Минзәлә тоткыны (дүртенче бүлек)
Өч ай күрми торган арада Рәйханәдә булган үзгәрешләргә Хәкимнең һушы китте: бичара хатыны карчыкка әйләнгән, ябыккан, йөзендә тирән җыерчыклар барлыкка килгән. Газиз башларына төшкән бәхетсезлек җаннарын кыя... Хәким, хатынының иңсәсенә башын куеп, елый иде. Рәйханә, балалары белән ирен жәлләп, аларны тынычландырырга ашыкты. Яшьләрен яулык почмагына сөртте.
Өч ай күрми торган арада Рәйханәдә булган үзгәрешләргә Хәкимнең һушы китте: бичара хатыны карчыкка әйләнгән, ябыккан, йөзендә тирән җыерчыклар барлыкка килгән. Газиз башларына төшкән бәхетсезлек җаннарын кыя... Хәким, хатынының иңсәсенә башын куеп, елый иде. Рәйханә, балалары белән ирен жәлләп, аларны тынычландырырга ашыкты. Яшьләрен яулык почмагына сөртте.
– Нишләмәк кирәк, түзәргә тырышаек инде, Ходай җибәргән сынау, дип уйлаек. Бер безгә генә килмәгән, ил белән килде бит. Калган балаларга исәнлек бирсен Ходай!
* * *
Хатынының тырышлыгы белән Хәким ныклап аякка басты. Кычыткан, әрекмән, каен яфракларын пешереп, көн саен диярлек мунча ягып, шул сулар белән юындырды. Каяндыр бурсык мае табып, буыннарын сылады. Сөт өстен, эремчекне аңа ашатырга тырышты.
Хәким, элекке хәленә кайтмаса да, күкрәгенә, тәненә көч кергәнне тойды. Кайгылардан, ачлыктан өшәнгән хатыны белән балаларының тамагын туйдырырлык кулай эш чыгуын көтте.
– Пучтыга ат карарга кеше кирәк икән, – дип, Рәйханә кемнәндер ишетеп кайтты. Ат карарга! Хәкимнең балачактан күнеккән, яраткан эше бит ул. Гаиләдә өлкән бала булганга, әтисе аны бик иртә эшкә кушты. Ат җигәргә буе җитмәгәч, малай бүкәнгә басып җигә торган иде...
Почтада ат кына карамый ул, ни кушсалар, шуны эшли: авылларга почта да ташый, озын арбага төяп, урманнан баганалыклар да алып кайта.
Арба аратасы өстеннән аякларын салындырып, яшел печән өстендә, әкрен генә дилбегәне каккалап, Хәким тирә-якны күзәтеп кайта. Чебен-кигәвеннәрне куып, ат койрыгын болгаган саен, койрык җиле аның йөзенә килеп бәрелә. Ул җилдән басу исе, печән исе, ат исе килә. Ярата Хәким ул исне. Аттан да чиста хайван бар микән!
Урман кырындагы аланда куе печәнлек күреп, тагын бераз чабарга уйлады. Каерып-каерып калын үләнне чапты, тирләгән аркасына күлмәге ябышты. Пакус янында кып-кызыл булып пешкән җир җиләге тапты. Иелеп эре-эре тәлгәшләрне җыеп, кыяклы үлән белән учма итеп бәйләде. Пакустагы печәнне чалгысы белән җыеп өйде. Кочагына күп итеп чәчәкле печәнне күтәргәч тә, арбага салырга ашыкмады, йөзе белән чумып, печәннең хуш исен сулады. И бу ис, и бу тәм, бу ләззәт!
Исенә дә төшерәсе килмәгән теге мәхшәрдән соң Хәким нык үзгәрде: элек башына да килмәгән, күзенә дә күренмәгән нәрсәләрне күрә, тоя. Аның өлешенә Ходай биргән бәхет шушы бит инде! Ул шушы матур дөньяда яши. Кая тели – шунда бара, ни тели – шуны эшли.
Печәнне арбага салды, кулын маңгаена куеп, кояшка карады, болай гына, гадәт буенча гына вакытны чамалады. Ашыгыч түгел, беркем дә кумый. Шушы тойгы аның күңеленә нык хуш. Ул бар нәрсәгә дә шат: печәнгә дә, җиләккә дә (Рәйханә чәй эчәр!), бүгенге кояшлы көнгә дә, күкрәгендәге, беләкләрендәге көчкә бигрәк тә.
Хәким абыйны шатлыклы минутында, җиләкле урман буенда калдырыйк...
Эпилог
Хөрмәтле укучым!
Сез давыллы 1944 елдагы чын хакыйкый вакыйгаларга шаһит булдыгыз. Җаннар кыелган, каннар коелган, авырлыгы гасырларга җитәрлек бер ел... Бу турыда язу миңа бик читен, газаплы булды. Сезнең дә күңелләр кителгәндер. Ләкин тормыш төрле бит ул. Кайгылар, газаплар артында шатлыклар яшеренеп тора.
Киләчәктә – 1945 елның маенда сугыш туктаячак. Халык, җиңүгә куанып, сугышта корбан булганнарны сагынып-кызганып, кайнар яшь түгәчәк. Сугыш туктаганнан соң да байтак еллар туйганчы ипи ашый алмаячаклар. Ниһаять, ул көн дә киләчәк! Ак яулыклы, ак алъяпкычлы Рәйханә апа, бисмилласын әйтеп, агач көрәк белән кайнар мичтән ипи чыгарачак. Ипи пешергән саен, кече кызы Сәриянең: “Әнкәй, ипи песелсәң, миңа менә сусыла-а-а-ай итеп кисеп билелсең, яме?” дигән сүзе исенә төшеп, үзәге өзеләчәк. Ипи булган өй – бәхетле өй...
Тормышлар рәтләнәчәк. Бу гаилә шөкер итеп яшәячәк!
Тракторист кыз Зәкия сөйгәненә кияүгә чыгачак. Әнвәрә, институт тәмамлап, бик яхшы математика укытучысы булачак. Рәйханә апа белән Хәким абый озак-озак тигез гомер итәчәк.
Төрмә дә, авырлыклар да Приют Шуран малае Кольканы сындырмаячак. Ул исән-имин авылына кайтачак, тик бичара әнисенә генә улын күрү насыйп булмаячак. Оҗмахка тиң табигатьле, урманлы-күлле авылында көтү көтеп, Николай оста балыкчы һәм сунарчы иргә әвереләчәк.
Мөхәммәдел-мәгъсүмнең хаты Калининград барып ирешәчәк. Егет, штрафбат составында сугышып, каты яраланып, каны белән “гөнаһын” юачак. Батырларча сугышып, Берлинга кадәр барып җитәчәк. Герой исемен алмаса да, күкрәгенә орден-медальләр тагып, җиңүче булып кайтачак! Халкыбыз өчен иң зур бәхет – хисапсыз корбаннар бәрабәренә яулап алынган тынычлык булачак, Аллаһ боерса.
Роза Хәбибуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев