың икән, кайбер фильмнардагыча минут саен "Яратам! Яратам!" дип, яратуның кадерен җибәреп түгел, ә яратуыңны әйтмичә дә исбатларга була ич.
Алмаз русчаны Фатыймадан да тизрәк өйрәнде. Кирәксә, урыс малайларының үзләрен сатып җибәрә ала. Мәктәптә дә гел "бишле"гә укый.
Нур өстенә нур булып, уртак бәбиләре туды. Тора-бара ике катлы йорттан фатир бирделәр. Шулай итеп күктән бәхет иңгәндәй, дөньялар түгәрәкләнде дигәндә генә... Хәйдәрләр сменасын шахта басты!
Фатыйманың моңа һич кенә дә ышанасы килмәде. Ничек инде, фашист ядрәсе ала алмаганны? "Терәткечләр куелган анда, борчылма!" дигән иде бит Хәйдәр, югыйсә.
Ул бу фаҗигане бик авыр кичерде. Кулы эшкә бармады. Бүген, бу минутта аңа нишләргә кирәген дә тиешенчә уйлап җиткерә алмады. Шуңа күрә Хәйдәрне авылга алып кайтып җирләү турында әйткәч тә, ни ә, ни җә дип бер сүз дә катмады. Кайткач, авылдашларына да күтәрелеп бер сүз әйтмәде. Исәнләшкән, кайгысын уртаклашкан кешеләргә дә җавап бирмәде. Әйтерсең, Хәйдәр түгел, ул үзе мәет иде. Авылдашларына үпкәсе зур идеме, ирен, яраткан кешесен югалту кайгысы көчлерәк идеме, бу минутларда ул үзе дә тәгаен генә әйтеп бирә алмас иде. Аның бу халәтен күргән авылдашлары, чын-чынлап борчылдылар. Ихтыярсыздан:
- Акылына зәгыйфлек килгән инде әллә бу бичараның? - дип, үзара пышылдашып алдылар, чарасызлыктан башларын чайкап куйдылар.
Хәйдәрнең үлеме галәм киңлегендә бер якты йолдызның сүнүе шикелле генә тоелса да, Фатыйманың күңелендә алга таба бәхетле булу өметен сүндерде. Аның өчен яшәүнең мәгънәсе калмады.
Саҗидә түти өзми дә, куймый да үзен битәрләде.
- Улымның сугыштан исән-сау әйләнеп кайтуын теләдем. Ходаем, үзенең рәхмәтләреннән ташламады, теләгем кабул булды - Хәйдәрем исән-сау әйләнеп кайтты. Ә мин, кибәк баш, аңа бәхетле, озын гомер теләргә онытканмын. Мин генә гаепле моңа, мин генә гаепле, - дип өзгәләнде.
Яшен ташы кебек көтмәгәндә башына төшкән бу кайгыдан көн-төн елый-елый Фатыйманың инде күз яшьләре кипкән иде. Ул бу халәттән ничек арынырга белмәде. Башына төшкән бу олы кайгы аның фикерләү сәләтен югалткан иде. Фәкать Хәйдәрнең җеназасын күтәреп киткәндә генә, ике бала белән тол калган хатынның авызыннан бер кәлимә сүз чыкты:
- Мин дә барып күрим әле, урыны киң микән?
Әмма, аксакаллар аңа сабыр булырга кирәген, йола буенча хатын-кызга зиратка керергә ярамаганын аңлатырга тырыштылар. Фатыйма аңлагандырмы- юктырмы, монда да, ни ә, ни җә дип җавап кайтармады: тагын телсез калды. Ләкин бу давыл алдыннан була торган шомлы тынлык кына булган икән.
Хәйдәрнең гәүдәсен ләхеткә иңдереп такта белән каплап, күмә генә башлаганнар иде, каян килеп кергәндер дә, ничек күрми калганнардыр, берзаман Фатыйма кабергә сикерде. Ул өстенә сибелгән балчыкка аз гына да игътибар итмәстән (күрми калган кешеләр эшләрен дәвам итәләр иде), ләхет такталарын тырный-тырный, илереп еларга, күз яшьләре аша иңрәп бер үк сүзләрне кабатларга тотынды:
- Мине дә Хәйдәр белән бергә күмегез! Мине дә Хәйдәр белән бергә күмегез!
Бу йөрәк түреннән ачыргаланып чыккан үзәк өзгеч тавыштан күмүчеләр туктарга мәҗбүр булдылар. Гомердә ишетмәгән-күрмәгән мондый хәлдән яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә бер мәлгә өнсез калды. Ничек инде тере килеш кешене күмәсең?!
Шулай да агайлардан кемнеңдер авазы яңгырады:
- Акылыңа кил, сеңлем, чык!
Фатыйма аның сүзен колагына да элмәде, һаман ләхет такталарын тырный-тырный илереп елавын белде.
- Мине дә Хәйдәр белән бергә күмегез! Мине дә Хәйдәр белән бергә күмегез!
Таш бәгырьле кешеләрнең дә йөрәген телгәләрлек күренеш иде бу. Әлеге агай баягыдан да кырысрак тавыш белән кычкырырга мәҗбүр булды:
- Балаларыңны кем карап үстерер? Кем аларны аякка бастырыр? Чык!
Әллә аңа әйттеләр, әллә бүтәнгә, Фатыйма, әйтерсең, чукракка әйләнгән иде. Өлкәннәрнең киңәше дә, әмере дә аңа тәэсир итмәде. Ул һаман бер үк сүзләрне кабатлады.
- Мине дә Хәйдәр белән бергә күмегез! Мине дә Хәйдәр белән бергә күмегез!
Һаман болай бер чарасыз карап торып булмый, бу гайре табигый күренешнең ахыры булырга тиеш бит инде. Күмүчеләрнең берсе, көрәген балчыкка кадап, кабергә сикерде. Авылның таза егете Фатыйманы бик җиңел генә күтәреп алып чыкмакчы иде дә, җиңә алмады, үзе дә балчыкка буялып бетте. Аңа ярдәмгә тагын бер егет төшкәч кенә, Фатыйманы кабердән күтәреп ала алдылар.
Яулыгы чишелеп, муенына төшкән, чәче-башы тузган Фатыйманы ирләр зираттан сөйрәп алып чыгып киттеләр.
Бу хәлнең шаһиты булган ак сакаллы картлар да кордашларының күзенә карап:
- Болай чамадан тыш ярату була микәнни соң, ә? - дип, ни әйтергә белми, аптырашып калдылар. Бу сорауга җавап бирүче кеше генә табылмады. Һәркем үзенчә фикер йөртте. Кемдер, сабыр гына әйтеп куйды:
- Сугыш булмаса, бу хәлгә төшәр идемени бу бала!
Икенчесе аның сүзенә кушылды:
- Әйе. Ул сугышны башлаган кешегә Алланың каты каһәре төшсен инде!
Бу сүзләр белән килешкәндәй, кешеләр бер мәлгә тынып калдылар. Хәзер һәркемнең уе бер тирәдә әйләнде. Әйе шул, уйласаң, сугыш зилзиләсе беркемне дә аямады, беркемне дә читләтеп үтмәде. Кемнеңдер баласын алды, кемнедер ятим итте, тол калдырды...
Кабер күмүчеләр сүзсез генә кабат эшкә тотындылар. Хәзер инде фәкать төрле яткан ыргыткан балчыкның дөп-дөп килеп төшүе генә (әйтерсең, шахта ишелә!) ишетелә иде.
Бераздан кабер өстендә сугыш елларының олы кайгысы шикелле, зур гына балчык өеме калкып чыкты. Тирә-якка җир исе таратып торган кабер балчыгын агайлар тагын да пөхтәләп өеп куйдылар: чыгып, йә кереп торган урыннарын үткен көрәкләре белән төзәтеп чыктылар. Хәер өләшенде. Мәетнең рухына багышлап дога укылды. Иң ахырдан картлар һәм үзләре дә яу кырында катнашкан абзыйлар барысы бер булып:
- Дөньялар имин булсын! Сугыш афәтләре бүтән кабатланмасын! - дип, амин тотып куйдылар
Сугыш чорының бар авырлыгын хатын-кызлар, бала-чага белән бергә төпкә җигелеп күтәргән Сәмигулла карт бик өшәнгән иде. Ул улының каберенә бер уч туфрак салырга да бара алмады. Соңгы вакытта акылы да әйле-шәйлегә әйләнеп барган картның зиратка баруыннан бармавы хәерлерәк иде. Шулай булса да, Хәйдәрнең җеназасыннан кайтучыларга каршы Хозыр Ильяс кебек ап-ак сакаллы, өстенә ап-ак күлмәк-ыштан кигән Сәмигулла карт килә иде. Кешеләр бер мәлгә гаҗәпсенеп калдылар. Төркем аның янына килеп җиткәч, ул күзләрен челт-челт йомгалап, ярыйсы ук хәлсезләнгән тавышы белән гозерен әйтергә ашыкты:
- Оланнар, Касыйм улым сугышка китте бит. Ык буендагы болында печән кибәнем очланмаган килеш калды. Әнә, күрәсезме, яңгыр болыты килә. Ярдәм итегез әле! Зинһар, ярдәм итегез! - диде ул чалт аяз күккә төртеп күрсәтә-күрсәтә. - Бәхилләтер идем...
- Көзге кырпак төшкәндә нинди кибән инде ул, Сәмигулла бабай? - дип әйтергә берәүнең дә теле әйләнмәде. Бу аны бүгенге кырыс чынбарлыкка кайтару булыр иде.
- Ике оныгың бар. Үскәч, шулар очлар инде ул печән кибәнеңне, - дисәң дә, аксакалны рәнҗетү булыр иде.
- Ярар, Сәмигулла бабай, ярар. Болынга барганчы башта чәй эчеп чыгыйк инде. Ә син бар, кайт, ял ит. Без ул кибәнне үзебез дә очларбыз, - дип, аны тынычландырдылар.
Болай да бала-чага акылы керә башлаган бичара карт бөтенләй сабыйга әйләнде. Өзелеп төшәрдәй булып, рәхмәтләр укырга тотынды.
- И-и, Алланың рәхмәте яугырлары! Менә бит, агай, игелекле кешеләр бар соң дөньяда. И-и...
Исәпләсәң-уйласаң, бу мәгънәсез сугыш аркасында Ык буенда гына түгел, Агыйдел, Сакмар, Җаек... буйларында, тагын әллә кайларда никадәр очланмаган кибәннәр калды... Күпме күкрәп торган яшь гомерләр дулкыннарга кереп югалды..
Әйе, уйласаң, утырып уйлардай хәлләр хәттин ашкан бу дөньяда...
Фото - freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев