Мөслим бабай варислары
Мөслим бабай дәвамчылары – Галим картның җиде баласының балалары (двоюродныйлар) – без бик күп идек. Мөслим җирлегендә яшәп, туган җиренә, халкына хезмәт иткән туганнарымны яхшы беләм.
БЕЗНЕҢ БУЫН
Егерменче гасырда яшәгән
Мөслим бабай дәвамчылары – Галим картның җиде баласының балалары (двоюродныйлар) – без бик күп идек. Мөслим җирлегендә яшәп, туган җиренә, халкына хезмәт иткән туганнарымны яхшы беләм.
Без Минзәлә районыннан Мөслимгә кайтканда, миңа унбиш яшь иде. Район үзәгендә әткәйнең Хәким абыйсы, энеләре Сабир һәм Хафиз абыйлар гаиләләре белән яши иде. Сабир абыйның улы Энгель минем белән бер яшьтә, Хафиз абыйның улы Рафак ике яшькә генә өлкән.
Мөслим урта мәктәбендә укыдык, мин ике туганымны да армиягә озаттым, хатлар, фотолар алыштык, соңрак барыбыз да Мөслимгә кайтып төпләндек. Рафак, институт тәмамлап, бухгалтер булып урнашты. Ул бик мәрхәмәтле, тырыш, туган җанлыклы баһадирдай егет иде. Диңгез флотында хезмәт итеп кайтканнан соң өйләнде, читтән торып, институт тәмамлады. Мин Мөслим урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыттым, Сабир абыйның улы Энгель, Сәмәркандта хезмәт итеп, шунда ук институт тәмамлады, агроном булып кайтты. Хәким абыйның улы Өлфәт белән ул өйләнеп, шахтадан кайткач таныштык, дуслаштык. Өлфәт тә миннән ике яшькә генә өлкән. Яшьлек елларыбыз гөрләп, күкрәп узды, дус булдык, аралаштык. Бик бәхетле идек. Барыбыз да эшләгән урыннарыбызда тырышып, “дилбегә кактырмыйча” хезмәт иттек, заманабыз өчен кирәк кешеләр булдык. Ни кызганыч, бердәнбер сөекле улы Ирекне калдырып, Хафиз абый белән Зөһирә апаны, бар туганнарны кайгыга салып, Рафак 38 яшендә һәлак булды. Урыны җәннәттә булсын!
ҖИР УЛЫ
Энгель Галимов (1934-2013) районда гына түгел, республикада танылды. Әле дә күз алдымда: институт тәмамлап кайтканда, ул озын, төз гәүдәле, киң күкрәкле, көчле спортчы иде! Ул гимнаст та, көрәшче дә, штангачы да, альпинист та иде. Институт тәмамлагач, Каракалпак республикасы башкаласы Нукуста агроном булып эшләде. 1965 елда туган авылыбызга кайтты. Менә шул елдан аның авыр, ләкин шатлыкларга, җиңүләргә бай тормышы Мөслим халкының күз алдында узды. Энгель Галимовны районның иң зур хуҗалыгы булган Киров исемендәге колхозга баш агроном итеп билгеләделәр. 1977 елда шул ук колхозга рәис итеп сайланды. Ул җитәкчелек иткән елларда хуҗалыкта игенчелек һәм терлекчелек тармаклары күтәрелеш алды, авыл хуҗалыгы культураларын игүнең прогрессив технологияләре кертелде. Колхозда зур төзелеш эшләре башкарылды: Катмыш бригадасында терлекчелек комплексы, Вәрәшбаш бригадасында сарыкчылык комплексы, колхозчылар өчен торак йортлар, авылларда мәдәният йортлары төзелде. Басулар мул уңыш белән сөендерде. Гектар биреме 40 центнерга кадәр җитте. Шушы уңышлар өчен Киров исемендәге колхоз СССР Халык казанышлары күргәзмәсенең беренче дәрәҗә дипломына, ТАССР Министрлар Кабинетының Мактау грамоталары, КПСС Үзәк комитеты һәм ВЦСПСның Кызыл байрагына лаек булды. Энгель Галимовның фидакарь хезмәте лаеклы бәяләнде. Ул Почет билгесе ордены, В.И.Ленинның 100 еллык юбилеена “Фидакарь хезмәт өчен” медале, СССР Халык казанышлары күргәзмәсенең бронза (1967), көмеш (1969) медальләре белән бүләкләнде. “Татарстанның атказанган агрономы” дигән мактаулы исемгә, күпсанлы Мактау грамоталарына, “Хезмәт ветераны” медаленә лаек булды. Энгель Галимов Мөслим районының мактаулы гражданины дигән мактаулы исемне горур йөртте. Энгель Сабир улы Мөслим ыруының данлыклы дәвамчысы булды. Без, туганнар, аның белән гоурланып яшәдек.
ӘНВӘРӘ АПА
Мөслим урта мәктәбендә миңа якын туганнарым белән бергә эшләргә насыйп булды. Галимова Әнвәрә Хәким кызы югары белемле, үзенә дә, укучыларга да таләпчән, гадел педагог иде. Ул математика укытты. Әнвәрә апа нәкъ шул фән өчен яратылган кебек, төгәл, җыйнак, зирәк фикерле, гаҗәеп акыллы зат, минем туганым да, сердәшем дә булды. Холкы корырак тоелса да, эчке кичерешләре искиткеч тирән, күңеле нечкә, кешеләр (укучылар) психологиясен бөтен нечкәлекләре белән аңлый торган укытучы иде.
Күп балалы гаиләдә үскән Әнвәрә апаның балачагы, яшьлеге сугыш елларына туры килде, тормыш авырлыкларын өлкәннәр белән бергә бик иртә тартты ул. Мәктәптә укыган елларда каникул вакытларында колхозда эшләде, югары класста укыганда җәй көне бригадир булды.
Сугыш елларында Мөслимдә септик ангинадан йөзләгән кеше кырыла. Больницада авыруларга урын, врачлар, медсестралар, санитаркалар җитми. Шул вакытта 10классның алты кызы больница хезмәткәрләренә ярдәмгә киләләр. Алар арасында Әнвәрә дә була. Чыгарылыш сынаулары алдыннан ай буе кызлар авыруларны карый, ашата, юындыра, бар эшне дә сыкранусыз башкара. Унсигез яшьлек Әнвәрәнең күзеннән яшь кипми, кечкенә балалар үлсә, үзәге өзелә: аның үзенең ике сеңлесе дә шул авырудан вафат була. Авыру әкренләп чигенә. Сынау җиткәч кызлар мәктәпкә кайталар.
Шул драматик көннәрдә кызлар өлгергәнлек аттестаты алалар. Әнвәрә укытучылыкка укырга карар кыла. Кулына диплом алгач, Олы Чакмак мәктәбенә математика укытучысы итеп билгеләнә. Әнвәрә Галимова, гомер буе сайлаган хезмәтенә тугры калды, укытучы исемен горур йөртте! Хезмәтен югары бәяләп, аңа “Халык мәгарифе отличнигы” дигән мактаулы исем бирелде, күпсанлы Мактау грамоталары, “Хезмәт ветераны” дигән медаль белән бүләкләнде.
Әнвәрә апа да, Энгель дә бакыйлыкка күчтеләр, урыннары җәннәттә булсын! Аларны Мөслим халкы сагынып искә ала.
(Дәвамы бар).
Роза Хәбибуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев